Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ вәкилләрен Бакый Урманче музеена матбугат очрашуы уздырырга кертмәделәр


Татар активистлары Баки Урманче музее янында
Татар активистлары Баки Урманче музее янында

Бакый Урманче музеенда матбугат очрашуы уздыруны Казан милли-мәдәният үзәге җитәкчесе Луиза Космылина тыйган.

15 март Казандагы Бакый Урманче музеенда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренең матбугат очрашуы узарга тиеш иде. Ләкин татар иҗтимагый оешмасы вәкилләрен музейга кертмәгәннәр. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, музейда матбугат конференциясе уздыруны Казан милли-мәдәният үзәге җитәкчесе Луиза Космылина тыйган.

"Шигъри кичә булса, рәхим итсеннәр, ә матбугат очрашуы өчен рөхсәт алу, килештерү кирәк", дип аңлаттылар "Азатлыкка" музей хезмәткәрләре.

ТИҮ вәкилләре матбугат очрашуында "Казан" милли-мәдәни үзәген һәм милли мәдәният музеен бетерүгә мөнәсәбәтләрен белдереп мөрәҗәгать кабул итәргә ниятләгән иде. Шулай ук җыелыш барышында алар "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп кулга алынган МДУ аспиранты, Фәнзаман Баттал оныгы Азат Мифтаховка теләктәшлек йөзеннән чара уздырырга, Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрен яңгыратырга дә теләде.

Нәтиҗәдә конференция дүшәмбе көнгә күчерелде, ул ТИҮ офисында узачак.

XS
SM
MD
LG