Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" иҗат төркеме Тукай бүләгенә дәгъва итә


Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә
Нурбәк Батулла "Әлиф" спектаклендә

"Әлиф" иҗат берләшмәсе – режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, биюче Нурбәк Батулла һәм композитор Эльмир Низамов – Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Төркемне бу бүләккә Дөнья татар яшьләре форумы тәкъдим иткән. Бу хакта Азатлыкка аның рәисе Тәбрис Яруллин белдерде.

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә яшь иҗатчылар "Әлиф" спектакле өчен тәкъдим ителә.

Тукай бүләге лауреатлары 26 апрель игълан ителәчәк. Премиянең акчалата күләме 2014 елдан бирле 500 мең сум тәшкил итә.

Быел Нурбәк Батуллага режиссер Туфан Имаметдиновның "Әлиф" спектакле өчен Җәлил бүләге бирелде.

"Әлиф" спектакле еллар дәвамында үзенең асылын югалта барган татар теленә багышлана. Телне башта латин имласына күчереп, аннары кирилл хәрефләренә күчәргә мәҗбүр итү аның җиде хәрефен югалтуга китергән, тел үзенең асылыннан тайпылган, дип әйтергә тели авторлар.

Былтыр "Әлиф"тәге роле өчен Нурбәк Батулла Русиянең иң абруйлы театр бүләге – "Алтын битлек"кә лаек булды. Ул "Балет-заманча бию/ир-ат роле" номинациясендә җиңгән иде. Бүләкләү тантанасында Нурбәк татар телендә чыгыш ясады. "Рәхмәт минем әти-әниемә, рәхмәт минем укытучыларыма. Бу җиңүне бөек татар халкына багышлыйм", диде ул.

XS
SM
MD
LG