Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" спектакле "Киләчәк стереотиплары" бәйгесендә катнаша


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Татар биючесе Нурбәк Батулла "Киләчәк стереотиплары" бәйгесе финалына үтте. Җиңеп 500 мең сумлык премия алган очракта, "Әлиф" коллективы аны яңа проектларга тотарга җыена.

Нурбәк Батулланың "Әлиф" хореографик спектаклендәге эшен "Киләчәк стереотиплары" бәйгесендә "Иң яхшы эксперименталь этник бию" номинациясендә тәкъдим иттеләр. Җиңгән очракта, артист 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу акчаны Нурбәк белән бергә "Әлиф"не иҗат иткән коллектив киләчәктә яңа проектлар чыгаруга тотарга җыена. Спектакльнең режиссеры Туфан Имаметдиновка бу тамашаны әзерләү һәм дөньяга чыгару 47 мең сумга төшкән. Ул режиссерның шәхси һәм иганәчеләр акчасы диелә.

Премиянең интернеттагы сәхифәсендә тавыш бирү бара, анда "Әлиф" өчен дә тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен исемне һәм электрон почта адресын күрсәтерә, аннары почтага кереп, тавышыңны раслау кирәк.

Хәзергә Нурбәккә бер меңнән артык кеше тавыш биргән.

"Киләчәк стереотиплары" бәйгесе этник сәнгать өлкәсендә яңа, бәйсез һәм эксперименталь иҗат проектларын күрсәтү һәм аларга ярдәм итү максатыннан булдырылган. Быел бәйгедә катнашучыларны композитор Борис Базуров, Русия композиторлар берлеге әгъзасы Николай Попов, Калуга филармониясенең балет артисты Артур Микоян һәм башкалар бәяли.

"Әлиф" спектакле еллар дәвамында үзенең асылын югалта барган татар теленә багышлана. Телне башта латин имлясына күчереп, аннары кирилл хәрефләренә күчәргә мәҗбүр итү аның җиде хәрефен югалтуга китергән, тел үзенең асылыннан тайпылган, дип әйтергә тели авторлар.

"Әлиф"тәге роле өчен Нурбәк Батулла Русиянең иң абруйлы театр бүләге – "Алтын битлек"кә лаек булды. Ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

XS
SM
MD
LG