Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төп максатыбыз – татар яшьләрен Казанга тарту"


Форумда катнашучылар, сулдан: Тәбрис Яруллин, Илгиз Шәйхразиев, Айдар Булатов
Форумда катнашучылар, сулдан: Тәбрис Яруллин, Илгиз Шәйхразиев, Айдар Булатов

23 март Сарытауда беренче тапкыр татар яшьләре форумы узды. Сарытауның өлкә китапханәсендә узган бу җыенга 200гә якын делегат килде.

Чара бер көнлек булды, яшьләрне форум эшендә актив катнаштыру өчен сорау-җавап һәм дискуссия формалары кулланылды. Азатлык форумны оештыручыларның берсе – Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән сөйләшеп, чараның ничек узуы һәм Сарытау татар яшьләрен нинди мәсьәләләр борчыганы турында белеште.

– Тәбрис, Сарытауда яшьләр форумы беренче тапкыр узды. Ул ничек узды, күпме кешене җыйды, форум вакытында нинди мөһим сораулар күтәрелде?

– Сарытауда татар яшьләре шактый актив, алар шуның белән аерылып тора. Быел алар беренче мәртәбә җыеннарын форум форматында уздырырга булган. Анда 200 кеше катнашты.

Сарытау татар яшьләре оешмасы үз эшчәнлеген даими алып бара торган оешма. Элегрәк җитәкчеләре Рөстәм Гыйлметдинов булды, соңыннан Реналь Иксанов, хәзер Мөхәммәт исемле егет. Алар "Сарытау" исемле оешма эшчәнлеген 7-8 ел дәвамында алып баралар. Алдагы елларда алар үзләре дә Казанда без уздырган форумнарда катнаштылар һәм без ул очрашулар вакытында яшьләрнең активлыгын күтәреп җибәрергә кирәк дип кат-кат сөйләшкән идек. Менә быел алар үзләренең шундый кече фоматтагы форумын уздырырга булганнар.

Әлегә көчләре җиткәнчә бер көнлек формат сайлаганнар, анда татар гимназиясендә укучылар, үзләренең активы җыелган иде.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

​Форум мотивацион чыгышлардан торды. Казаннан Сарытауга Дөнья татар яшьләре форумы вәкиле буларак мин бардым, "Идел" яшьләр үзәге мөдире Алсу Хафиз, иҗатчы буларак җырчы Илгиз Шәйхразиев катнашты.

Сарытау татар яшьләре спорт юнәлешен дә бик яраталар. Аларда көрәш секциясе эшли һәм көрәш чемпионатлары уза. Шуңа алар көрәш темасына да басым ясый. Шул өлкәдә чемпион спортчылар чакырылган иде: көрәш, кикбоксинг төрләрендә спортчылар. Гомумән соңгы арада татар яшьләренә көрәш дигән спорт төре үтеп керде, Казанда мәдәни якка авышу булгач, без аны әлегә сизмибез, татар көрәшчеләре белән генә аралашабыз. Ә көрәш төрләре күп, алар хәзер дөньяда популяр, ул татар һәм Татарстан темасына да үтеп керә. Шуңа күрә Сарытау форумында да спортчылар чыгыш ясады.

Спортчылардан кикбоксингта W5 версиясендә 2017 елгы дөнья чемпионы Тимур Надров ​чыгыш ясады. Шулай ук безнең яктан көрәш буенча Универсиада чемпионы Илнар Галиев булды.

Традицион рәвештә яшьләрне бизнес темасы да бик кызыксындыра: эш ачып җибәрү, ул якларда аеруча эшкуарлык зур үсеш алган. Татарстанда "Эшкуарлык фабрикасы" дигән проект бар. Шуның алып баручыларының берсе Айдар Булатовны чакырганнар иде, ул "Туган авылым" комплексын җитәкләүче буларак та билгеле.

Мәскәүдән дә актив эшләүче яшьләрне чакырганнар иде, аннан Рөстәм Шакеров килгән иде – ул юрист, энергетика юриспруденциясе өлкәсендә бердәнбер яшь татар галиме. Үзе Мәскәүдәге Татарстан вәкиллеге каршындагы яшьләр шурасында вәкил булып тора.

Без Алсу белән Казанда барган иҗтимагый эш, яшьләр хәрәкәте оешмалары турында, аларны туплаучы-җыючы чаралар турында сөйләдек. Мин үзем татар темасын актуальләштерү турында чыгыш ясадым. Калганнар һәрбесе үз темасын ачып бирергә тырыштылар.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Форум утырышы үзәк китапханәдә узды һәм аны ел саен уздырырга кирәк дигән фикергә киленде.

– Аралашу нинди телдә барды?

– Мин татарча сөйләдем, кем татарча булдыра ала, шул татарча сөйләде, булдыра алмаганы – русча.

Мин Сарытауда татарча сөйләшү дәрәҗәсе бик начар дип әйтмәс идем, алар үзләренчә татарча сөйләшәләр, чөнки гаиләдә татар теле бар. Шәһәрдә татар гимназиясе булганга да татарча сөйләшү бар. Башкалар белән чагыштырганда начар түгел.

– Татар телен саклау, үстерү әһәмияте турында сүз булдымы, ул теманы күтәрдегезме?

– Әйе, һәрберебез шушы мәсьәләне чишүне ничек итеп үз эшебездә башкарганны сөйләдек. Минемчә, форум яхшы динамикада, тиз узды.

Форум күбрәк мотивациягә корылган иде. Яшьләрне ниндидер гамәли адымнарга этәрүче, фикерләрен бер юнәлешкә, калыпка салып җибәрүче бер файдалы чара булды.

– Хәзер бит татар халкының үсеш стратегиясе төзелә. Бу турыда яшьләр хәбәрдармы?

– Әйе, мин үземнең чыгышымда киләчәк турныда да әйттем, ничек итеп бу юнәлештә барабыз, булган чараларны алга таба ничек үстерергә, биш елдан, ун елдан без аны ничек күзаллыйбыз. Без алар белән тәкъдим ителгән проектларның киләчәген язып чыгабыз. Гадәти "болай-болай эшлибез" дигән кебек кенә булмасын, ә алар аны ничек итеп үстерергә җыенганнарын карадык.

– Ниндидер кызык проектлар булдымы?

– Булды. Мәсәлән, безнең, былтыр җәй көне узган Дөнья татар яшьләре форумында "Аллея проектына" охшатып, алар "Туганнар" проекты булдырганнар иде. Аннары аларның яшьләрне җыя торган кичләре уза. Әммә миңа иң ошаганы ул "Туганнар" проекты. Шушы проект кысаларында алар авылдан-авылга йөреп, авыллардагы олы яшьтәге, ялгыз, танылган кешеләрне барлап чыгалар. Аларның тарихларын язып алалар, шуны җыялар. Без ул теманы бик яратабыз – шәхси тарих аша милләт тарихын ачу, аның язмышын барлау. Шундый әйбер белән шөгыльләнәләр.

Error rendering VK.

Шунысын әйтергә кирәк – аларның эшләү шартлары башкачарак бит. Безнең монда Казанда ниндидер таяну нокталары бар – театр булсынмы, Татар конгрессымы. Менә аларда шундыйрак институтлар булмагач, алар көчләреннән ни килә, шулай эшлиләр инде.

– Элек Дөнья татар яшьләре форумы вәкилләре төбәкләргә, районнарга еш йөри иде, 2-3 ел элек бу эш туктатылды. Ни сәбәпле тукталды ул, һәм аны дәвам итәргә җыенасызмы?

– Мин туктатылды димәс идем, төбәкләрдәге татар яшьләрнең эшләре бер калыпка салынды да, һәркем үз юнәлешендә йөрибез. Элек тә бик йөрми идек инде, хәзер дә ниндидер чара булса, чыкмыйбыз дип әйтмәс идем. 2017 елда Европа татар яшьләре форумына бергәләп чыктык.

Ә төбәкләр очрашу урыны итеп Казанны сайлый, һәм мин уйлыйм, Казанга яшьләрне юнәлтү ул дөрес эш. Ул төп әйбер. Чынлыкта, безгә хәзер дә әйтәләр – әйдәгез, форумны Мәскәүдә уздырыйк, дип. Мин аларга аңлатам, безнең төп максатыбыз – татар яшьләрен Татарстанга, Казанга юнәлтү: карату, китертү. Безгә монда җиңелрәк тә, чыгымнар да азрак таләп итә, кабул итүчегә дә уңайлы, һәм чеп-чи идеология ягыннан Казанга таба юнәлтү дөресрәк. Хәзер аралар да якынайды бит. Элек без кайсыдыр төбәк яшьләрен ике елга бер күрә ала идек, һәм алар янына үзебез чыкканда гына. Хәзер исә алар һәрдаим Казанга килеп йөри: кемдер үз эшләре белән, кемдер китап ташый, кемдер туризм дип монда яшьләрне алып килә, төрле форум, лагерьларга, татар теле олимпиадаларына балаларны алып килә. Чаралар күбәйде, алар һәрдаим монда килеп тора.

Безнең аралашу шундый бер җайга салынды – Казанга киләләр икән, без танышабыз, күрешәбез. Алар монда үзләре үз активын алып киләләр, мин аның сәбәбен шунда күрәм. Ә чит төбәкләрдә яшьләр уздыра торган форумнарны, фестивальләрне безнең беркайчан да калдырганыбыз юк.

– Киләсе ел Русиядә җанисәп алу елы. Конгресс йә Яшьләр форумы тарафыннан төбәкләргә чыгып, яшьләр белән эшләп, аңлату эшләрен алып бару караламы?

– Әйе, планда ул бар. 2020 елга. Бу аерым зур тема. Аны акрынлап күтәрү бара: Васил Шәйхразиев та, Ринат Закиров та интервьюларында җанисәп турында әйтәләр. Стратегия төзү эше кысаларында да, Татарстан республиканың йөзеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында да бу һәрвакыт әйтелә.

XS
SM
MD
LG