Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кавказда балкар халкы сөргененең 75 еллыгын искә алалар


Совет берлегендә депортация

Кабарда-Балкар республикасының Нальчик шәһәрендә сәяси репрессияләр корбаннары мемориалы янында балкар халкының сөргенгә җибәрелүенең 75 еллыгын искә алалар.

Матәм митинглары республиканың башка шәһәр-авылларында да уза.

Кабарда-Балкар башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Казбек Коков бу көн уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

"75 ел элек 8 мартта Кабарда-Балкар тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе булды. Коточкыч җинаять нәтиҗәсендә балкар халкы көч белән сөргенгә җибәрелде. Бу көнне без балкар халкы күргән авырлыклар һәм югалтулар турында хатирәләргә бәйле җан сызлавы кичерәбез, башбаштаклык һәм канунсызлык корбаннары истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез", диелә белдерүдә.

8 март – балкар халкының матәм көне. 1944 елның 8 мартында бу халык та, Сталин чорында депортацияләнгән башка милләтләр кебек үк, үз ватаныннан Казакъстан һәм Кыргызстанга сөргенгә җибәрелгән.

Кабарда-Балкар республикасында яшәгән барлыгы 37700ләп балкар ике сәгать эчендә торган урыннарыннан сөрелә. 13 ел дәвам иткән сөргендә аларның яртысы диярлек салкыннан, ачлыктан, авырулардан үлә.

Аңа кадәр Сталин режимы 1943 елның ноябрендә карачайларны, 1943 елның 28-29 декабрендә калмыкларны, 1944 елның 23 февралендә чеченнар һәм ингушларны депортацияли. Кырымтатарлар өчен матәм көне – 18 май.

Бу халыклар берничә көн эчендә җирсез, тораксыз, бернинди дә хокуксыз калды. Дистәләгән ел алар сөрелгән урыннарыннан беркая да чыга алмады, телләрен һәм мәдәниятләрен үстерүдән мәхрүм булды. Депортациянең беренче елларында халыкларның өчтән бер өлешеннән артыгы авырулардан һәм ачлыктан үлде.

1991 елның апрелендә "золымга дучар булганнарның хокукларын торгызу" турында канун кабул ителде, әмма күп кенә кырымтатарлар кире ватаннарына кайта алмады, кайтканнары да, милек һәм үзбилгеләнү хокукларын торгыза алмады.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG