Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: "15 елдан Русия халкының өчтән бере мөселман булачак"


Равил Гайнетдин чыгыш ясый

Мөфти Равил Гайнетдин 15 елдан Русиядә халыкның 30%ка якынын мөселманнар тәшкил итәчәк ди. Урыс православ чиркәве моның белән килешергә мәҗбүр.

4 март Русия думасында ислам диненә багышланган конференция узды. Әлеге чарада Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин күп кенә социологлар, белгечләр сүзләренә таянып, демографик, икътисади һәм башка сәбәпләрдән чыгып мөселман факторының үсәчәген әйтте.

Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

"Белгечләр фаразлары шик тудыра дип әйтә алмыйм. 15 елдан Русиядәге халыкның 30% мөселманнар булачак. Мәскәү Җәмигъ мәчетендә 30 елдан артык бәйрәм чаралары уздырып мин бу фаразның тормышка аша баруын күрәм. Мисал өчен, 2018 елда Русия башкаласында Корбан бәйрәмендә гает намазына 320 меңнән артык мөселман килде һәм бу сан ел саен яңара", диде ул.

Гайнетдин Русиянең күп кенә эре шәһәрләренә мәчетләр җитмәү мәсьәләсе кискен торуын әйтте.

"Бүген белем бирү инфраструктурасы булган дистәләрчә мәчетләр кирәк, руханилар, бигрәк тә яшьләрне социаль ярдәм белән тәэмин итү мөһим, читтә түгел, ә башкаладагы фәнни академия үзәкләренә якын дини белем бирү үзәкләрен булдыру зарур", диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Мөфти сүзләренчә, бүген мөселманнарның күп көче ясалма булдырылган проблемнарны хәл итүгә китә. Мисал буларак ул Калининградта төзелеп беткән мәчетне сүтү таләбе, Екатеринбурда ун ел эшләгән мәхәлләне үзәктән куып җирен тартып алу, бернинди шик тудырмаган гыйбадәт йортларында полициянең килеп тикшерүләр уздыруы, дини үзәкләрне бүлгәләүне атады.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, хакимият структураларындагы кайбер кешеләр проблемнарны келәм астына себереп кертеп, ниндидер ясалма чаралар уздырып, барысы да әйбәт дигән караш тудырып, курчак "дини лидерлар" булдырып хәл үзеннән-үзе хәл ителә дип уйлап ялгыша.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка әйтүенчә, Русия мөфтиләр шурасы рәисенең эчтәлекле чыгышы белән барысы да килешкән.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

​"Анда депутатлар, дин әһелләре, зыялылар, Мәскәү дәүләт университеты, Халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО), Югары икътисад мәктәбе вәкилләре, Мәскәү ислам институты шәкертләре катнашты. Казан, Сарытау, Пермь, Иваново, Чечня, Ингушетиядән килделәр. Равил Гайнетдин шулай ук Болгарда ислам кабул ителүенең 1100 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне дә сорады", диде ул.

Мөхетдинов үз чыгышында патша Русиясендә булган 15 мең мәчетнең хәзерге вакытта бары сигез меңе генә торгызылганын сөйләгән.

"Ул мәчетләрне совет хөкүмәте җимергән булса, мөселманнар тиенләп җыйган үз акчасына булдырды. Тарихи мәчетләрне кайтару өчен хөкүмәткә рәхмәт. Әмма инкыйлабка кадәр булган күрсәткечләргә җитү өчен әле шактый күп эшләргә кирәк", ди ул.

Мөхетдинов та Дагыстан, Чечня, Ингушетия кебек мөселман республикаларында балалар күп туа, мигрантлар да күп килә, шул сәбәпле мөселманнар саны артачак дип саный.

Русиядә мөселманнарның артуын инде Русия православ чиркәвендә дә таныйлар. Чиркәү вәкиле протоиерей Дмитрий Смирнов "Говорит Москва" сәхифәсенә Гайнетдин фаразлары белән килешүен әйткән.

"Шулай булачак та. Мөселманнар күбрәк бала таба. Татарлар түгел, ә кавказлар күп таба. Чеченнар һәм ингушларның сигезәр бала. 2050 елга росияннар бетәчәк. Монда бөтенләй башка халыклар яшәячәк: чеченнар, ингушлар, гарәпләр" дигән ул.

Русия думасындагы конференцияне "Гадел Русия" фиркасе оештырды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG