Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гөләндәм туташ хатирәсе (Воспоминания Гуляндам) – III


Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина
Афиша спектакля "Воспоминания Гуляндам" Татарского государственного театра драмы и комедии имени Карима Тинчурина

Читайте и слушайте заключительную часть произведения "Воспоминания Гуляндам". Этот рассказ классика татарской литературы Амирхана Еники рассказывает историю первой любви композитора Салиха Сайдашева.

Предыдущие отрывки читайте и слушайте здесь. Аудио, перевод ключевых фраз прилагается. После прочтения предлагаем пройти небольшой тест по содержанию и лексике.

Гөләндәм туташ хатирәсе – III
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:47 0:00
йөкләү

Икенче көнне күзләремне ачтым. Урамда буран дулый иде. Бу көчле буран Салихны да уяткандыр. Ул да зәңгәр күзләрен ачкандыр, тәрәзәдән күзәтәдер...

Безнең ара ерак та түгел бит. Салих Мещанский урамында яши. Ул да араның якынлыгын тоямы икән? Әллә аңа бу ара бик ерак булып тоеламы икән? Еракмы, якынмы безнең ара?.. Еракмы, якынмы?

Я, тиле ​инде мин! Нәрсә уйлап ятам бит, ә!..

Мин тордым һәм аш бүлмәсенә төштем.

Сабира хәйләкәр итеп:

— Я, төштә нәрсәләр күрдең? – дип сорады.

— Хәтерләмим, каты йоклаганмын.

— Белми-им, чын микән?.. Бәлки теге...зәңгәр күзле егетне күргәнсеңдер әле!

— Чү! – дидем мин аңа. Әнием ишетер дип курыктым.

Соңрак бераз пианинода уйнарга утырдым. Уйларым еракта иде. Нәрсә уйнарга – һич белмәдем. Әмма кулларым үзләре клавишаларга яттылар, үзләре уйный башладылар. Бу “Сакмар” көе иде.

Бервакыт туктадым. Күңелем тулды, елыйсым килде... Бармакларым клавишига баса алмады. Син... Син, Салих абыем... Син, Салих, кулларымны бәйлисең. Күз алдымнан кит әле!.. Яисә кил, яныма утыр, синең белән уйнавы миңа шундый рәхәт, шундый җиңел!.. Ә болай булмый, булмый! Җитәр!..

***

Икенче көнне Салих абый килде. Әтием өйдә юк иде. Шуңа без дә дәрестә икәү генә булдык. Сөйләшкәнне дә беркем ишетмәде.

Салих абый пианино янына үзе утырды. Һәм серле итеп:

— Мин сезгә ике әйбер алып килдем бит әле! – диде.

— Нәрсәләр ул?

— Заһидулла исемле бер абый ике көй язган иде. Шуның берсе – “Тукай маршы”, берсе – “Тукай хәтирәсе”. Менә тыңлагыз.

Ләкин мин аңа уйнарга ирек бирмәдем, сүзен бүлдердем.

— Ә сез Тукайны күрдегезме?

— Күрдем, — диде Салих. — Бер көнне мин аның алдында уйнадым. Минем өчен бу имтихан иде!.. Габдулла абый йомшак диванда бер дә селкенмичә тыңлап утыра иде. Бер көйне уйнап бетердем. Кунаклар миңа: “Афәрин! Рәхмәт, шәкерт!” – диделәр. Ләкин Габдулла абыйның тавышын ишетмәдем. Шулай да ул минем тагын уйнавымны көтте. Мин моны йөрәгем белән сиздем... Һәм аның өчен тагын ике көй уйнадым. Шуның берсе – “Әллүки” иде. Менә шул.

Слова и выражения

  • буран дулый – бушует метель
  • күзәтә – наблюдает
  • ара – расстояние
  • тоямы икән – чувствует ли
  • тоела – кажется
  • тиле – дурак, простофиля
  • аш бүлмәсе – кухня
  • көй – мелодия
  • ирек бирмәдем – не позволил
  • аның алдында – перед ним
  • имтихан – экзамен
  • бер дә селкенмичә – не шевелясь
  • Афәрин! – Браво!
  • йөрәгем белән сиздем – почувствовал сердцем

— Әмма соңыннан ул сезгә нәрсәдер әйткәндер бит? – дип сорадым мин.

— Миңа ул бер сүз дә әйтмәде. Ә аннары, инде Тукай үлгәннән соң, укытучым әйтте: “Бел, Салих, син Тукайның фатыйхасын алган кеше!” – диде.

Салих абый сөйләп бетерде һәм миңа “Тукай хатирәсе” дигән көйне уйнады:

Ташладың син безне, Тукай,
Мәңгелеккә ташладың.
Син хәзер дөньяда түгел,
Үзгә хәят башладың.

Салих көйне ике кат уйнады. Аннары миңа уйнарга кушты.

— Юк, дидем мин, — сезнең кулдан соң мин уйнарга җөрьәт итмим.

— Ярый алайса. Хәзер мин сезгә романс уйныйм.

— Романс?! Чынлапмы?

— Әлбәттә! “Мәхәббәтем” дип атала.

— Кызык! Кем язган соң аны?

— Уфа җырчысы Фәттах Латыйпов Сәгыйть Сүнчәләй сүзләренә язган.

Салих уйный башлады. Үзе җырлады да:

Миннән ник качтың?
Күккә ник аштың?
Ник сөйдең дә ни тәмугка аттың?..

Салих уйнап бетерде һәм сорады:

— Я, ничек соң, бәгырь?

— Ә сезнеңчә ничек? – дип сорадым мин.

— Мин – гашыйк.

— Шулкадәр үк әйбәтмени?

— Әйе! Ниһаять, бездә чын музыка туа башлады!.. Әле болар беренче карлыгачлар гына... Болар артыннан симфонияләр, хәтта опералар да туа башлар!..

Слова и выражения

  • ике кат уйнады – сыграл два раза
  • сезнең кулдан соң – после вашей игры
  • җөрьәт итмим – не решусь
  • бәгырь – душа моя
  • беренче карлыгачлар – первые ласточки

***

Бер көнне мине Салих Печән базарына чакырды. Анда Солтан Габәши белән таныштык. Салих минем турыда яхшы җырлый дип әйтте. Алар мине “Шәрык кичәсе”ндә җырларга дәштеләр. Мин бик карыштым. Сәхнәдән җырлау кыз кешегә килешмәс! Әтием дә белсә... Аның бик ачуы килер.

Мин шулай озак карыштым. Әмма Салих һәм Солтан әфәнде мине үгетләделәр.

Шулай, “Шәрык кичәсе”ндә мин җыр башкардым. Рояльдә Салих үзе уйнады. Башта тамашачы тын утырды. Аннан мин икенче җыр башкардым. Залдан кемдер: “Афәрин, туташ!” – дип кычкырды. Бу Кәрим Тинчурин иде. Салих мине аның белән дә таныштырды. Шул бер кичтә мин күпме зур шәхесләр белән аралаштым!..

Әмма иң мөһиме концерттан соң булды.

Салих мине бер өстәл янына чакырды. Бик тын иде. Бүлмәдә беркем юк. Нигә ул миңа шулай тубәлеп карый? Менә, ниһаять, ул минем кулымны алды һәм:

— Юк, сез белергә тиешсез, Гөләндәм!.. Вакыт, әйе, вакыт! Мин бит сезне яратам, иң саф ​ярату белән яратам! Ишетәсезме?

Мин ике кул белән йөземне капладым. Менә кайчан ишеттем мин бу сүзләрне!.. Ә бит көтә идем, зарыгып көтә идем... Әмма хәзер нәрсә әйтә алам? Минем бары тик елыйсым килә...

Салих ашыгып урыныннан торды. Яныма килде һәм ике кулымнан да үбә башлады:

— Кичер, бәгырь! Кичер…

— Юк, сез кичерегез мине... Әллә ни булды миңа... Кайтырга кирәк.

Без буфеттан чыктык. Фойе буш, әле һаман да концерт бара. Салих миңа киенергә кушты, үзе дә киенде.

Салих мине извозчик белән өйгә кайтарды. Бер-ике көннән хәлемне белергә вәгъдә итте. Аннары кире театрга китте...

...Шул көннән соң мин бик каты авырып китем. Әлбәттә, дәресләр дә булмады. Кайбер көннәрне мин пианинода уйнарга төштем. Ләкин әтием рөхсәт итмәде.

Көннәрнең берсендә бүлмәгә Сабира керде.

— Бүген Салих әфәнде килгән иде, — диде ул.

— Нигә? Нәрсә диде?

— Белмим. Алар әтиең белән озак сөйләштеләр. Аннары ул аны капкага кадәр озатты.

Капкага кадәр үзе озаткан! Кызыыык. Нәрсә булган икән?

Шул көнне яныма әни менде.

— Кызым, әтиең Салих әфәндегә акчасын түләде. Моннан соң дәресләр инде булмас.

— Ничек инде булмас? Ничек инде акчасын түләде? Ул башка килмиме?

— Кызым, син ай ярым авырдың. Үлемнән калдың.

— Башта миннән сорарга иде! Мин терелгәнне көтәргә кирәк иде! Оят!

— Оят? Нәрсәсе оят? Салих әфәнде – яхшы музыкант. Әмма ул үзенең төп вазыйфасын оныта башлады. Без синнән җырчы ясарга сорамадык...

Әни миңа барысын да онытырга кушты. Ә мин бик озак тынычлана алмадым.

...Ә Салих килмәс, юк, килмәс инде. Бу йортка мин хәзер кирәк түгел дигәндер. Аның башка безгә килмәвенә мин үзем дә риза дип уйлыйдыр!

Әмма юк, мин ышанмыйм, ышанасым килми, теләмим. Ул алай уйларга тиеш түгел! Ярата бит ул мине, ярата! Үзе әйтте бит! Саф ярату белән яратам диде! Яраткач, гел матур итеп уйлыйлар, сагыналар, шулай бит?! Мин тереләчәкмен кадерлем, тереләчәкмен, Алла бирса!.. Без күрешәчәкбез, кадерлем, әлбәтә, күрешәчәкбез!

Слова и выражения

  • дәштеләр – пригласили
  • карыштым – сопротивлялась
  • үгетләделәр – уговорили
  • Башта тамашачы тын утырды. – Сначала зритель сидел бесшумно.
  • аралаштым – пообщалась
  • саф – чистый, невинный
  • йөземне капладым – закрыла лицо
  • зарыгып көтә идем – томилась в ожидании
  • буш – пустой
  • менде – поднялась
  • ай ярым – полтора месяца
  • Үлемнән калдың. – Чуть не умерла.
  • төп вазыйфа – основная обязанность
  • тынычлана алмадым – не могла успокоиться
  • тереләчәчкмен – выздоровлю
  • күрешәчәкбез – встретимся

***

Карлар эреде. Юллар кипте. Мин инде тәмам терелдем. Салихтан бернинди хәбәр булмады. Сабира гына кайвакыт шәһәрдән хәбәрләр алып кайта иде. Мәсәлән, театрда кышкы сезон ябылган, күп артистлар фронтка киткәннәр һ.б... Салихны гына солдатка алмасыннар!

Кыскасы, мин өмет белән яшим. Атналар, айлар үтәр, әмма мин аны көтәчәкмен! Көтү... ышанып, сагынып көтү минем эш – кызлар эше ул.

Июнь башында Сембердән әниемнең бертуган энесе Касыйм абый кайтты. Ул инде бер-ике ел килмәгән иде. Аны күрү өйгә шатлык китерде.

Касыйм абый аеруча миңа карап гаҗәпләнә иде.

— Гөләндәм, син тәмам җиткән кыз булгансың! Бигрәк чибәр... Күз генә тимәсен!

Аннары әниемнән сорады:

— Гөләндәмгә ничә яшь соң?

— Унҗиде тулды.

— Алай икән...

Бу сөйләшүләр миндә шик тудырды. Нәрсәдер бар абыйның уенда!..

Мин тынычлыгымны югалттым. Нинди максат белән килде соң безгә Касыйм абый? Бер көнне максаты турында үзләре әйттеләр.

— Кызым, Касыйм абыең безне үзе белән алып китәргә тели, — диде әни.

— Кемне?

— Синең белән мине.

— Кая, Сембергәме?

— Юк. Сембергә түгел, үзләренең утарларына. Ял итәрсез, ди.

Мин дәшмәдем.

Өченче көнгә без инде кузгалдык. Башта елганың икенче ягындагы авылга барырга кирәк иде. Моның өчен паромга төштек. Берзаман Сабира:

— Артыңа кара әле, кара! — дип кычкырды.

Мин борылдым. Артыбыздан ​Салих килә иде.

— Кая юл тотасыз? — дип сорады ул.

— Абыйның утарына, — дидем мин.

— Мин дә сезнең белән барам!

Авылга барып җиттек. Бер өйдә урнаштык. Кич җиткәч, хәйлә таптым һәм Салих белән күрешергә бакчага чыктым.

— Гөләндәм, бәгырь, кичер мине! — диде Салих, мине күргәч. — Мин ялгышканмын! Әтиеңнең сүзләрен синең дә сүзләрең дип уйладым. “Шәрык кичәсе”ндә мин сиңа әйткән сүзләрне онытмадыңмы?

— Юк...

— Мин сине яратам, Гөләндәм! Ышанасыңмы?

— Ышанам! — дидем мин.

— Инде тыңла, Гөләндәм! Без тиздән аерылышабыз...

— Утарга бармыйсызмыни?

— Бара алмыйм, Гөләндәм!.. Әмма мин өметләнәм! Яхшыга өметләнәм... Бәлки, бу өметем юккадыр... Син бит миңа “яратам” дип әйтмәдең... Нинди өмет булсын инде! Әмма, әмма, син яратасың мине, Гөләндәм, яратасың!!. Шулай бит?!

— Белгәч, ник сорыйсың инде? – дидем мин.

— Гөләндәм! Мин сиңа бүген үк яучы җибәрер идем. Ләкин әти-әниең сине миңа бирмәсләр... Аннары мин бит музыкант кына. Минем музыкадан башка бер байлыгым юк.

— Бәхет байлыкта түгел, диләр бит!

Шушы минутта йорт янында ниндидер тавышлар ишетелде. Безгә Салих белән саубуллашырга туры килде.

— Хуш, бәгърем, хуш!

Слова и выражения

  • Карлар эреде. – Снега растаяли.
  • киптеләр – высохли
  • Салихтан бернинди хәбәр булмады.От Салиха никаких вестей не было.
  • кайвакыт – иногда
  • бертуган энесе – родной (младший) брат
  • җиткән кыз булгансың – зрелой девушкой стала
  • Күз генә тимәсен! – Лишь бы не сглазить!
  • шик тудырды – заставило усомниться
  • утар – усадьба, умение
  • ял итәрсез – отдохнёте
  • артыбыздан – за нами
  • яучы җибәрер идем – послал бы сватов
  • байлык – богатство

***

Без утарда инде бер атна яшибез. Касыйм абый Сембергә китте. Аның анда хатыны һәм балалары калган иде. Берничә көннән алар кайтылар. Алар белән бер егет тә килде. Аның исеме Газиз иде. Ул коммерческий училищены бетергән. Салихтан олырак иде кебек.

Шулай бер көнне барысы да җыелды.

— Кызым, сине кияүгә сорыйлар. Газизгә...

— Ничек кияүгә? Бу була торган эш түгел, әнием!

— Анысын мин – әниең – яхшырак беләм!

— Мин барыбер теләмим, теләмим!

Бик күңелсез көннәр башланды. Әни бирнәгә сөлгеләр, яулыклар әзерли. Ә мин һаман Салих турында уйлый идем.

Бер тапкыр Сабира белән базарга барырга туры килде. Грузинский урамына җиттек. Сабира кинәт:

— Салих әфәнде! — дип кычкырып җибәрде.

Каршыбызда хәрби кием кигән Салих басып тора иде. Ул үз теләге белән фронт ансамбленә эшләргә киткән икән.

— Я, хәлләрең ничек? Сөйлә! — диде ул.

—​ Мине кияүгә бирәләр...

— Әйттем бит мин сиңа! Күрдеңме!.. Кайчан була инде бу?

— Белмим әле.

— Кемгә?

— Бер Сембер егетенә.

— Үзең нәрсә уйлыйсың?

— Мин менә синең яныңа килдем...

Ул минем кулымны үпте.

— Бик дөрес эшләгәнсең, бәгърем! Без бергә булырга тиеш... Ничек уйлыйсың, бүген яучы җибәрсәм, әниләрең ризалашырмы?

— Юк, Салих, риза булмыйлар.

— Алайса китәргә кирәк!.. Ишетәсеңме, бәгырь?

— Кая... китәргә?

— Оренбургка, минем белән. Безне шунда җибәрәләр. Анда без синең белән туй ясарбыз. Без бәхетле булырбыз, Гөләндәм!

Без Салих белән бергә качарга булдык. Икенче көнне сәгать тугызда без елга янында очрашырга сүз куештык.

Слова и выражения

  • барысы да җыелды – все собрались
  • кияүгә сорыйлар – замуж просят
  • Бу була торган эш түгел. – Это невозможно.
  • бирнә – приданое
  • Мине кияүгә бирәләр. – Меня выдают замуж.
  • туй ясарбыз – свадьбу сыграем
  • качарга булдык – решили бежать
  • сүз куештык – договорились

***

...Әтием капканы зур йозак белән үзе бикли. Ә бүген йозак бикле түгел иде. Бу миңа качуны җиңеләйтә иде.

Менә кич җитте. Тәртип буенча чәй эчтек. Әтием, газитәләрен алып, йомшак креслосына утырды, әнием тегү эшләренә тотынды. Асрау кыз үз эшләрен эшли. Ә мин бүлмәдә аларның йоклаганын көтәм.

Сәгатькә карыйм. Тугыз тулган. Димәк, озак көтәргә калмады...

Мин тордым һәм әйберләремне кашимир яулыкка төрдем. Аягыма ботинкаларымны, өстемә жакетымны кидем, шәлемне ябындым. Өйдә тынлык... Сабыр гына көтәм... Сәгать унбер булган...

...Әйберләремне алдым, утны сүндердем, әкрен генә баскычтан төшәм. Шулай да тезләрем калтырый. Бик әкрен генә аш бүлмәсенә барам. Диварда йозак эзлим... Йозак юк! Нишләргә, нишләргә соң?! Я, Аллам!.. Урамга капкадан гына чыгып була бит!..

Мин тизрәк Сабираны уятырга, аннан ярдәм сорарга теләдем. Мин бернәрсә дә күрмәдем. Алга атладым да... идәнгә дөбердәп урындык ауды. Шул вакытта әниемнең тавышы ишетелде:

— Кем йөри анда?.. Гөләндәм кызым, синме?..

...Мин тиз арада бүлмәмә йөгереп мендем.

Слова и выражения

  • ...Әтием капканы зур йозак белән үзе бикли. ─ ...Отец сам большим замком запирает ворота.
  • качуны җиңеләйтә – облегчает побег
  • тәртип буенча – как принято
  • тегү – шитьё
  • тугыз тулган – время девять
  • озак көтәргә калмады – долго ждать не осталось
  • яулыкка төрдем – завернул в платок
  • шәлемне ябындым – накинула шаль
  • утны сүндердем – выключил свет
  • баскычтан төшәм – спустился по лестнице
  • тезләрем калтырый – колени трясутся
  • аш бүлмәсе – кухня
  • дөбердәп – с грохотом
  • урындык ауды – стул упал

***

Как вам конец произведения? Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:

Тест: Гөләндәм туташ хатирәсе – III

Тест: Гөләндәм туташ хатирәсе – III

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG