Оренбур өлкәсе губернаторы Юрий Бергның китүе турында өлкә хөкүмәте сайтында хәбәр ителә. Ул президент Владимир Путиннан вазифасыннан бушатуын сорап гариза язган диелә.
Халыкка мөрәҗәгатендә Берг төбәктә башкарган эшләренә йомгак ясый. "Мин биредә яшим, шушында калам, мин, балаларым һәм оныкларым. Ниятләгәннәрнең күбесе тормышка ашты дип уйлыйм", ди Берг.
Юрий Берг Оренбур өлкәсен 2010 елдан бирле җитәкләде.
21 мартта шулай ук Мурмански өлкәсе губернаторы Марина Ковтун да вазифасыннан китүен игълан итте. Аның китәчәге турында элегрәк матбугат чаралары да күп язды.
19 һәм 20 мартта вазифаларыннан Чиләбе өлкәсе, Калмык республикасы һәм Алтай республикасы башлыклары китте.