Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурислам Калмантаев: "Татарстанда 200 мең башкорт татарга әйләнгән"


Нурислам Калмантаев чыгыш ясый

Татарстан башкортларының атна ахырында Казанда узган җыенында башкорт тарихчысы Нурислам Калмантаев татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында шактый бәхәсле фикерләр әйтте. Бу фикерләргә ачыклык кертү өчен Азатлык аның белән әңгәмә корды.

31 март Казанда узган Татарстан башкортларының Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган тантаналы җыенында башкорт тарихчысы Нурислам Калмантаев чыгыш ясап "Татарстан көнчыгышында яшәүче 200 мең татар чынлыкта — башкортлар", дип белдерде. Азатлык тарихчы белән сөйләшеп, ни сәбәпле шундый белдерүләр ясавын, гомумән, моның максатлары нидә икәнлеген белеште.

Соңгы арада Башкортстан белән Татарстан җитәкчеләре ике халыкның җәмәгатьчелеге татарлар белән башкортларның берләшүе турында сүз алып бара, төрле уртак чаралар уздыру кирәклеген әйтә. Сез Казанда чыгыш ясаганда "Татарстанның көнчыгыш районнары башкортлар" дип күтәреп чыктыгыз. Бу ни өчен эшләнә? Халык саны алганда аларның башкорт булып язылуларын телисезме? Максатыгыз нидә?

Нурислам Калмантаев
Нурислам Калмантаев

— Юк, башкорт дип язылсын дип әйтмибез. Әмма монда тарихи дөреслек кирәк. Оренбур ягына барсаң, бездә башкортлар юк ул, диләр. Чиләбе ягына барсаң, анда да, бездә башкортлар юк, диләр. Кайда гына барсаң да, монда башкортлар юк диләр. Ә бу бит башкорт халкының элекке җирләре. Башкортлар вотчина халкы булган, алар галәмәт зур территориядә яшәгәннәр — әйтик, көнчыгыш Татарстан, Пермь өлкәсенең көньягы, Екатеринбурның зур өлеше. Кайчандыр Екатеринбурда Татищевка һәйкәл булган, һәм ул һәйкәлгә "Екатеринбур башкорт җирендә нигез салынган" дип язылган булган. Аннары бу язуны алып ташлаганнар, чөнки бу файдага түгел, алар монда башкортлар юк дип исбатларга тырышалар.

Татарлар рухи яктан көчле, артларыннан ияртүче, ә башкортлар сугышчылар булган

Татар һәм башкорт халкын бик ерак дәверләрдән бирле килгән тарих бәйләп тора. Без бергәләп татар-монгол яуларына каршы, урыс басып алуына каршы торганбыз, бик күп яугирләребезне югалтканбыз. Мин чыгышымда да әйттем: татар-башкорт симбиозы ул безнең өчен бик отышлы бердәмлек. Татарлар рухи яктан — дин, рух, зыялылар ягыннан көчле булып, үз артларыннан ияртүче халык булса, башкортлар сугышчылар булган. Ислам диненә каты басым ясалган вакытта башкортлар һәрвакыт күтәрелеп чыкканннар һәм үз диннәрен яклап чыгып, татарларга да булышканнар. Бергәләшеп мөселман тәңгәллеген яклап каршы торганнар. Бу яктан караганда, без бер-беребезне тулыландырып торабыз, безне бик күп әйбер берләштерә.

Җитмәсә, без татар халкына бик күп шәхесләр бирдек. Алар татарга әйләнгәннәр. 200 меңнән артык башкорт башкортлыгын югалтып, татар булып киткәннәр һәм алар үзләрен татар дип саный.

—​ Бу Татарстанда яшәүче татармы, әллә Башкортстандамы?

— Татарстанда яшәүче башкортлар. Шуңа күрә без аларны безнең ике халыкны бәйләп торучы күперебез дип саныйбыз.

—​ Ничек уйлыйсыз, Татарстан галимнәре белән конференция оештырып, бу мәсьәләдә уртак бер фикергә килеп булыр идеме?

— Була, нишләп булмасын, без бит аларны күреп торабыз. Бергә җыелышып, сөйләшеп була. Татарстан галимнәре арасында да татар-башкорт тарихын төрлечә язучылар бар. Кайберләре бер күзлектән чыгып карый, Татарстан-Башкортстан дуслыгы дип, кайберәүләр башкортларның Башкортстанда булганнарын да танымый — андыйлар да бар.

Бу китапны провокация итеп кабул итәбез

Өч ел элек Казанда "История татары Западного Приуралья" дигән китап чыккан иде, анда безнең бөтен Бөрьян, Юрматы, Табын дигән башкортларларны татар дип язып чыктылар. Без моны провокация итеп кабул итәбез.

Тарихчылар арасында да төрлесе бар. Кайчандыр бер җайлап сөйләшербез-килешербез. Элек сөйләшә торган идек.

—​ Өч ел элек башкортлар Актанышка килеп, Мутиннарга истәлек такталар куя башлагач, ике республика арасында тавыш купкан иде.

— Әйе, анда мин дә бар идем.

– Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин да Казанда чыгыш ясаганда, Татарстан районнарында Илдархан, Гомәр һәм Гариф Мутиннарга, Тәкыйулла Галиевка, Искәндәрбәк Солтановка, Ризаетдин Фәхретдиннең улы Габдрахман Фәхретдиновка, Фатих Төхвәтуллинга һәм Хәлил Алишевка истәлек такталары куеп чыгарга ниятләүләрен белдерде. Татар галимнәре моның артында саф татар районын башкортлаштырырга маташу ята дип исәпли, мондый сәфәрләрне астыртын экспансия дип атый. Сезнең чыгышлар тагын ике тугандаш халык арасында шундый тавыш чыгарыр дип уйламыйсызмы?

— Ни өчен чыксын ди? Татарстан башкортлары башкорт автономиясе булсын дип бик актив йөргәннәр бит. Безгә тарихи дөреслек кирәк. Ни өчен кинәт кенә Мутиннар Уфага барып, Мутиннар гына түгел, Фәхретдиновлар, Төхвәтуллиннар, Туйкиннар һәм башкалар, алар күп — башкорт территорияләре, башкорт автономиясе дип йөргәннәр? Ягъни ХХ гасыр башында аларның башкорт тәңгәллеге булган.

Нурислам Калмантаев (с) һәм Данир Гайнуллин
Нурислам Калмантаев (с) һәм Данир Гайнуллин
Татарстан барлыкка килгәч, башкортлар татар дип языла башлады

Татарстан барлыкка килгәч, икенче процесслар китте, Татарстанда башкортлар татар дип языла башлады, ул объектив бара торган әйберләр. Милләт төзү тукталмый бит ул, һәрвакыт бара, башка милләт вәкилләре бер-берсенә өйләнешеп тора.

— Менә башкорт егете белән татар кызы өйләнештеләр ди, аларның балалары кем була? Кемдер татар, кемдер башкорт булып китә.

—​ Күбесе урыс булып китә.

— Әйе, урыс та булып китә.

—​ Чөнки мәктәпләр, туган телдә мохит юк.

Оренбурда татар мәктәпләре дә, башкорт мәктәпләре дә ябыла

— Без аны да сөйләштек. Безгә бергә эшләргә кирәк. Мин менә үзем Оренбур кешесе буларак әйтә алам – анда татар мәктәпләре дә ябыла, башкорт мәктәпләре дә ябыла.

Өлкәләрдә — мәсәлән, мин әле генә Иркутски, Новосибирски һәм Оренбурда булдым — башкорт-татар җәмгыяте бик матур эшли, татар белән башкорт бер-берсенә ярдәм итеп торалар.

Рус мохитле төбәкләрдә алар бергә булганда гына сакланып кала алалар. Алар аны аңлый, шуңа бергә эшлиләр. Мин андагы хәлләрне күреп, ишетеп йөрим, татар апайлары белән дә сөйләштем, аларның докладларын алып кайттым, без аларны бәлки бастырып та чыгарырбыз дип. Мин аларга бик рәхмәтлемен, аларның рухлары бар.

фикерләр (99)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG