Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ шымчылыкта гаепләп Мәскәүдә АКШ ватандашын тоткарлаган


АКШ ватандашына карата җинаять эше ачылган, аңа 10 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.

Мәскәүдә Русия Федераль иминлек хезмәте шымчылыкта гаепләп, АКШ ватандашы Пол Уиланны тоткарлаган. Американга карата җинаять эше ачылган, аңа 10 елдан 20 елга кадәр төрмә яный.

ФСБ АКШ ватандашы "шымчылык вакытында" тоткарланган диелә. Башка мәгълүмат бирелми. АКШның Мәскәүдәге илчелеге дә әлегә бернинди аңлатма бирмәде.

Матбугат чаралары язуынча, Уиланны 28 декабрьдә үк тоткарлаганнар, әмма ФСБның матбугат үзәге тоткарлау чарасы турында өч көн узгач кына хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG