Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Ачык Русия" активисты Гөлназ Равиловага 30 сәгать күләмендә мәҗбүри эш хөкеме чыгарды


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Активист хөкем карары белән килешмәгәнен һәм аны шикаять итәчәген белдерде.

14 февраль кичендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе иртәнге 10да тоткарлаган Гөлназ Равиловага 30 сәгать күләмендә мәҗбүри эш хөкеме чыгарды.

"Ачык Русия" юристы Эльза Нисамбикова аңлатуынча, Гөлназ 12 декабрь Русия Конституциясе көнендә оештырылган сәяси акциядә катнашкан өчен тоткарланган. Аны бу чараны уздыру алдыннан хакимият органнарына алдан хәбәр итмәү кагыйдәсен бозуда гаепләгәннәр.

Гөлназ Равилова бу гаепне танымавы хакында белдергән. Аның сүзләренә караганда, беркетмә аннан башка тутырылган. Бу хакта ул мәхкәмәдә дә әйткән.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Гөлназ Равилова һәм Дмитрий Егоров 12 декабрь Татарстан парламенты, Югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

Моңа кадәр Вахитов районы мәхкәмәсе Дмитрий Егоровны да гаепле дип тапты һәм 12 тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарды.

Активист Гөлназ Равилованың яклаучысы Эльза Нисамбикова мәхкәмә карарын Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG