Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Ольга Зыятдинованы 7,5 ел ирегеннән мәхрүм итүне сорый


Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә
Ольга Зыятдинова мәхкәмә утырышларының берсендә

14 мартта дәүләт гаепләүчесе Ольга Зыятдиновага җиде ярым елга ирегеннән мәхрүм җәзасы бирүне сорады. Хөкем карары 15 мартта укылачак.

Ольга Зыятдинова Русия җинаять кодексының 135-нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу), 132-нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150-нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепләнә. Хәбәр ителүенчә, хатынның фатирында уздырылган тентү вакытында төрле мобиль җиһазлар тикшерүгә алына. Аларда Зыятдинованың балигъ булмаган улы карап торганда ире белән кылган интим гамәлләре яздырылган видеолар табыла.

282-нче маддә (нәфрәт яки дошманлык уяту, кешенең абруен кимсетү) нигезендә әлегрәк Ольга Зыятдиновага карата ачылган җинаять эше бу маддәнең йомшартылуы нәтиҗәсендә туктатылган иде.

Зыятдинованың адвокаты Михаил Клюшкин аңа карата бөтен җинаять эшләрен туктатуны сорый. "Ольга моны җинаять дип санамый, ә ир белән хатын арасында өйдәге талашулар гына дип сөйли. Зыятдинова монда җинаять юк ди, мин дә бу фикерне хуплыйм", ди Клюшкин.

2018 елның 25 апрелендә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 48 яшьлек Ольга Гавриленко-Зыятдинованы Җинаять кодексының 135-нче маддәсе нигезендә (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) сак астына алу карары чыгарды.

Соңрак аңа экстремизмда (Җинаять кодексының 282-нче маддәсенең беренче өлеше) гаепләү белдерелде. Зыятдинова "Вконтакте" социаль челтәрендә татарларны мыскыллаган язмалары өчен гаепләде. Лингвистик экспертиза аның язуларында милләтара нәфрәт тудыру чалымнарын тапкан. Зыятдинованың Вконтактедагы битендә татарлар "чаплашкалар", "немытые" һәм башка мыскыллы сүзләр белән аталган иде, 2018 елның февралендә әлеге сүзләр өчен җинаять эше ачылды.

Элегрәк Зыятдинова улы сигез ел татар теле укырга мәҗбүр булган өчен 2 млн 750 мең сум компенсация сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Мәхкәмә аның шикаятен кире какты.

XS
SM
MD
LG