Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ дәүләт департаменты Кырымда хокуклар бозылу турында кисәтә


13 март АКШ дәүләт департаменты игълан иткән хисапта 2014 елның февраль аеннан башлап Русиянең махсус хезмәтләре Кырымда кеше хокукларын бозганы, анда кешеләрнең югалганы, үтерелгәне турында мәгълүматлар урын алган.

АКШ дәүләт департаменты хисабына күрә, 2014-2018 елларда Кырымда урланган 42 кешедән (38 ир, 4 хатын) 12се югалган, берсе үлгән килеш табылган. Тоткарланганнарның 27се украин, 9 – кырымтатар, 4 – таҗик, 1 – үзбәк. Украина тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, аннексия вакытында югалган 12 кеше соңрак үлгән килеш табылган.

АКШ белгечләре хисабында 2014-2015 елда Кырымда югалган, үтерелгәннәрнең эшләре тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгәне, туганнары бу эшләр буенча чыгарылган рәсми нәтиҗәләрне, үч алырлар дип, тикшерүне таләп итәргә курыкканнары турында хәбәр ителә.

Кырымның кеше хакларын яклаучы төркеме мәгълүматына күрә, 2014 елдан соң 31 кырым тоткыны Русия төрмәләренә күчерелгән.

Апрель аенда Акмәчетнең вакытлы изоляторында 4 кеше шикле шартларда үлгән хәлдә табылган. Аларның икесе кырымтатар, берсе асылынган, икенчесе муены киселгән рәвештә табылган. Җазаларны үтәтү федераль хезмәте өч үлемне рәсми расласа да, тикшерүне башламаган.

Югалганнар хакында мөрәҗәгатьләрне полиция еш кына төркәүне кире кагып, бу мәгълүматларны бирүчеләрне куркыта һәм тоткарлау белән яный. Русиянең оккупацион күәт хезмәтләре кырымтатарларны, этник украиннарны физик яктан эзәрлекләүләргә дучар итә диелә хисапта.

Хисапта Кырымда фикер иреклеге, тыныч җыелышлар, матбугат чаралары, төрле оешмалар, интернетның чикләнүе, аерым сайтларның блок ителүе, Кырымтатар Мәҗлесенең 18 май матәм чаралары тыелганы, кырымтатарларның системлы рәвештә дискриминацияләнүе әйтелә.

Хисапта 28 июньдә ФСБ хезмәтләренең кырымтатар активисты Ахтем Мустафаевның йортында тентү үткәреп, аның башына полиэтилен капчык кидереп ниндидер бинаның подвалында дүрт сәгәть кыйнаганы, иреккә чыккач аның Украинага качарга мәҗбүр булганы турында, мәчетләрдә Русиягә каршы карашта булганнарны эзләү кебек фактлар урын алган.

Русия ватандашлыгын алмаган кырымлылар эш урыннарында, икътисад өлкәсендә дискриминациягә дучар була, дәүләт эш урыннарына бары тик Русия таныклыклары булганнар гына кабул ителә. Хисапта 2014 елның февраленнән соң туган балаларның ватандашлык алу мәсьәләсе катлауланганы, ятим балаларны урлап уллыкка алу өчен Кырымнан Русиягә чыгарылганы, бу балаларның язмышы Украина өчен билгесез булганы хакында әйтелә.

АКШ дәүләт департаментының бу хисабын Русия дәүләт думасының халыкара комитеты рәисе Леонид Слуцкий "Русияне куркыту" дип атады. Аның фикеренчә АКШ "Русиягә каршы чираттагы куркытуларны Кырымның Русиягә кушылуының биш еллыгына туры китереп махсус чыгарган".

XS
SM
MD
LG