Accessibility links

Медиа: Шымчылыкта гаепләнгән америкалы Русиягә даими килеп йөргән


Пол Уилан
Пол Уилан

Шымчылыкта гаепләнеп Мәскәүдә тоткарланган америкалы 2007 елдан бирле даими рәвештә Русиягә килеп йөргән. Бу хакта тоткарланган ир кешенең танышларына сылтама белән Washington Post яза.

Медиага билгеле булганча, 48 яшьлек Пол Уилан рәсми рәвештә BorgWarner ширкәтендә эшли. Әлеге ширкәт машиналар өчен алмаш детальләр чыгара. Уилан анда иминлек мөдире вазифасын башкара. BorgWarner "Камаз" ширкәте белән дә хезмәттәшлек иткән. АКШ ширкәтендә әйтүләренчә, алар үз хезмәткәренә ярдәм итү өчен АКШ дәүләт оешмалары белән элемтәдә тора.

Медиа шулай ук Уиланның элекке диңгез хәрбие булуын хәбәр итә. Ул ике тапкыр Гыйрак сугышында катнашкан, әмма урлашу сәбәпле АКШ хәрби көчләреннән җибәрелгән. Гаиләсе Уиланның күзләү белән бәйле булуын кире кага. Аның Мәскәүгә дустының туена баруын әйтә.

ФСБ Уиланны 28 декабрьдә тоткарлады. Аңа 20 елга кадәр төрмә яный. Русия тышкы эшләр министрлыгында белдерүләренчә, АКШның Мәскәүдәге илчелегенә американның тоткарлануы вакытында әйтелгән. Хәзер АКШ дипломатлары Уилан белән очрашу турында сөйләшүләр алып бара.

XS
SM
MD
LG