Accessibility links

Кайнар хәбәр

22 декабрьдә Казанда Кытай мөселманнарын яклау митингы узмаячак


Синҗанның Кашгар шәһәрендә Кытай полициясе

Казанның Тинчурин паркында 22 декабрьдә Кытай мөселманнарын яклауга багышланган хакимият белән килештерелгән митинг уздырылмаячак.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты, митингны хакимият белән килештергән Рәфыйк Кәримуллин ул көнне туганнары янында булырга кирәклеген, митингка бара алмаячагын Казан башлыгы Илсур Метшинның урынбасары Денис Калинкинга белдереп хат язган. "Мин бердәнбер оештыручы булганга, минсез митингны үткәрү мөмкин булмаганга, әлеге митингны үткәрмәвебезне белдерәм", диелә Кәримуллин хатында.

Казан шәһәр хакимияте "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Кытайдагы мөселманнарны һәм төрки халыкларны яклап митинг уздыруын узган атнада килештергән иде. Аңа кадәр шәһәр хакимияте мондый чара уздыруны инде ике мәртәбә кире какты.

21 ноябрьдә "Азатлык" активистлары Кытайдагы уйгырларны, татарларны һәм казакъларны яклап Кытайның Казандагы консуллыгы янында ялгыз пикетлар уздырды. Алар мөселманнарны дискриминацияләүне, аларның хокукларын бозуны туктатуны, "сәяси тәрбия" үзәкләрен ябуны, әлеге халыкларның дини һәм милли тормышына тыкшынмауны таләп итте.

Соңгы елда Кытайны Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр тарала башлады. Алар арасында татарлар да бар.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем булдырылган.

АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.

Кытай дипломатлары исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Алар дөнья матбугатында мөселманнар өчен "тәрбия бирү үзәкләрен" яклап чыгыш ясый. Дипломатлар Кытайның мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG