Британиянең Солсбери шәһәрендә Русиянең элекке агенты Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлияне агулауда өч кеше катнашкан, өченчесе һаман да Британиядә. Мондый фаразны, махсус хезмәтләрдәге чыганакларга сылтанып, The Telegraph басмасы яза.
Газет мәгълүматларынча, Лондоннан Мәскәүгә очкан рейска документларында Руслан Боширов һәм Александр Петров дип язылган кешеләрдән тыш, Сергей Федотов исеменә алынган паспорт белән Русиянең тагын бер ватандашы теркәлгән булган. Әмма ул очкычка теркәлүен соңгы мизгелдә гамәлдән чыгарган. Британиядән соңрак чыгып китүе турында мәгълүмат юк.
Федотов Британиягә Петров һәм Боширов белән бер көнне килгән, ә паспортындагы саннар аларның паспорт саннарына охшаш диелә.
The Telegraph чыганагы Федотов та ялган документлар белән килгән Русия хәрби күзләү агенты булырга мөмкин дип фаразлый. Чыганак фикеренчә, ул Скрипальләрнең исән калуын белгәннән соң, Британиядә калырга булган.
Шулай да Федотов Солсберига бармаган булса кирәк, шуңа күрә ул видеокүзәтү камераларына да эләкмәгән. Аның Скрипальләрне агулаудагы ничек катнашуы да, чын исеме дә ачыкланмаган. The Telegraph "Фонтонка"га сылтанып язуынча, Федотов соңгы елларда Британиягә берничә тапкыр барган. 2014 елда Чехиягә дә барган, бу вакытта анда Сергей Скрипаль дә булган диелә.
Британия хакимиятләре әлеге язмага рәсми аңлатма бирмәде. Элегрәк тикшерүчеләр Петров белән Бошировның ярдәмчеләре булырга мөмкин дип фаразлаган иде.
- Петров белән Боширов күптән түгел Европа берлегенең чикләүләр исемлегенә кертелде. Алар анда бу исемнәре белән дә, чын исемнәре дип фаразланган Александр Мишкин һәм Анатолий Чепига буларак та керде.
- Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Шул вакыттан бирле Сергей Скрипаль күренмәде, ә Юлия бары тик видеомөрәҗәгать кенә яздырды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый.