Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илһам Шакировның кырыгы Мәрҗани мәчетендә үтте


Илһам Шакировның кырыгы
Илһам Шакировның кырыгы

Җырчыны искә алырга килгән кунаклар дога кылу белән генә чикләнмәде, Татар халкы үсеше стратегиясе хакында да сүз булды.

Илһам Шакировның кырыгына багышланган Коръән ашы җидесе кебек үк Казанның Мәрҗани мәчетендә үтте. Җырчы үзе шулай васыять итеп калдырган. Аш мәҗлесенә Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев та килде. Ул түрдәге өстәлдә утыручылар арасында түбәтәйсез бердәнбер кеше булды.

Илһам Шакировның бертуган апасы Зәйнәп Гәрәева 20 мартта 90 яшен тутырырга җыена. "Ул исән сыман, әнә җырлап тора", диде Зәйнәп апа, тавыш көчәйткечләргә күрсәтеп һәм өстәп куйды: "монда ничек ашыйсың инде, тавышы яңгыраганда? Бик авыр, күңелдә әллә нәрсә шикелле, бөтен ышаныч шуңа иде".

Бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү хакында сүз булмады, аның каравы "Җыен" татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды Илһам Шакировка багышланган китап чыгарырга җыена.

"Аның турында элек инглиз, урыс, татар телендә чыккан китапны баетырга кирәк. Без Илһам Шакиров авылында чишмә ачтык, 80 яшьлеге булды, башка чаралар. Шуларның бөтенесен кертеп өч телдә матур итеп китап чыгарырга җыенабыз. Шактый эш эшләнгән анда, хәзер җиң сызганып тотынырга кирәк. Акчасы да булса, мин уйлыйм Васыйл Шәйхразиев аркылы табарбыз. Тиражын да күбәйтергә кирәк, чөнки өч телдә бит", диде фонд рәисе Фоат Рәфыйков.

Мәҗлес Коръән уку һәм догадан башланды, аны Татарстанның Баш казые Җәлил Фазлыев кылды. Муллага сәдака бирүчеләр юк иде. "Бу йоланы бозу", диде Русия думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин һәм түрдәге табында утыручы дин әһелләре – Җәлил Фазлыевка, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншинга һәм "Апанай" мәчете имамы Нияз Сабировка берәр мең сум таратып чыкты.

Шуннан соң Сибагатуллин микрофонны алып: "Илһам абый яхшы остазым иде. Нинди темага гына сөйләшсәң дә, ул чын акыл иясе иде", дип сөйли башлады. Кинәт Шәйрхазиевка карап өстәп куйды: "Стратегиягә килгәндә, 2030 елга дигәннәре дә бар, 2050 елга дигәннәре дә бар. Минемчә, 2030 елда да көтәсе юк, 2050 елда да көтәсе юк. Бүген безгә эшли башларга кирәк. Булдыра алганны, Русия канунына каршы килмәгәнне эшләргә тиешбез".

Дума депутаты кулында микрофон булудан файдаланып, татар киеме турында да сөйләп алды, спорт төрләренә дә кереп китте. Ахырда берләшергә өндәде: "Безгә татарларны керәшенме, мишәрме, типтәрме дип бүлгәлисе түгел, алар – татар. Мин белгәндә татарлар саны сигез миллион иде. Хәзер биш ярым миллион дип язалар. Аны татар санап язмый бит. Мәскәүдәге иптәшләр тоталар да язалар, татарның санын киметәләр. Биш миллон ярым гына түгел, кимендә җиде миллион татар. Шушы әйберләр стратегиядә булсын иде".

Җырчы, музыкант Фән Вәлиәхмәтов яшьләргә мөрәҗагать итеп: "Илһам абый җырларын җырларга кирәкми, чөнки аннан яхшырак башкаручы булмас. Мин үзем репертуарындагы әсәрләрне башкара алам, әммә моны беркайчан да эшләмәячәкмен", диде.

Ркаил Зәйдулла шигырь укыды, Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәт башкарды, истәлекләре белән уртаклашты. Бу юлы ашта Салават Фәтхетдинов фикерләрен ишетеп булмады. Соңга калу сәбәпле, ул мәҗлестә катнашмады, аның каравы мәчетнең беренче катында тарала башлаган халыкны көтеп, барысы белән дә исәнләшеп чыкты. "Соң булса да, уң булсын, әмма Илһам абый янына мин килмичә булдыра алмадым", диде.

XS
SM
MD
LG