Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытау өлкәсендә кафеда шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән бер кеше үлгән


Сарытау шәһәре
Сарытау шәһәре

Беренчел мәгълүматларга караганда, газ баллоны шартлаган диелә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Сарытау өлкәсендә кафеда шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән бер кеше хастаханәдә үлгән. Интерфакс хәбәр итүенчә, ул кафеда 60 яшен билгеләгән ир кеше булган.

Шартлау вакытында кафеда 40лап кеше булган, 20дән артык кеше зыян күргән, 14 кеше хастаханәгә китерелгән, өчесе авыр хәлдә дип хәбәр ителә.

Шартлау Лысые Горы авылының "Рандеву" кафесында булган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, газ баллоны шартлаган, аннары янгын чыккан диелә. Прокуратура тикшерү эшләре башлаган.

Соңгы бер айда Русиядә газ җиһазлары белән бәйле берничә каза булды.

14 гыйнвар Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә күп катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды.

31 декабрь Магнитогорскида күп катлы йортта шартлау нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды. Төп версия – йортта газ шартлау. Кайбер мәгълүмат чаралары террор гамәле версиясе дә тикшерелә дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG