Accessibility links

Һолливудта "Алтын Глобус" лауреатларын котладылар


Леди Гага "Алтын глобус" белән (архив фотосы)
Леди Гага "Алтын глобус" белән (архив фотосы)

Лос-Анджелеста кино һәм телевидение дөньясында иң мәртәбәле бүләкләрнең берсе саналган "Алтын глобус" премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләк быел 76нчы тапкыр тапшырылды.

"Иң яхшы драматик" фильм өчен бүләкне Брайн Сингерның "Боһема Рапсодиясе" (Bohemian Rhapsody) фильмы алды. Анда төп рольне уйнаучы Рами Малек иң яхшы драматик актер дип танылды.

"Иң яхшы режиссер" номинациясендә бүләкне мексикан Альфонсо Куарон алды. Ә аның аклы-каралы "Рим" фильмы "чит телдә иң яхшы фильм" категориясендә җиңде.

Иң яхшы анимация фильмы дип жюри "Үрмәкүч кеше: Галәмнәр аша" (Spider-Man: Into the Spider-Verse) мультфильмын таныды. "Иң яхшы драматик сериал" дип АКШта КГБ агентлары турында "Американнар" (The Americans) табылды.

Кинематографтагы хезмәтләре өчен "Алтын глобусны" актер Джефф Бриджес алды. Иң яхшы драматик актриса дип "Хатын" (The Wife) фильмындагы роле өчен Гленн Клоуз танылды.

Майкл Дугласны "Комински методы" (The Kominsky Method) сериалындагы роле өчен иң яхшы комедия актеры дип таныдылар. Ричард Мэдден ("Тән сакчысы" (Bodyguard) бүләкне драматик сериалда уйнаучы иң яхшы актер буларак, ә Сандар О ("Еваны үтереп" (Killing Eve) - иң яхшы актириса буларак алды.

"Алтын глобусны" элегрәк "Ла-ла-ленд" фильмы өчен алган композитор Джастин Гурвиц бу юлы да әлеге бүләккә лаек булды. Аңа глобусны "Айда беренче" (First Man) фильмына язылган музыка өчен бирделәр.

Иң яхшы саундтрек өчен бүләкне "Йолдыз туды" (A Star Is Born) фильмындагы Shallow җыры өчен Леди Гага алды.

"Алтын глобус" бүләге 1944 елдан бирле Һолливудның чит ил матбугаты берлеге тарафыннан бирелә. Бүләк 25 номинациядә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG