Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мәхкәмә Ольга Зыятдиновага биш ярым ел колония җәзасы бирде


Ольга Зыятдинова мәхкәмәдә
Ольга Зыятдинова мәхкәмәдә

15 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Ольга Зыятдинованы биш ярым елга колониягә утырту турында карар чыгарды.

Хөкемдар Марсель Әхмәтшин Ольга Зыятдинованы Русия җинаять кодексының 132-нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150-нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип тапты. Кодексның 135-нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләүне кире какты, җинаять юк дип белдерелде. Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне көн ярымга торуын да искәртте.

14 мартта дәүләт гаепләүчесе Зыятдиновага җиде ярым елга ирегеннән мәхрүм җәзасы бирүне сораган иде. Хатын үзенә карата ачылган җинаять эшен бөтенләй туктатуны сорады. Ул монда җинаять юк, гаебем дәлилләнмәгән диде.

Зыятдинованың адвокаты бүгенге карарны югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, Зыятдинованың фатирында уздырылган тентү вакытында төрле мобиль җиһазлар тикшерүгә алына. Аларда Зыятдинованың балигъ булмаган улы карап торганда ире белән кылган интим гамәлләре яздырылган видеолар табыла.

Зыятдиновага карата 282-нче маддә (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) нигезендә дә җинаять эше ачылган иде. Аның Вконтактедагы битендә татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталды. Әмма әлеге маддәнең йомшартылуы нәтиҗәсендә ул җинаять эше туктатылды.

2017 елның көзендә Зыятдинова, улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен, 2,75 млн сум компенсация таләбе белән мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.

XS
SM
MD
LG