Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кече һәм урта бизнеста эшләүчеләр былтыр 15 меңгә кимегән


Илдус Нәфыйков

Татарстан прокуроры республикада кече бизнеска зур игътибар бирелүгә карамастан, бу өлкәдә эшләүче кешеләр санының кимүе борчый дип белдерде.

Татарстанда былтыр кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларында эшләүчеләр саны 15 мең кешегә кимегән. Бу хакта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков прокуратураның 2018 елгы эшчәнлеген йомгаклау җыелышында хәбәр итте дип ​яза Татарстан матбугат чаралары.

Нәфыйков республикада кече бизнеска зур игътибар бирелүгә карамастан, әлеге өлкәдә эшләүче кешеләр санының кимүе борчый дип белдерә.

"Статистика мәгълүматларына караганда, республикада кече һәм урта эшмәкәрлек оешмаларында эшләүчеләр саны бер ел эчендә 15 меңгә кимегән. Бик зур сан! Түбән Камада, Яшел Үзәндә берешәр мең, Алабуга һәм Мамадышта - 700, Буа һәм Теләчедә 300 кешегә кимү теркәлгән. Прокурорларга бу тенденцияне игътибар белән анализларга кирәк", дигән Нәфыйков.

Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның 1 гыйнварына республикада рәсми теркәлгән 10216 эшсез булган. Эшсезлек дәрәҗәсе Татарстанда 0,5 процент тәшкил итә диелә.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG