Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан югары мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовны майга кадәр сак астында калдырды


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Оппозицион сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтов 6 майга кадәр сак астында калачак.

Башкортстан югары мәкхәмәсе оппозиция сәясәтчесе һәм публицист Айрат Дилмөхәммәтовның аппеляция шикаятен канәгатьләндермәде һәм сак астында калдырды.

Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә. Аның Ирекле Русия форумына "яңа федерация төзергә" чакыручы видеомөрәҗәгате тикшерелә.

Мәхкәмә утырышында Дилмөхәммәтов үзен йорт сагына чыгаруны сорады, тикшерүдән качарга җыенмыйм диде, гаепсезлек презумпциясенә карамастан, "мине җинаятьче итеп саныйлар" дип белдерде. Ул шулай ук Ирекле Русия форумына мөрәҗәгатендә "яңа федерация төзү перспективасын федерализм турындагы фән күзлегеннән карап фикер йөрттем" дип белдерә һәм фәнни карашлы чыгыш өчен җинаять җаваплылыгына тартуга гаҗәпләнә.

Дилмөхәммәтовның адвокаты мәхкәмәгә активистның әнисенең өченче төркем инвалид булуын раслаучы документлар да күрсәтте. Адвокат шулай ук җинаять эше нигезендә кануни уздырылган экспертизаның булмавына да игътибар итте. Моңа карамастан, югары мәхкәмә беренче инстанция мәхкәмә карарын гамәлдә калдырды - Айрат Дилмөхәммәтов 6 майга кадәр сак астында булачак.

Дилмөхәммәтовның дусты, башкорт милли хәрәкәте активисты Фидаил Солтангалиев карарны кассация тәртибендә шикаять итәргә җыенуларын белдерде. "Мемориал" хокук яклау оешмасыннан әлеге эшкә игътибар итәргә, аерым алганда, бәйсез лингвистик тикшерү уздырырга вәгъдә бирделәр", ди Солтангалиев.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 6 майга кадәр сак астына алу карары чыгарды.

Дилмөхәммәтов белән бергә тоткарланган аның даими адвокаты Всеволод Лебединцев һәм видеооператор Илнур Ильясов шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.

Айрат Дилмөхәммәтов – башкорт милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле. 2015 елның 13 мартында ул өч елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул "Ахырзаман" язмасы аша корал кулланып илнең төзелешен, конституциясен үзгәртергә чакыруда гаепләнә. 2016 елның апрелендә "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип атый. 2017 елның 11 сентябрендә ул иреккә чыгарыла. Былтыр ул 2019 елның көзендә узачак сайлауда Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва итәргә җыенуын белдергән иде. Сүз яңа, "дүртенче республика" турында бара дип аңлатты Дилмөхәммәтов. Үз чыгышларында ул татар теленә Башкортстанда дәүләт статусы бирелмәячәген ассызыклап килә. Татарларның Башкортстанда үзбилгеләнү хокукы да юк ди.​

XS
SM
MD
LG