Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта татар берләшмәсенең яшьләр канаты оешты


Оешмага керүче яшьләр
Оешмага керүче яшьләр

1 февраль кичендә Нью-Йоркта яшәүче татар-башкорт яшьләре Бруклинда җыелып Нью-Йортка эшләп килүче ATA (American Tatar Association ) татар берләшмәсенең яшьләр канатын оештыру турында игълан итте.

Активистлар Уфа кызы Юлия Фазлиәхмәтова, Нью-Йоркта үскән татар яшләре Фарах Димсую һәм Даниял Левент рәсми оешма теркәргә җыенмаса да, колачлы эш алып барырга уйлый. Алар татар теленә, мәдәниятенә кызыксыну арттыру өчен төрле кичәләр уздыру, балалар һәм олылар өчен татар теле дәресләрен ачып җибәрүне планлаштыра.

АТA Татар берләшмәсенең рәсми бинасыннан тыш, татар-башкорт яшьләре Екатеринбург һәм Уфа кызлары Алисә Ибраһимова белән Галия Хөсниярова ачып җибәргән кафеда җыелачак. Bookery кафесы Нью- Йорктның Бруклин районында урнашкан.

Яңа татар оешмасының якындагы планнарына бергә җыелып татарча кино карау, шулай ук Нью-Йоркта февральдә булачак Филюс Каһиров концертына күмәкләшем бару, мартта Флорида Сабантуена сәфәр оештыру тора.

Татар-башкорт яшьләрен оештыру башлангычы белән чыккан активистларның берсе Юлия Фазлиәхмәтова Азатлыкка әйтүенчә, чит мохиттә миллилекне саклау бик авыр, шуңа оешма төзү ихтыяҗы күптән булган.

Аның әйтүенә караганда татар-башкарт чараларына, сабантуйларга, зур кичәләргә якынча 70ләп татар-башкорт егет-кызлары җыела.

ATA Нью-Йоркның Америка татар берләшмәсе 90 елдан артык милли-мәдәни эш алып бара. АТАның элекке җитәкчесе Сәидә ханым Хаҗи Азатлыкка әйтүенчә, 1927 елда татарлар ислам җәмгыяте дип бер идарә кора. Аның әнисе Рокыя Вафалы да бу оешмада шактый җитәкчелек итә. Бу җәмгыять барлыгын ишеткән татарлар анда килә тора. Җәмгыятьне Русиядән Кытайга, аннары Төркиягә, соңрак Америкага күченүчеләр оештыра.

XS
SM
MD
LG