Accessibility links

Кайнар хәбәр

МДУның Инициатив төркеме Азат Мифтаховка акча җыя башлады


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Җыелган акча, беренче чиратта, аспирантка юридик ярдәм өчен тотылачак.

Мәскәү дәүләт университетында төзелгән Инициатив төркем механика-математика факультеты аспиранты Азат Мифтаховка акча җыя башлады. Ул "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә тоткарланып, тикшерү изоляторында сак астында утыра. Акчаны юридик ярдәм һәм изоляторга кирәк-яраклар алып керү өчен җыялар.

"Азатны ничек булса да тикшерү изоляторында тоту куәт оешмаларының принципаль карары, күрәсең. Гаепләү яшерен шаһит күрсәтмәләренә нигезләнә. Чикләү чарасы кырыс: сак астына алу. Шәһәрдән чыкмау яки йорт сагы да түгел", диелә Инициатив төркемнең Facebook сәхифәсендә.

Активистлар аспирантка, беренче чиратта, юридик ярдәм кирәк дип саный. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Азатның туганнарына бу эшне оештыру бик авыр диләр. Җыелган акчаларны Азат Мифтаховның әнисе контрольдә тотачак. Юридик ярдәм өчен ай саен кимендә 30 мең сум тирәсе кирәк булачак.

Күптән түгел механика-математика факультетының студентлар шурасы аспирантны яклауны сорап, ректор Виктор Садовничийга хат җибәргән иде. Мехмат студентларына МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультеты студентлар шурасы да кушылды.

Студентлар ректордан ФСБ, тикшерү комитеты, баш прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, "гадел һәм объектив" тикшерүне, Балашиха полициясендә Мифтаховны җәзалаучыларның шәхесләрен ачыклауны сорауны үтенә.

Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.

Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды. Ул былтыр гыйнварда "Бердәм Русия" фиркасенә ут төртүдә катнашкан дип шикләнелә. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Эш "реаль шикләнелүчеләр" барлыкка килгәнче туктатылып торган булган. 7 февральдә тикшерү янә башланган.

Аспирантның адвокаты Светлана Сидоркина сүзләренчә, Мифтаховны яшерен шаһит таныган. Аны полиция хезмәткәре 9 февральдә мәхкәмә утырышына алып килгән.

XS
SM
MD
LG