Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйның Уфадагы штабы Хәбировның китүен таләп итә


Лилия Чанышева
Лилия Чанышева

Штаб активистлары Радий Хәбиров Куштауны "Сода" ширкәтенә Башкортстан халкының ризалыгыннан тыш бирергә тиеш түгел иде дип саный.

Алексей Навальныйның Уфадагы штабы Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның китүен таләп итеп видео чыгарды. Штаб җитәкчесе Лилия Чанышева аны Куштау шиханын сода ширкәтенә тапшыруда гаепли. Активистлар Хәбиров Куштауны "Сода" ширкәтенә Башкортстан халкының ризалыгыннан тыш бирергә тиеш түгел иде дип саный. ​

"Рөстәм Хәмитов чорында (Башкортстанның элекке башлыгы - ред.) "Сода" ширкәте теләгәненә ирешә алмады, әмма Радий Хәбиров эшли башлавына ике ай да узмады, компромисс дип атап Куштауны эшкәртү турында килеште. Әгәр беркем дә сайлап куймаган Радий Хәбировның сезне факт алдына куюы һәм сезнең өчен карар кабул итүе борчый икән, аны вазифасыннан китүен таләп итегез, митингларга чыгыгыз", ди Лилия Чанышева.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күптән түгел Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Моңа кадәр "Сода" ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булуы һәм җәмәгатьчелекнең яклавы белән сакланып калган иде.

Куштауны "Сода"га бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынарга охшамаган, чөнки җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Халык арасында Хәбировка карата ризасызлык арта башлады.

XS
SM
MD
LG