Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шерлок Һолмс маҗаралары (Приключения Шерлока Холмса)


На этой неделе читаем Шерлока Холмса на татарском! Отрывок из произведения "Этюд в багровых тонах" был переведён на татарский рубрикой "Тәрҗемәханә" радио Азатлык. Мы адаптировали текст, записали аудио, добавили перевод ключевых слов и подготовили тест. Приятного чтения!

Шерлок Һолмс маҗаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:04 0:00
йөкләү

Медицина докторы, хәрби медицина хезмәтенең элекке табибы Джон Һ. Уотсон хәтирәләреннән алып бастырылды.

I бүлек. Мистер Шерлок Һолмс

1878 елда мин Лондон университетында медицина докторы дәрәҗәсен алдым. Шуннан Нетлига киттем һәм гаскәр хирурглары өчен махсус курста укыдым. Мине Бишенче Нортамберлендта хирург ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Ул вакытта Әфган сугышы башланды.

Сугыш күпләргә дан һәм мактау китерде, ләкин миңа ул бәхетсезлек һәм газап кына бирде. Мине үземнең бүлегемнән Беркшир полкына күчерделәр. Мэйвандагы сугыш көнендә минем кулбашыма мылтык ядрәсе тиде, сөякне сындырды һәм умрау асты артериясен дә эләктерде.

Мине поездта Пешавардагы баш һоспитальгә озаттылар. Анда мин әкренләп аякка баса башладым, әмма корсак тифын эләктердем. Мин берничә айдан гына аңга килдем. Табиблар Англиягә кайтарырга кирәк дип карар кылды.

Англиядә минем дуслар да, туганнар да юк иде, шуңа мин ирекле җил сыман идем. Һәрхәлдә, көненә унбер шиллинг һәм алты пенс кына сарыф итә алган кеше кадәр ирекле идем. Шундый шартларда мин, әләттә, Лондонга, бөтен ялкаулары җыела торган бөек чүплеккә юнәлдем. Бераздан акча тагын да кимеде. Мин яшәү рәвешемне үзгәртергә булдым.

Слова и выражения

  • дәрәҗәздесь: должность, звание
  • гаскәр хирурглары өчен махсус курста – на специальных курсах для военных хирургов
  • билгеләделәр – назначили
  • дан һәм мактау китерде – принесло признание и почёт
  • кулбашы – плечо
  • сөякне сындырды һәм умрау асты артериясен дә эләктерде – сломал кость и задел артерию под ключицей
  • аякка баса башладым – начал вставать на ноги
  • аңыма килдем – пришёл в себя
  • карар кылдылар – приняли решение
  • сыман – как (= кебек, шикелле)
  • һәрхәлдә – во всяком случае
  • сарыф итә – тратит
  • шартлар – условия
  • юнәлдем – направился
  • булдым – здесь: решил

Шул ук көнне Бартс хастаханәсендә минем белән фельдшер булып эшләгән танышым Стэмфордны очраттым.

– Нишләттегез сез үзегезне, Уотсон? – диде ул. – Йөзегез качкан бит.

Шуннан соң мин аңа күргән маҗараларым турында кыскача гына сөйләдем.

– Бичара! – диде ул, минем маҗараларым турында тыңлагач. – Хәзер нишләргә уйлыйсыз инде?

– Яшәргә фатир эзлим әле, – дип җавап бирдем мин.

– Бик сәер әле бу, – диде шулчак иптәшем, – сез бүген миңа моны әйтүче икенче кеше.

– Ә беренчесе кем иде соң? – сорадым мин.

– Хастаханәнең химия лабораториясендә эшли торган бер танышым. Бүген иртән генә зарланды: ул яхшы фатир тапкан, әмма түләргә акчасы җитми. Шуңа бергә яшәргә кеше эзли икән.

Мин бу хәбәргә бик сөендем.

– Сез Шерлок Һолмсны белмисез бит әле, – диде Стэмфорд. – Мөгаен, сез аны иптәш буларак күрергә теләмәссез дә.

– Нишләп?

– Ул үз идеяләренә бик бирелгән кеше. Әмма белүемчә, ул яхшы иптәш.

– Аңлавымча, булачак медикмы? – дидем мин.

– Юк. Аның чын максатларын мин белмим. Ул анатомияне яхшы өйрәнгән һәм ул бик яхшы химик. Әмма ул медицинаны беркайчан да системалы рәвештә укымаган. Ул фәнне сәер итеп өйрәнә. Аның башында бер караганда файдасыз, ләкин профессорларны шаккаттырырлык бик күп мәгълүмат җыелган.

– Ә сез аның максатлары турында беркайчан да сорамадыгызмы? – дидем мин.

– Юк, ул кешедән җаваплар алу җиңел түгел. Шулай да кәефе булганда, сүзен туктатып булмый.

– Димәк, миңа аның белән очрашырга кирәк, – дидем мин аңа. – Мин тыныч холыклы кеше белән яшәр идем. Артык шау-шуга түзә алмыйм әле мин, терелеп бетмәдем. Әфганстанда күргәннәрем үлгәнче җитәрлек булды. Бу дустыгыз белән ничек очраша алам?

– Ул лабораториядәдер, – дип җавап бирде иптәшем. – Ул йә атналар буена күренми, йә шунда иртәдән кичкә кадәр эшли. Теләсәгез, төштән соң бергә шунда бара алабыз.

Төштән соң Стенфорд белән хастаханәгә юл тоттык.

Слова и выражения

  • маҗара - приключение
  • Хәзер нишләргә уйлыйсыз инде? – Что теперь собираетесь делать?
  • чын максатларын – истинные цели
  • шаккаттырырлык – удивляющий
  • мәгълүмат – информация
  • тыныч холыклы – со спокойным характером
  • терлеп бетмәдем – не выздоровел
  • Әфганстанда күргәннәрем үлгәнче җитәрлек булды. – Увиденного в Афганистане мне будет достаточно до смерти.
  • төштән соң – после обеда

– Аның белән килешә алмасагыз, мине гаепләмәссез инде, – диде ул.– Минемчә, Һолмсның фән белән чирләве аны җансыз иткән. Ул бер дә шикләнмичә яңа ачылган үсемлек алкалоидыннан бер дозаны дустына салырга мөмкин. Юк, явыз нияттән түгел, бары аның эффектлары турында төгәл мәгълүмат белер өчен генә. Дөрес, ул аны үзенә дә салыр иде дип уйлыйм. Ул тикшерелгән һәм төгәл булган белем өчен җанын бирергә әзер.

– Бик яхшы бит инде.

– Әйе, әмма ул таяк белән моргтагы гәүдәләрне кыйный.

Мәетләрне кыйныймыни?!

– Әйе, үлгәннән соң тәндә күгәргән урыннар чыгуын тикшерер өчен. Моны үз күзләрем белән күрдем.

– Һәм сез аны медик түгел дисезме?

– Юк. Аның нәрсә өйрәнгәнен Алла гына беләдер. Хәзер үзегез күрерсез һәм хәл итәрсез.

Без хастаханәнең бер бүлмәсенә кердек.

Бу биек түшәмле бүлмәдә киштәләрдә саны билгесез шешәләр һәм савытлар бар иде. Киң һәм тәбәнәк өстәлләргә күп реторталар, пробиркалар һәм Бунзен лампалары куелган. Бүлмәдә бер студент кына бар иде. Ул үз эшенә чумган. Ул безне күрде һәм:

– Мин таптым аны! Мин таптым аны, – дип кычкырды.

Алтын шахтасы тапса да шулкадәр сөенмәс иде бу кеше.

– Доктор Уотсон, бу – Шерлок Һолмс, – диде Стэмфорд.

– Ничек хәлләрегез? – диде ул. – Сез Әфганстанда булгансыз, ахыры.

– Ничек белдегез? – дип сорадым мин гаҗәпләнеп.

– Анысы мөһим түгел, – диде ул көлеп. – Һемоглобин – менә нәрсә мөһим. Бу ачышымның әһәмиятен аңлыйсыздыр бит?

– Химия күзлегеннән кызык, – дип җавап бирдем мин. – Әмма практик яктан…

– Сез нәрсә, бу бит хокукый медицина өчен соңгы елларда иң файдалы ачыш булачак! Күрмисезмени, ул кан эзләрен төгәл һәм бер шиксез табып күрсәтә ала. Кая, килегез әле!

Слова и выражения

  • килешә алмасагыз – если не договоритесь
  • гаепләмәссез – не осудите
  • фән белән чирләү – болеть наукой
  • җансыз – бездушный
  • Ул бер дә шикләнмичә яңа ачылган үсемлек алкалоидыннан бер дозаны дустына салырга мөмкин. – Он, ни чуть не сомневаясь, может подлить другу одну дозу алколоида новооткрытого растения
  • явыз нияттән түгел – не со злым намерением
  • тикшерелгән – проверенный
  • гәүдәләрне кыйный – бьёт тела
  • мәет –​ труп
  • күгәргән урыннар чыгуын тикшерер өчен – чтобы проверить области образования синяков
  • хәл итәрсез – решите
  • биек түшәмле – с высоким потолком
  • киштә – полка
  • шешә – бутылка
  • савыт –​ сосуд
  • тәбәнәк – низкий
  • куелган – поставлен
  • Ул үз эшенә чумган. – Он погружён в свою работу.
  • ачыш –​ открытие

Ул түземсезлек белән мине пальто җиңеннән тартты.

– Бераз яңа кан алыйк әле, – диде ул һәм озын энә белән бармагын тиште. – Хәзер мин бу кан тамчыларын бер литр суга салам. Күрәсезме, су чиста сыман. Миллион су тамчысына бер кан тамчысы туры килә. Шулай да, мин сезгә ант итәм, без һемоглобинга хас реакцияне күзәтәбез.

Ул савытка берничә ак кристалл салды, аннары ниндидер төссез сыеклык өстәде. Шул мизгелдә су караңгы кызыл төскә керде, ә савытның төбендә көрән төстә утырма барлыкка килде.

– Һа! һа! – ул, яңа уенчык бүләк иткән бала сыман сөенде, кулларын чаба-чаба көлә башлады. – Ни уйлыйсыз?

– Бу бик төгәл тест бугай, – дидем мин.

– Искиткеч! Искиткеч! Элеккеге гваякум тесты үзе артык озак, үзе төгәл дә түгел. Ә бу реактив яңа канны да, кипкән канны да күрсәтә. Аны элегрәк уйлап тапкан булсалар, хәзер иректә булган йөзләгән кеше җинаятьләре өчен җәзаланган булыр иде.

– Шулай шул, – дип мыгырдадым мин.

Слова и выражения

  • түземсезлек белән – с нетерпением
  • тамчы – капля
  • туры килә – приходится
  • ант итәм – клянусь
  • хас – свойственно
  • төссез сыеклык өстәде – добавил бесцветную жидкость
  • савытның төбендә көрән төстә утырма барлыкка килде – на дне сосуда появился коричневый осадок
  • кулларын чаба-чаба көлә башлады – начал заливаться смехом
  • артыкздесь: слишком
  • кипкән – высох
  • хәзер иректә булган йөзләгән кеше җинаятьләре өчен җәзаланган булыр иде – сейчас сотни человек были бы осуждены за преступления
  • мыгырдадым – пробормотал

– Җинаятьләрне тикшергәндә гел шушы мәсьәләгә килеп төртеләләр. Җинаятьтән соң берничә ай узгач кына киемнәрдә көрән таплар күрәләр. Нәрсә бу: кан табымы, пычрак, күгәрек җимеш суымы? Бу сорауга күп белгечләр җавап таба алмый. Нишләп табалмыйлармы? Чөнки ышанычлы тест юк иде. Ә хәзер Шерлок Һолмсның тесты бар, моннан соң бер авырлык та булмаячак.

Ул кулын йөрәккә куйды, башын иде. Әйтерсең, хыялында аңа алкышлаган халыкка җавап бирде.

– Димәк, сезне котларга мөмкин, – дидем мин аның энтузиазмына чыннан да сокланып.

Былтыр Франкфуртта фон Бишофның эшен карадылар. Минем тест булса, аны асырлар иде инде. Брэдфорда Мэйсон, аннан атаклы Мюллер, Монтпельеда Лефевр һәм Яңа Орлеонда Самсон да… Бу реактивның файдасы була торган дистәләгән очракны әйтә алам.– диде Шерлок Һолмс һәм бармагындагы кечкенә яраны пластырь белән каплады.

– Миңа сак булырга кирәк, – дип дәвам итте ул, миңа елмаеп. – Агулар белән еш эш итәм.

Слова и выражения

  • гел шушы мәсьәләгә килеп төртеләләр – всегда натыкаются на эту проблему
  • күгәрек – ржавчина
  • җимеш суы – ягодный сироп
  • белгеч – специалист
  • авырлыкздесь:сложность
  • алкышлаган халыкка – апплодирующему народу
  • сокланып – восхищённо
  • былтыр – в прошлом году
  • асырлар иде – повесили бы
  • дистәләгән очракны – десятки случаев
  • каплады – закрыл
  • сак булырга – быть осторожным
  • агу –​ яд

Ул кулын күрсәтте. Кул төрле пластырь кисәкләре белән капланган һәм көчле кислоталардан тапланган иде.

– Минем дустым яшәргә фатир эзли,– дип сүзгә Стэнфорд кушылды. Бәлки, сез бергә яши алырсыз дип уйладым.

– Мин Бэйкер-стритта бер урын таптым, – диде ул. – Ул безгә бик тә туры киләчәк. Көчле тәмәке исенә каршы түгелсездер бит?

– Мин үзем гел кораб тәмәкесен тартам, – дип җавап бирдем мин.

– Анысы әйбәт. ​Мин гадәттә төрле химикатлар да саклыйм, вакыт-вакыт тәҗрибәләр үткәрәм. ​Комачауламасмы?

Һич кенә дә.

Карыйк әле, тагын нинди кимчелекләрем бар соң… Кайвакыт мин көннәр буе авыз да ачмаска мөмкинмен. Мондый чакта мине ачулы дип уйламагыз. Үземне генә калдырыгыз. Ә сезнең нинди серләрегез бар? Бергә яши башлаганчы бер-беребезнең иң начар якларын белсәк яхшырак булыр.

Бу сорау алу мине бераз көлдерде.

– Минем бульдог көчегем бар, – дидем мин. – Һәм мин тавыш һәм шау-шуга түзә алмыйм, чөнки нервларым бик какшаган. Мин йокыдан бик соң тора алам һәм мин бик ялкау кеше. Сәламәт чагымда башка кимчелекләрем дә була, ләкин болары хәзергә иң әһәмиятлеләре.

– Скрипкада уйнау шау-шуга керәме? – дип сорады ул борчылып.

Уйнаучыдан тора, – дип җавап бирдем мин. – Скрипкада яхшы уйнасалар, бу илаһи тавыш була, ә начар уйнасалар…

– Оһ, алайса әйбәт, – дип көлеп җибәрде ул. – Барын да хәл иттек сыман, әгәр бүлмәләр сезгә ошаса инде.

– Аларны кайчан карый алырбыз икән?

– Иртәгә төштә минем янга килегез, һәм без бергә барырбыз.

– Ярар, төгәл уникедә алайса, – дидем мин һәм аның кулын кыстым.

Без аны химикатлары белән калдырдык.

– Әфганстаннан кайтканымны ул ничек белде икән? – дип сорадым мин Стэнфордтан.

Иптәшем бик серле генә елмайды.

– Бу аның кечкенә генә сәерлеге, – диде ул. – Күпләр аның ничек барысын да чишә алуын белергә телиләр.

– Оһ! Бу әле сермени? – дидем мин, кулларымны ышкып. – Бик кызык икән бу. Таныштырганыгыз өчен зур рәхмәт. Беләсез бит инде, "кешелекне өйрәнер өчен кешене өйрән" диләр.

– Димәк, сез аны өйрәнергә тиеш инде, – диде Стэмфорд, саубуллашып. – Ул шомарган таш бит инде. Сез аны өйрәнгәнче, ул сезнең бөтен серегезне белер. Исән-сау булыгыз!

– Сау булыгыз, – дип хушлаштым мин һәм кунакханәмә ашыктым. Яңа танышым чыннан да кызыклы иде.

Слова и выражения

  • сүзгә кушылды – присоединился к разговору
  • тәҗрибәләр үткәрәм – провожу опыты
  • Комачауламасмы?Не помешает?
  • Һич кенә дә. – Совершенно.
  • Карыйк әле, тагын нинди кимчелекләрем бар соң Посмотрим-ка, какие ещё у меня есть недостатки.
  • иң начар якларын – самые плохие стороны
  • сорау алу – допрос
  • какшаганздесь:расшатаны
  • кимчелек – недостаток
  • керә – входит
  • борчылып – переживая
  • уйнаучыдан тора – зависит от играющего
  • илаһи тавыш – божественный звук
  • хәл иттек – решили
  • төгәл – ​точно
  • чишә алу – решение
  • кулларымны ышкып – потирая руки
  • кешелек – человечество
  • шомарган таш – оттёсанный камень

***

Ну и как вам, понравилось? Неадаптированный перевод можно прочитать тут. Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Шерлок Һолмс

Тест: Шерлок Һолмс

Сынау

​Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG