Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Сибай мэрының сүзләре өчен гафу үтенде


Радий Хәбиров Сибайда, 21 гыйнвар
Радий Хәбиров Сибайда, 21 гыйнвар

Радий Хәбиров Сибай мэры Рөстәм Афзаловка "дәүләт хезмәткәре кешеләрне беркайчан да мыскыл итәргә тиеш түгел, хак булсалар да, булмасалар да" диде. Афзалов Путинга мөрәҗәгать итүчеләрне тәнкыйтьләп "кәҗә", "экскремент" сүзләре кулланган иде.

18 февраль узган киңәшмә вакытында Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Сибай башлыгы Рөстәм Афзалов белән шәһәрдәге экологик хәлгә бәйле фикер алышты. Хәбиров экологик вазгыять һәм проблемны чишү өчен алып барылган эш турына халыкка җиткереп торырга кушты. Хәбиров Афзаловны шәһәр кешеләре белән аралашканда аларны мыскыл итүче сүзләр куллануы өчен тәнкыйтьләде.

"Эшегез өчен рәхмәт әйтәм, ике ай шөгыльләнәсез инде. Бу гади генә проблем түгел. Сез анда гаиләгез белән яшисез, халыкның теләктәшлеген күрәм. Мин халыкка да түземлеге һәм аңлавы өчен рәхмәтемне җиткерәм. Әмма сез бик зур хата ясадыгыз. Беркем дә ватандашларны мыскыл итәргә тиеш түгел. Әгәр син дәүләт хезмәткәре икән, кеше хаклымы, хаклы түгелме, аны мыскыл итәргә ярамый. Сезнең гафу үтенүләрегезне ишеттем, алар бик аңлашылып бетми. Кеше гафу үтенә икән, ниндидер шартларсыз гына гафу үтенә. Шуңа күрә сез телгә алган кешеләр алдында үзем гафу үтенәм", дип китерә Радий Хәбиров сүзләрен Башкортстан башлыгының матбугат хезмәте.

Узган атна Сибай шәһәре башлыгы Рөстәм Афзалов Русия президенты шәһәрдә экологик проблемны чишүдә ярдәм итүне сорап Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздыручыларны тәнкыйтьләде.

Башлык фикеренчә, урам җыены оештырып, видеога мөрәҗәгать яздыруны сибайлар түгел, ә "Сибайга катнашы булмаган сәер кешеләр" башкарган.

Аның сүзләренчә, җыен турында мәгълүмат таратучы кеше "Баймак районы кешесе, элек җинаять җаваплылыгына тартылган булган".

"Ул хатынын даими кыйнап тора, аның биш җинаять эше бар һәм шушы кәҗә минем мәйданда, безнең мәйданда тора һәм илнең баш кешесенә мөрәҗәгать әзерли. Моны Сибай яшәсен өчен бөтен көчен куйган хөрмәтле кешеләр башкарса, аңлар идем. Ә монда ниндидер экскремент", диде шәһәр мэры.

Афзаловның әлеге сүзләре интернетта таралды, тәнкыйть утына эләкте.

Сибай былтыр көздән бирле начар истән интегә. Учалы тау баектыру комбинатының ташландык карьерында мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелә. Әлегә кадәр проблем хәл ителми. Халык сәламәтлеге начараюга зарлана.

Февраль башында Сибайда халык җыены узды. Анда Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырылды. Җыенга 600ләп кеше килде.

XS
SM
MD
LG