Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргали иреккә чыкты


Данис Сәфәргали иректә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Ул 2016 елның октябреннән бирле сак астында тотылды.

4 мартта "Алтын Урда" хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргали Киров өлкәсенең Омутнинский районындагы Восточный авылында урнашкан 6нчы санлы колониядән иреккә чыкты. Бу хакта "Idel.Реалии" журналистлары хәбәр итә.

Сәфәргалине хатыны, туганнары һәм якыннары каршы алды. Активист иртәнге ун тулганда азат ителде.

"Тулы хисләр. Беренче чиратта, бу төрмә тәмугы тәмамланганга шатланам. Яшермим, авыр булды. Хатыныма һәм әниемә зур рәхмәт әйтергә телим - бары тик алар аркасында гына мин исән калдым. Безнең проблемга битараф булмаган башка кешеләргә дә олы рәхмәтемне җиткерәм. Миңа шушы вакыт эчендә ярдәм итеп торучы "Агора" халыкара хокук яклау төркеменә аеруча рәхмәтлемен. Барлык хокук яклаучыларга, "Мемориал" үзәгенә, башка оешмаларга, Киров өлкәсенең иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле Артур Абашевка һәм мине төрмәдә исән калуыма ярдәм итүче башка кешеләргә рәхмәт. Аларның ярдәме белән мин сынмадым, миндә берни үзгәрмәде, мин үз карашларымда калдым. Хокук яклау эшчәнлегемне дәвам итәргә җыенам", дигән Данис Сәфәргали.

Киров өлкәсендә колония
Киров өлкәсендә колония

Февраль урталарында мәхкәмә Данис Сәфәргалинең экстремизм белән бәйле җинаять эшен туктатты. Әлеге карар Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту белән бәйле.

2018 елның 24 декабрьдә Омутнинский район мәхкәмәсе Сәфәргалинең колониядә утыру вакытын яңадан карау турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән иде инде. Ул вакытта 2018 елның җәендә кабул ителгән яңа канунга сылтандылар. Тикшерү изоляторында утыруның бер көне колониядә тотылуның көн ярымына торуын исәпкә алып, мәхкәмә Сәфәргалинең колониядә утыру мөддәтен яңадан исәпләп чыгарырга кушты.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG