Accessibility links

Илһам Шакиров җидесе. "Хәтәр барда татар бар"


Чарада катнашучылар

25 гыйнвар Казанның Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесе үткәрелде. Анда катнашкан түрәләр, иҗат һәм дин әһелләре мәшһүр җырчы турында хәтирәләрен уртаклашты.

16 гыйнвар Казанда вафат булган һәм 18 гыйнвар җирләнгән Илһам Шакировның өчесе туган авылында оештырылды, җидесен Казанның Мәрҗани мәчетендә үткәрделәр. Имам Мансур Җәләлетдин әйтүенчә, бакыйлыкка күчкән Илһам ага нәкъ бу мәхәллә карты булган.

"Ул безнең мәхәллә кешесе иде, янәшәдә генә торды, үзе сау-сәламәт вакытында мәчет яныннан узарга ярата иде, күрше-тирәләрен әйләнеп, Кабан күле буеннан. Урамда очрашсак хәлләрне сорый иде, гәрчә ул түгел, без сорарга тиеш булсак та", диде ул.

Кабан күле буеннан атна дәвамында Шакиров җырлары яңгырады, җомга намазына килүчеләр, мәсәлән, "Мәңгелеккә китеп барам" әсәрен тыңлап уздылар.

Коръән ашы кояш баегач укыла торган ахшам намазыннан соң оештырылды. Халык ярты сәгать кала җыела башлады, бер-берсе белән аралашты, хәтирәләрен уртаклашты.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Язучы Рабит Батулла сүзләренчә, Илһам ага үзенең дәүләт тарафыннан тиешле дәрәҗәдә бәяләнмәве белән канәгать булмаган. "Совет берлегенең халык артисты исеме тиеш иде аңа, чөнки ул безнең бөтен илне әйләнеп чыккан кеше. Ләкин җитәкче даирәләр моны кирәк дип санамаган" ди язучы. Аның фикеренчә, моңа Илһам аганы туры сөйләве, милләт өчен кайгыртуы сәбәп булган.

Илһам Шакиров "хәтәр бар җирдә татар бар" дип әйтә иде

Җырчының безнең халык турында киң таралган бер әйтемне дә үзгәрткәнен искә алды Батулла: "Урта Азиядә йөргәндә бер сүз чыкты – "татар булган җирдә хәтәр бар" дип. Без шуңа ышанып беттек инде. Хәтәр – сугыш, тәртипсезлек дигән сүз. Ә Илһам ага аны "хәтәр бар җирдә татар бар" дип үзгәртте. Янәсе, кайда сугыш – шунда татар."

Килгән кунаклар мәрхүмнең искиткеч тавышы хакында сөйли. Җырчы, консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина әйткәнчә, бу Ходай биргән сәләт кенә түгел: "Илһам абый яшь чагында укырга кергән, бу уку аңа бик булышты, ул тавышын югалтмады, чөнки вокаль мәктәбе алды ул. Бу бик кирәкле нәрсә, яшьләргә дә гел әйтте укыгыз, укыгыз дип. Аның моңы беркем белән дә чагыштырырлык түгел. Табигый моң, йөрәгеннән чыккан".

Салават Фәтхетдинов чыгыш ясый
Салават Фәтхетдинов чыгыш ясый

Соңгы елларда Илһам Шакиров бик каты авырган. Аны чирек гасыр дәвамында караган кеше –​ Илһам Хаҗиев җидесенә бөтен гаиләсе белән килгән иде. "Бернинди дә үкенеч калмады, ахыргы минутка кадәр аны яшәтергә тырыштык", диде ул.

Вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев сөйләде, ул һәм Мансур хәзрәт Коръән укыдылар. Кичәне Чаллыда татар стратегиясе турында сөйләшү уздырып кайткан Милли шура рәисе, Татарстанның вице-премьеры Васил Шәйхразиев алып барды, кичә дәвамында ул тамаданы хәтерләтте.

Җырчы Салават Фәтхетдинов: "Миңтимер Шәймиев Илһам абый репертуарыннан фестиваль ясарга тәкъдим итте. Моны без бергәләп эшләргә тиешбез", диде.

Кичәдә Хәмдүнә Тимергалиева, Римма Ибраһимова, Зөһрә Шәрифуллина, Рәшит Сабиров, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин кебек иҗат әһелләре чыгыш ясады. Мәчеттә җыр да яңгырады - Асаф Вәлиев өстәл түрендә утыручы дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев сүзләренә язылган "Илһам" дигән җырны башкарды.

Ахшам белән башланган мәҗлес ястү намазына азан әйтелгәч тәмамланды. Гыйбадәткә кунаклардан Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков кына кушылды.

Мәрхүмнең кырыгын да Мәрҗани мәчетендә үткәрергә дип килештеләр.

фикерләр (27)

XS
SM
MD
LG