Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ракетлар турындагы килешүдән чыкты


Русия президенты Владимир Путин
Русия президенты Владимир Путин

Элегрәк әлеге килешүдән АКШ чыгуын белдергән иде.

Русия Урта һәм кече ераклыктагы ракеталар турындагы килешүдә катнашуны туктатты. Бу АКШ гамәленә җавап карар булып тора, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин чит илләр һәм саклану министрлары белән очрашуда.

Путин министрлардан "алга таба әлеге проблем буенча бернинди сөйләшүләрне алып бармаска" сорады, шул ук вакытта ул Русиянең барлык тәкъдимнәре "өстәлдә калуын" әйтте.

Җавап чаралар арасында урта ераклыктагы гипертавыш ракетын һәм "Калибр" диңгез ракет комплексының җир өсте вариантын булдыру да каралган.

1 февраль көнне АКШ Урта һәм кече ераклыктагы ракеталар турындагы килешүдә катнашудан баш тартты. Шуннан соң АКШ президенты Дональд Трамп "күпкә яхшырак булачак яңа килешү"гә ирешәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG