Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзебезне-үзебез изү юлына бастык


Архив фотосы
Архив фотосы

Ата-анадан, балалардан имза җыюдан, эш турында хисап язудан бушамаган укытучының эшләргә вакыты каламы? Шул нәүмиз, кыерсытылган укытучы тәрбия белән шөгыльләнә аламы? "Халык сүзе" шәлкемендә Чаллыда яшәүче укучыбыз язмасын тәкъдим итәбез.

Китапханәнең уку залына урта яшьләрдәге бер ханым килеп керде. Нинди китаплар соравыннан, укытучы икәне беленде. Йөзе гаять борчулы булуга карамастан, елмайгандай итеп, китапханәче кызларга сөйли башлады:

Хисап язудан бушамаган укытучының эшләргә вакыты каламы?

— Укыту-тәрбия планнарын тагын яңадан язарга куштылар. Башта завуч, ниндидер форма биреп, арттан куа-куа яздыра. Бер ай үтүгә, Казаннан комиссия килә. Сез нәрсә, диләр, бу форма инде искерде, менә болай кирәк. Бер-ике айдан тагын бер комиссия килеп төшә, тагын хаталар табыла, тагын үзгәртергә кушыла. Ел буе шундый ыгы-зыгы тынмый. Укытучының кәгазьләрен, компьютердагы язмаларын кат-кат тикшерү, аның нервасында уйнау бара. Планнарның формасы үзгәрмәсә, хисаплар, белешмәләр саны кими барса, тикшерүчеләргә эш булмас, аларның кирәге калмас дип куркалармы? Әлеге комиссияне җибәргән министр нәрсә уйлый икән? Кәгазьнең һәр хәрефе үз урынында булса, димәк, эш бара, дипме? Нинди беркатлылык! Без инде, өлкәнрәкләр, элеккечә, — кәгазьне үз вакытыбыз исәбенә өйдә эшлибез. Ә яшьләр уйлап та бирми бит: укучыларына яңа теманы күчереп язарга куша да, тегеләре телефоннарына ябыша, класста шылт иткән тавыш та юк, укытучы дәрес буе кәгазь тутырып утыра. Чөнки завуч өстенә менеп килә, хисап бир дип. Укыт, тәрбиялә дими бит. Синең төп эшеңне күрми дә ул, аңа кәгазь булсын.

— Тәрбия планына нинди генә яхшы чаралар язылмый! —​ дип дәвам итте ханым. — Ох, нинди эшләр бара мәктәпләрдә, диләр бугай тегендә? Ә кайчан ул чараларны үткәрергә? Ата-анадан, балалардан имза җыюдан, эш турында хисап язудан бушамаган укытучының эшләргә вакыты каламы? Ә бәлки аларга да артыгы кирәкмидер, җылы урыннарында акча алып утырсалар, шул җиткәндер? Эш хакы килеп торса, тикшерергә барганда сый-хөрмәт булып торса, ниндидер балаларның киләчәге, аларның язмышы кемне кызыксындыра инде? Ата-анасына кирәкмәгән бала безгә нәрсәгә, диләрдер.

Без бит үзебезне-үзебез үтерү, дагалы итекләр белән таптау, тоталь контроль ярдәмендә изү юлына бастык

— Балалар белән эшләгән укытучы тиргәлә, премиядән яза, чөнки аның кәгазе гел соңга кала, хисап язу буенча ул гел артта сөйрәлә. Ә акчасы... — диде ханым. — Бездә класс җитәкчесе ике мең ярым ала, ә Мәскәүдә 25 мең. Шуннан соң нинди эш көтәләр инде бездән? Ике мең ярым бит ул әлеге кәгазьләрне тутырыр өчен дә җитми, сәркатип күбрәк ала ич. Ә-ә, менә җавабы да: шуның өчен генә түлиләр икән бит безгә, эшләгән өчен түгел. Төп эшебезне, — балаларга белем, тәрбия бирүне, — күңелебез теләгән өчен, бу эш үзебезгә шатлык китергән өчен генә эшлибез икән. Өстәвенә әле без моны кәгазьдән бушаган арада гына эшләргә мәҗбүрбез. Коточкыч бит бу! Шундый ризасызлык, шундый рәнҗү укытучылар арасында. Шул нәүмиз, кыерсытылган укытучы тәрбия белән шөгыльләнә аламы? Башка илләр безне дошман күрә, безне юк итәргә тели, дибез. Без бит үзебезне-үзебез үтерү, дагалы итекләр белән таптау, тоталь контроль ярдәмендә изү юлына бастык. Башкаларның монда ни катнашы бар. Укытучыга ышаныч юк икән, аңа үзенчә эшләргә ирек бирелми икән, ул ирекле, үз фикере булган балалар тәрбияли аламы? Бәлки, безнең илгә андый кешеләр кирәкмидер дә?

Марс Яһудин
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG