Accessibility links

Медведев 2019-2021 елларда Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын имзалады


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Мәскәү төбәкләргә Русия милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру өчен үз чаралары планнарын да булдырырга киңәш ителә.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев 2019-2021 елларда илнең Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын имзалады.
Русия хөкүмәтенең матбугат хезмәте белдерүенчә, "58 пункттан документ милли сәясәт стратегиясен нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен Русия халыкларының этномәдәни үсешенә ярдәм итүне һәм социаль-икътисади шартларны һармонияләштерүне күздә тота." Анда шулай ук "төп юнәлешләрдә 76 чара уздыру карала."

Төбәкләрнең башкарма хакимиятләренә Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру өчен үз чаралары планын булдырырга киңәш ителә.

Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Русиянең үзгәртелгән Милли сәясәт стратегиясе илдә урыслаштыруны тагын да тизләтә, урысларның башка милләтләрдән өстенлеген ныгыта дип белдерде. Бу үзгәрешләрне Русия президенты Владимир Путин узган ел ахырында имзалады. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев ул үзгәрешләрне хуплап чыкты.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган көздә республика Дәүләт шурасына еллык мөрәҗәгатендә Татар халкы үсеше стратегиясен тиз арада булдырырга кирәклеген белдерде. Бу эш өчен төп җаваплыкны ул Дөнья татар конгрессына йөкләде.

Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев стратегия 2019 ел августына әзер булачак дип ышандырды. Ул документта демографик, икътисади һәм хәтта сәяси вазгыятьне исәпкә алып татар халкының бүгенге хәленә анализ бирелергә тиеш. Шуны истә тотып милләт үсешенең төп юнәлешләре һәм аңа ирешү юллары да күрсәтелергә тиеш.

Хәзер Татар халкы үсеше стратегиясен әзерләүгә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләре оештырыла, тәкъдимнәр туплау эше бара.

XS
SM
MD
LG