Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиполлино маҗаралары (Приключения Чиполлино)


Фрагмент из мультфильма "Чиполлино" производства "Союзмультфильм", 1961 год

Старая добрая классика – приключения Чиполлино итальянского писателя Джанни Родари! Текст адаптирован для изучающих татарский язык. Мы также записали красивую аудиосказку, добавили перевод ключевых фраз и тест (в конце материала). Приятного прочтения!

Чиполлино маҗаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:16:14 0:00
йөкләү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Чиполлино принц Лимонның аягын сытканы турында

Чиполлино Чиполлиненың улы иде. Аның җиде кардәше бар: Чиполлетто, Чиполлотто, Чиполочча һәм башкалар. Суган гаиләсе өчен бу бик килешле исемнәр. Алар яхшы кешеләр иде. Әмма тормышлары гел уңышсыз.

Нишләтәсең, суган булган җирдә гел күз яше ага.

Чиполлене, аның хатыны һәм уллары бакча үсентеләре савытыннан әз генә зуррак өйдә яшиләр иде. Кайвакыт моннан байлар уза. Алар кучерларга: “Фу, суган исе килә! Тизрәк бар!” – дип мырылдыйлар иде.

Бер көнне дәүләт читенә принц Лимон үзе килергә булды. Хезмәтчеләр аның борынына суган исе керер дип бик борчылдылар.

– Хәерчеләргә хушбуй сиптерергә була! – дип тәкъдим итте Өлкән Камергер.

Дәүләт читенә шунда ук унике Лимон солдатлары җибәрелде. Аларның кулында кылычлар түгел, ә сиптергечле зур бидоннар иде. Бидоннарда чәчәкле одеколон, хәтта яхшы роза суы да бар иде.

Командир Чиполлоне, аның уллары һәм барлык туганнарына өйдән чыгарга кушты. Солдатлар аларны баштан аякка кадәр одеколон белән сиптеләр.

Аннары хезмәтчеләре белән Лимоннар патшасы килде. Аның бөтен киеме дә сары, башында кыңгырау чыңлый иде. Хезмәтче Лимоннарның кыңгыраулары көмеш, ә солдат-Лимоннарныкы бакыр иде. Барлык бу кыңгыраулар музыка сыман чыңлый иде. Халык оркестр килгән дип уйлады.

Слова и выражения

  • кардәш – брат/сестра
  • килешле – подходящий
  • гел уңышсыз – всегда безуспешно
  • Нишләтәсең, суган булган җирдә гел күз яше ага. – Что поделаешь, там где лук, всегда льются слёзы.
  • бакча үсентеләре – рассада
  • мырылдый – бубнит
  • дәүләт чите – окрестность
  • суган исе – запах лука
  • хушбуй – духи
  • Өлкән Камергер – Старший Камергер
  • җибәрелде – был отправлен
  • сиптергеч – опрыскиватель
  • туганздесь: родственник
  • кыңгырау чыңлый – колокольчик звенит
  • бакыр – бронза

Чиполлоне һәм Чиполлино беренче рәттә иделәр. Алырны эттеләр, төрттеләр. Ниһаять, карт Чиполлоне түзмәде һәм:

– Артка! Артка бар!

Принц Лимонга бу ошамады. Бу нинди хәл?

Ул кыек аяклары белән Чиполлине янына килде.

– Ник син “артка” дип кычкырасың? Минем подданныйлар мине күрергә телиләр, ә сиңа бу ошамыймы?

– Галиҗанәп, – дип пышылдады Өлкән Камергер, – минемчә, бу куркыныч кеше, фетнәче. Аның артыннан күзәтергә кирәк.

Шул вакыт бер солдат Чиполлонега күзәтү торбасы терәде. Бу тынычлыкны бозучыларны күзәтә торган торба иде. Андый торба һәр Лимонда бар.

Чиполлоне куркуыннан яшел төскә керде.

– Галиҗанәп, – дип мырлады ул, – алар бит мине этәләр!

– Бик дөрес эшлиләр! Шул кирәк сиңа!

Шунда Өлкән Камергер халыкка эндәште.

– Безнең сөекле подданныйларыбыз, – диде ул, – аның галиҗанәпләре сезне күрсәткән тугрылык өчен һәм бер-берегезгә типкән өчен рәхмәт белдерә. Катырак этешегез!

– Ләкин алар бит сезне дә аяктан ега алалар, – дип каршы килергә тырышты Чиполлино.

Әмма башка Лимон шул ук вакытта малайга күзәтү торбасын төзәде. Һәм Чиполлино халык арасында югалуны яхшырак күрде.

Шулай да карт Чиполлоне басымны җиңә алмады. Аны эттеләр, һәм ул ялгыш принц Лимонның аягына басты. Һәр яктан Чиполлинога ун солдат ташланды һәм кул богавы кидерде.

Слова и выражения

  • тырышты – постарался
  • Чипполино халык арасында югалуны яхшырак күрде. – Чипполино решил, что лучше потеряться среди толпы
  • басым – давление
  • кул богавы кидерде – надел наручники
  • эттеләр, төрттеләр – толкали
  • пышылдады – прошептал
  • фетнәче – мятежник
  • күзәтергә – наблюдать, следить
  • күзәтү торбасы – подзорная труба
  • Шул кирәк сиңа! –Так тебе и надо!

* * *

Карт Чиполлонены төрмәгә яптылар. Үлгәнчегә кадәр түгел, ә үлгәннән соң да күп-күп елларга, чөнки принц Лимонның төрмәләре янында зиратлар да бар иде.

Чиполлиноны әтисе белән хушлашырга керттеләр.

– Бичара атам! Сине карак һәм бандитлар белән бергә утырттылар!..

– Син нәрсә, улым! Төрмәдә гадел кешеләр бик күп!

– Ә алар нәрсә өчен утыра? Алар нинди начарлык эшләгән?

– Бернәрсә дә эшләмәгәннәр, улым. Аларны шуның өчен утыртканнар да инде. Принц Лимонга тәрбияле кешеләр ошамый.

Чиполлино уйга калды.

– Димәк, төрмәгә эләгү – зур дан-шөһрәтме? – диде ул.

– Шулай булып чыга. Төрмәләр карак һәм үтерүчеләр өчен төзелгән. Әмма принц Лимонның бар да киресенчә: карак һәм үтерүчеләр сарайда, ә гадел кешеләр төрмәдә утыра.

– Минем дә гадел граждан буласым килә. Ләкин мин төрмәдә утырырга теләмим. Мин нәрсә дә булса уйлап чыгарырмын. Син борчылма.

Икенче көнне Чиполлино әнисе һәм кардәшләре белән саубуллашты, әйберләрен капчыкка салды, аны таякка бәйләде һәм юлга чыкты.

Берничә сәгатьтән ул кечкенә авылга килде. Беренче өйдә тәрәзә янында җирән сакаллы күңелсез карт утыра иде.

Слова и выражения

  • зират – кладбище
  • хушлашырга – попрощаться
  • карак – вор
  • бергә утырттылар – посадили вместе
  • дан-шөһрәт – честь
  • үтерүче – убийца
  • киресенчә – наоборот
  • нәрсә дә булса уйлап чыгарырмын – что-нибудь да придумаю
  • борчылма – не беспокойся
  • җирән сакаллы – рыжебородый

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Чиполлиноның кавалер Помидорны беренче тапкыр елатуы турында

– Абый, – дип сорады Чиполлино, – нигә сез бу тартмага кердегез? Ничек чыгарсыз икән аннан?

– Бу минем өем. Кызганыч, сезне монда чакыра алмыйм. Урын әз. Ләкин җил булмаганда монда рәхәт.

Бу өйдә Кабак яши иде. Ул кичә генә өен салып бетергән. Үзенең өе турында ул балчактан ук хыялланган. Ел саен бер кирпеч алган. Ләкин өй салырга бу кирпечләр бик аз булган. Шуннан Кабак ашамаска уйлаган. Һәм, ниһаять, җитәрлек кирпеч җыйган.

– Менә бу кирпечне мин ун ел элек Раштуада алдым. Тавыкка дип акча җыйдым, ләкин кирпеч алдым. Ярый, тавыкны өй салгач ашармын әле, – дип сөйләнә-сөйләнә салды Кабак өен.

Менә өй әзер булды.

Кабак керергә теләде, әмма тезе белән түшәмгә бәрелде.

Ул өйгә сыймый иде. Монда басып та, ятып та булмый. Кабак өйдә гел утырып торды.

Слова и выражения

  • тартма – ящик
  • кызганыч – жаль
  • салып бетергән – достроил
  • ашамаска уйлаган – решил не есть
  • тезе белән түшәмгә бәрелде – ударился коленом об потолок
  • сыймый – не помещается

* * *

Кабак боларны Чиполлинога сөйләгәндә еракта тузан күренде. Барысы да өйләренә качтылар.

Тузын эчендә карета күренде. Аны дүрт кыяр тарта иде.

Каретадан яшел киемле, таза артык пешкән помидор чыкты.

Бу бай помещик – графиня Чияләрнең идарә итүче һәм экономы иде.

Башта кавалер Помидор беркемгә дә начарлык эшләмәде. Ул озак итеп Кабакка карады.

Кабак бик курыкты.

Кинәт синьор Помидор каты итеп кычкырды:

–​ Юлбасар! Карак! Син графиня Чияләрнең җирендә йорт салгансың. Актык гомереңне эшсез, ике бичара карт тол Чияләрнең хокукларын бозып яшәргә телисең. Күрсәтәм мин сиңа!

– Ышаныгыз, – дип ялварды Кабак. – Йортны төзер өчен мин рөхсәт алдым. Аны миңа граф Чия үзе бирде.

– Граф чия утыз ел элек үлде – урыны җәннәттә булсын! Хәзер җир графиня Чияләрнеке. Хәзер үк кит моннан!

Синьор помидор ярдәмгә адвокат Яшел Борчакны чакырды.

Яшел Борчак куркуыннан тагын да яшелләнде.

– Әйе, шулай, дөрес, – диде ул синьор Помидорга.

– Ишеттеңме, Борчак нәрсә диде?

– Ләкин ул бит бер закон да әйтмәде...

– Нәрсә? Син минем белән бәхәсләшергә уйлыйсыңмы?

– Мин авызымны да ачмадым, – диде Кабак.

–​ Алдакчы! – дигән тавыш тагын ишетелде.

– Кем әйтә моны? Кем? Виноградтыр әле! – дип уйлады кавалер Помидор һәм итекченең өенә сукты. – Тукта: синең чиратың да җитәр!

– Синеке дә килер, синьор помидор! Шартлыйсың тиздән!

Бу сүзләрне Чиполлино әйтә иде. Ул кулларын кесәгә тыкты һәм явыз Помидор янына килде.

– Ә син каян чыктың? Ник эштә түгел?

– Мин әле эшләмим, мин укыйм, – диде Чиполлино.

– Ә нәрсә өйрәнәсең? Китапларың кайда?

– Мин алдакчыларны өйрәнәм, галиҗанәп. Менә каршыда да шуларның берсе тора.

– Ә, шулаймы? Күрсәт әле миңа аны.

–​ Бик теләп, галиҗанәп, – диде Чиполлино.

Ул кесәдән кечкенә көзге чыгарды һәм Помидорга күрсәтте.

– Менә ул. Яхшылап карагыз. Таныйсызмы?

Слова и выражения

  • тузан күренде – показалась пыль
  • дүрт кыяр тарта – тянули четыре огурца
  • артык пешкән – перезрелый
  • юлбасар – разбойник
  • йорт салгансың – построил дом
  • актык гомер – остаток жизни
  • хокукларын бозып яшәргә – жить, нарушая права
  • урыны җәннәттә булсын – пусть земля будет пухом
  • хәзер үк – сейчас же
  • яшел борчак – зелёный горошек
  • тагын да яшелләнде – ещё больше позеленел
  • бәхәсләшергә уйлыйсыңмы – думаешь спорить (?)
  • алдакчы – обманщик
  • итекче – сапожник
  • чират – очередь
  • Шартлыйсың тиздән! – Скоро лопнешь!
  • явыз – жестокий
  • бик теләп – с удовольствием
  • таныйсызмы – узнаёте (?)

Помидор көзгедә үзенең кечкенә авызлы кызыл йөзен күрде. Ул Чипполино аны мыскыл иткәнен аңлады.

Чипполиноның берничә чәчен йолкып алды һәм кинәт күзләрендә һәм борынында әче сизде. Ул бер-ике тапкыр төчкерде, аннары елый башлады.

Синьор Помидорның беркайчан да елаганы юк иде. Ул каретага утырды да китте.

– Әй, Кабак, мин сине кисәттем!..

Барлык өйләрнең тәрәзә һәм ишекләре ачылды.

– Ниһаять, кыю малай табылды! – дип шатланды авыл халкы. – Каян килдең син?

Чиполлино аларга сез инде белгән хикәяне сөйләде.

Слова и выражения

  • мыскыл иткәнен – как издевается
  • йолкып алды – вырвал
  • әче сизде – почувствовал горечь
  • төчкерде – чихнул
  • кисәттем – предупредил
  • хикәя – рассказ, история

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Чиполлиноның Мастино кушаматлы этне алдавы турында

Шул көннән Чиполлино Виноградның остаханәсендә эшли башлады.

Куркусыз малайны күрергә күпләр килә иде. Чиполлино күп кешеләр белән танышты.

Башта Армут килде, ул музыка укытучысы. Профессорның скрипкасы армуттан ясалган, шуңа аның янында бик күп чебеннәр оча иде.

Аннары бакчачы Лук Порей килде. Ул куе чәчле һәм озын мыеклы иде.

– Хатыным минем мыекларымны кадакка бәйли һәм кер киптерә. Эзләрен күрәсеңме? – дип зарланды ул.

Шулай Чиполлино бик күп дуслар тапты.

Бер көнне кавалер Помидор тагын килде. Бу юлы аның белән унике Лимон да бар иде. Алар Кабакны өйдән кудылар һәм Мастино кушаматлы сакчы эт куйдылар.

– Менә хәзер бөтен малайлар да мине хөрмәт итәр, – диде Помидор.

– Дөрес! Дөрес! – дип өрде Мастино.

– Әгәр карт юләр Кабакка түбә кирәк икән, төрмәдә аңа урын табылыр.

– Дөрес! Дөрес!

Слова и выражения

  • остаханә – мастерская
  • куркусыз – бесстрашный
  • армут – груша
  • чебен – муха
  • мыекларымны кадакка бәйли – привязывает мои усы на гвоздь
  • кер киптерә – сушит бельё
  • зарланды – пожаловался
  • Мастино кушаматлы сакчы эт – сторожевая собака с по кличке Мастино
  • хөрмәт итә – уважает

Матур эссе көн иде. Мастино бик сусады һәм сыра эзләде. Әмма ул өй яныннан китә алмый иде.

Эт Чиполлиноны күрде һәм:

– Әй, миңа лимонад китерегез әле! – дип кычкырды.

Чиполлино моннан файдаланырга булды.

– Бик теләп китерер идем, синьор Мастино, әмма миңа ботинка ремонтларга кирәк. Китә алмыйм шул.

Көн тагын да эссерәк булды. Чиполлино суга йоклата торган дару салды һәм эткә бирде.

Эт йокыга талды.

Чиполлино этне графиня Чияләр һәм кавалер Помидорның сараена алып китте. Кабак тагын өенә кайтты.

Бичара эт! – дип уйлады Чиполлино. – Син мине кичер инде, әмма мин моны эшләргә тиеш идем.”

Сарайның капкалары ачык иде. Чиполлино этне чирәмгә куйды, сыйпады һәм кавалер Помидор һәм графиняларга сәлам әйтергә кушты.

Слова и выражения

  • сусады – обезвожил, хотел пить
  • сыра – пиво
  • файдаланырга – пользоваться, использовать
  • йоклата торган дару – снотворное
  • йокыга талды – заснул
  • бичара эт – бедная собака

ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Караҗиләк ишеккә караклар өчен кыңгыраулар элүе турында

Чиполлино авылга кайтты. Кабакның өе янында халык җыелган иде.

– Помидор ике тапкыр оятка калды. Ул тиз генә бирешмәс...

–​ Алайса... – дип авыр сулады Кабак, – өйне яшерергә кирәк.

Фасоль малае өйдән арба китерде.

Йортны урманга илттеләр һәм Караҗиләккә бирделәр.

Ул каштан чикләвеге кабыгында яши иде. Монда бик тар иде. Өйдә ярты кайчы, күгәргән инә, җеп һәм сыр кисәге генә бар иде. Кабакның өен күргәч, Караҗиләк бик курыкты.

– Юк, мин мондый зур өйдә мин яшәргә куркам. Берьялгызым нишлим мин анда?

Әмма Кабакка ярдәм итәргә кирәк иде, һәм Караҗиләк ризалашты.

Шулай да ул курка иде. Хәзер аның өе зур. Бәлки, караклар килер?

Ул уйлады-уйлады да ишеккә кыңгырау элде. Аста язды:

“Синьор каракларның шушы кыңгырауга шалтыратуларын үтенәм. Аларны шунда ук кертерләр. Өйдә бернәрсә юклыгын үзләре күрерләр.”

Төн уртасында кыңгырау шалтырады.

– Кем бар анда?

– Караклар.

Караҗиләк ишекне ачты. Озын сакаллы караклар керде, ләкин кирәк әйбер тапмады. Караҗиләк аларны буш кул белән җибәрергә теләмәде.

– Минем кырына торган әйберләрем бар. Кулланыгыз, – диде ул. Караклар кырындылар, хуҗага рәхмәт әйттеләр һәм киттеләр.

Бу караклар явыз түгел иде. Кем белсен, нигә аларга шундый начар эш белән шөгыльләнергә туры килгәндер!

Сәгать икедә кыңгыраулар тагын шалтырады.

Бу каракларның сакаллары юк иде. Әмма берсенең курткасының төймәләре юк.

Караҗиләк каракка җеп белән инә бүләк итте һәм аяк астына карап йөрергә кушты. Җирдә кайвакыт бик күп төймәләр ята.

Бу караклар да киттеләр.

Шулай итеп, карт Кабакның йорты ышанычлы кулларда иде.

Слова и выражения

  • оятка калды – опозорился
  • бирешмәс – не сдастся
  • алайса – в таком случае
  • арба – телега
  • илттеләр – отвезли, отнесли
  • чикләвек кабыгы – скорлупа ореха
  • тар – узкий
  • кайчы – ножницы
  • күгәргән инә – ржавая игла
  • берьялгызым – один, в одиночестве
  • кыңгырау – колокольчик
  • кырына торган әйбер – принадлежность для бритья
  • кулланыгыз – пользуйтесь
  • шөгыльләнергә туры килгәндер – наверное, пришлось заниматься
  • төймә – пуговица
  • ышанычлы куллар – надёжные руки

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Графиняларга туганнары Әфлисун барон һәм Мандарин герцогның күп мәшәкатьләр тудыруы турында

Чиполлино Кабакның йортын урманга илткән көнне Чияләргә туганнары барон Әфлисун һәм герцог Мандарин кайтты. Алар графиняларның мәрхүм ирләренең ике туган энеләре иде. Баронның гаҗәеп зур корсагы бар, ул бертуктаусыз ашый, йоклаганда гына ял итә иде.

Бөтен өлкәдән аңа көн саен ризык җибәрәләр. Мескен крестьяннар хуҗаларына инде нәрсә ашатырга да белмиләр иде.

Ул йомырка, тавык, дуңгыз, кәҗә, сыер, йорт куяны, җимешләр, яшелчәләр, ипи, сохари, пироглар ашый иде.

Ризык беткәч, ул агачлар ашады. Агачлар беткәч, җирләрне сатты һәм акчага ризыклар сатып алды.

Герцог Мандарин да графиняларга мәшәкать тудыра. Хезмәтче Каен җиләге аның күлмәген үтүкли, ә герцог:

– Ярдәм итегез, үләм! Ул минем күлмәкләремне начар үтүкли. Димәк, мин беркемгә дә кирәк түгел! – дип кычкыра.

Күлмәкне тагын үтүклиләр. Бүлмәдән тагын “үләм” дигән сүзләр ишетелә.

Нәни Чияне дә гел ачуланалар иде. Ул бик акыллы, тырыш малай. Көне буе дәфтәрдә мәсьәләләр чишә, укый.

Ләкин аңа гел: “Бар, өй эшләрен әзерлә!” – дип кычкыралар.

– Мин әзерләдем.

– Иртәгесен әзерлә!

Нәни Чия кулына китап ала.

–​ Кагылма китапка! Ертасың!

– Ләкин китапсыз мин дәрес әзерли алмыйм...

–​ Яттан әзерлә!

Чия бүлмәсенә китә һәм укый. Укый, укый. Аның хәтта башы авырта. Һәм графинялар тагын: “Син күп уйлыйсың! Шуңа гел авырыйсың! Әзрәк уйла! Даруга акча әзрәк китәр иде!” – дип кычкыралар.

Нәни Чия үзен бик бәхетсез итеп хис итә иде.

Бөтен сарайда аның бер генә дусты бар иде – Каен җиләге. Бу күзлекле малайны ул гына кызгана иде.

Слова и выражения

  • мәрхүм – покойный
  • ике туган эне – двоюродный младший брат
  • гаҗәеп зур – удивительно большой
  • бертуктаусыз – безостановочно
  • өлкә – область
  • ризык – еда
  • Ул йомырка, тавык, дуңгыз, кәҗә, сыер, йорт куяны, җимешләр, яшелчәләр, ипи, сохари, пироглар ашый иде. – Он ел яйцо, курицу, свинину, козлятину, говядину, крольчатину, фрукты, овощи, хлеб, сухари, пироги.
  • мәшәкать тудыра – доставляет хлопоты
  • каен җиләге – земляника
  • үтүкли – гладит
  • мәсьәләләр чишә – решает задачи
  • кагылма – не дотрагивайся
  • ертасың – порвёшь
  • яттан – наизусть

* * *

Икенче көнне Лимоннар авылга килделәр һәм тәртип урнаштырдылар: каршыга чыккан һәркемне кулга алдылар.

Башта Виноградны тоттылар. Ул без алырга рөхсәт сорады. Без белән Виноград башын кашый иде. Әмма аңа рөхсәт бирмәделәр.

Аннары Армутны тоттылар. Ул төрмәгә скрипка һәм шәм белән барырга теләде. “Хатын “анда караңгы” дип әйтте”, – диде ул.

Шулай авылның бөтен халкы да кулга алынды.

Синьор Борчак һәм Порей Суганы гына кулга алмадылар, чөнки берсе адвокат иде, ә берсен тапмадылар.

Хатын-кызлардан Кабакның хатынын гына кулга алдылар. Ул төрмәгә барырга теләмәде. Шуңа аны ектылар һәм тәгәрәтеп алып бардылар.

Лимоннар бик хәйләкәр иделәр. Шулай да Чиполлиноны алар тота алмады. Ә ул качмады да. Көне буе Төче торма исемле кыз белән киртәдә утырды.

Шул ук көнне Чиполлино һәм Төче торма сарайга разведкага киттеләр. Чиполлино әсирләрне коткарырга вәгъдә бирде. Ә Төче торма, әлбәттә, аңа ярдәм итәргә сүз бирде.

Слова и выражения

  • тәртип урнаштырдылар: каршыга чыккан һәркемне кулга алдылар – навели порядок: брали в руки всех, кто выходил навстречу
  • башын кашый – чешет голову
  • тәгәрәтеп алып бардылар – катили
  • төче торма – редис
  • әсир – пленный
  • вәгъдә бирде – дал обещание
  • сүз бирде – дал слово

*****

Интересно, правда? Если вам понравилось, можете почитать и послушать также сказку Приключения Незнайки на татарском :)

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Чиполлино маҗаралары

Тест: Чиполлино маҗаралары

Начните тест

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG