Язучы Фәүзия Бәйрәмова шагыйрь Рәниф Шәриповны инде ике ел рәттән Тукай премиясенә лаек дип әйтеп килә. Аның сүзләре премия бүлешү вакытлары узганнан соң онытылыр да иде, тик Рәниф Шәрипов иҗаты белән онытырга ирек бирми. 30 август – Татарстанның бәйсезлек алган көнендә мәйдан тоткан "Азатлык көне" әсәре авторы соңгы арада татар дөньясын "Вафирә" поэмасы белән шаулатты. Озакламый "Качу" поэмасын тәкъдим итәчәк. Азатлык Рәниф Шәриповка татар теленең киләчәге турында сорау бирде, билингваль мәгарифкә мөнәсәбәте, Тукай бүләгенә намзәтләр турында фикерен белеште.
— Рәниф абый, гап-гади сораудан башлыйк әле: көнегезне ничек планлаштырасыз? Иҗатны ниндидер көн тәртибенә, кысаларга кертеп буламы?
— Көнне дә, иҗатны да алдан планлаштырганым булмады. Әйтик, башта берәр фикер туа, ә синең каләмең яныңда булмый. Ярар, аннан соң язармын әле дисең, шул мизгелдә кәгазьгә төшермәсәң, ул фикер инде югалган була. Шуңа күрә минем юыну бүлмәсендә дә каләм белән кәгазь тора. Әйткәнемчә, тормыш план белән бармый. Ләкин бер үзгәрешсез нәрсә бар: физик күнекмәләрне көн дә, бер үк вакытта ясыйм. Чөнки аяк булмагач, бөтен авырлык кулга төшә. Бу мәсьәләдә үземне тәртиптә тотарга тырышам. Ике ел элек бот муентыгы сынып, урын өстендә калдым. Минем яңадан тернәкләнеп китәүмә табиблар да ышанмады. Җәмәгатем Дамирә табибка ул инде үзен-үзе карый ала дигәч, табиб ышанмаган. Ул миңа нибары авыртуны баса торган көчле уколлар гына язды. Мине Дамирә аякка бастырды.
Дамирә Сәлахова, хатыны:
— Рәниф урын өстенә калгач, намазга бастым, мәчеткә йөри башладым. Аллаһы Тәгаләгә: мөмкинлекләрен чикләсәң дә, фанилыктан алма дип ялвардым. Догаларым кабул булды ахрысы. Аннан Язучылар берлегенә рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу бәла килгәч, без үзебез генә бернәрсә эшли алмадык. Хастаханәләр безне алырга теләмәде. Аның диагнозына өстәп болай сыну... Үзегез аңлыйсыздыр инде дип кулларын җәйделәр. Берлекнең ул вакыттагы рәисе Данил Салихов сөйләшкәч, 18нче хастаханәгә икебезне бергә салдылар.
Рәниф Шәрипов:
— Өметләр зурдан түгел иде. Армиядән сәламәтлекне югалтып кайту, 2008 елда авариягә эләгеп, ике аякның да сынуы. Дамирә белән кавышкач кына бу бәла килеп чыкты. Бик авыр сынау булды бу, икебезгә дә.
— Тормышыгызда үкенечле мизгелләр бармы? Кара янында агы да була дигәндәй, бәхетле мизгелләрне дә барлыйк әле...
— Адәм баласының аңы үкенечләрне онытырлык итеп көйләнмәгән булса, ул акылдан язар иде. Начар нәрсәләр хәтердән җуела бара. Бәхетле мизгелләр иҗатта да, шәхси тормышта да шактый булды. Дамирә миңа сиксәненче еллар башында ук хат язган булган икән. Ул – 18 яшьлек чибәр кыз, мин дөнья күргән, ачысын-төчесен татыган, киләчәге икеле-микеле булган 30 яшьлек бер егет. Шуңа күрә бу хатка дорфарак җавап биргәнмен. Син яшь әле, дип язганмын. Шуннан бу кыз үпкәләп юкка чыкты. Утыз ел бер-беребез турында берни белмичә яшәдек. Берзаман социаль челтәрләрнең берсеннән берәүдән "таптым, таптым" дип сөенеп язылган хат килеп төште. Башта ул мине өйләнгән, баласы бар дип уйлаган икән. Шуңа күрә тагын беразга юкка чыкты. Аннан интернет аша языша, аралаша башладык. Дамирә Мәскәүдә эшли, тырышып-тырмашып тормыш йөген алып бара, фатиры бар. Менә шуларның барысын да ташлап Казанга кайтам дигәч, хезмәттәшләре үзенә, без сине акыллы кеше дип уйлаган идек, дигәннәр. Дамирә, татар мохитендә яшисем килде, ди...
Дамирә Сәлахова:
Без, Мәскәү татарлары, рәхәтләнеп татарча аралашып яшәдек. Монда, Казанда, татарлар да урысча сөйләшергә тырыша
— Казанга кайтканыма бер дә үкенмим. Дөрес, гомер иткән, тамыр җибәргән урыннан кузгалу җиңел булмады. Әмма Казанда, үз татарың арасында яшәү бөтенләй башкача инде ул. Башта Рәнифнең хәлен белергә дип кайттым. Апасы, туганнары янында никадәр генә әйбәт булмасын, һәр кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Мин үземнең аңа кирәк булуымны аңладым. Бернәрсәгә үкенмим, шөкер итеп яшим. Күңелне кырган бер генә нәрсә бар: без, Мәскәү, татарлары рәхәтләнеп татарча аралашып яшәдек. Монда татарлар да урысча сөйләшергә тырыша...
— Рәниф абый, иҗатыгыз тирән, фәлсәфи... Сез мөгаен туктаусыз эзләнүдә, укудадыр. Нинди чыганакларны өйрәнәсез? Өстәл китабына әверелгән әсбап армы? Үрнәк язучы дип кемнәрне атыйсыз?
— Бу соравың Фаил Шәфигуллинның "Бигрәк инде син, энем!" дигән җөмләсен искә төшерде. Иҗатымның тирәнме-юкмы икәнен белмим, барып чыкса, миңа шул шатлык инде.
Кечкенәдән бик күп укыдым. Төрле вакытта төрле язучылар белән мавыктым. Әдәби әсәрләр генә түгел, "Кызыклы математика", "Кызыклы физика" кебек китаплар ала, барысын сеңдерә идем. Япон язучылары белән мавыккан вакытларым булды. Кэндзабуро Оэ, Ясунари Кавапата, Кобо Абэ, мәсәлән. Чарльз Диккенс әсәрләрен яратып укыдым. Анда балалар, приютлар темасы да бар. Ләкин миңа алары түгел, юморы ошый. Әле дә хәтерлим, кечкенә идем әле: Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары" белән әсәрендем. Аннан сары тышлы "Дөньяда ниләр бар" дигән калын китабым бар иде. "Татар халык әкиятләре" дә яраткан китабым. Ул бик күп темаларга чыганак була ала.
Әгәр шушы чыныгу мәктәбен узмасам, мин армиядә алган авырудан исән калмас идем
Балалар йортына кагылышлы берничә сүз. Әни вафатыннан соң минем авылда калу мөмкинлеге бар иде. Авылда әнинең апасы бар һәм аның да минем яшьтәге улы үсеп килә. Аларның йортлары бик иске иде, әни үлгәч, алар безнең йортка күчтеләр. Шул апаны, мине детдомга җибәр, дип аптыраттым. Әле мин анда ничек булачагын да белмим, бары тик авылдан чыгып китү теләге генә зур. Авылда калсам, киләчәгем булмас кебек тоела иде. Хәзер балалар йортларын әллә нинди начар җир итеп күрсәтәләр, язалар. Минем моңа ачуым чыга. Бездә дә бар да шома гына булмады. Олырак малайлар кечкенәләрне шефлыкка ала, тегеләре тыңламаса, кыйнарга да рәхсәт бирелә иде. Ләкин хәтердә балалар йортының начар яклары калмады. Ул минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды. Әгәр шушы чыныгу мәктәбен узмасам, мин армиядә алган авырудан исән калмас идем.
Балачак дусларым шактый. Шуларның берсе – Фидаил Әхсәнов. Ул гаиләсе белән тормышымдагы иң авыр вакытларда авырсынмыйча ярдәм итте.
Иҗатыма иң беренче бәя бирүчеләр Илдар абый Юзеев белән Сибгат Хәким булды. Кукмарада яшь иҗатчыларның зона конференциясе узган иде. Илдар Юзеев килгәч сөйләде, поездда минем "Чокырча тавы" дигән иң беренче язган, эскпиременталь поэмамны укып кайта икән. Мин аны иң йомшак әсәрем дип саныйм. Илдар абый исә бөтен кешегә, менә ничек язган дип мактап, укып күрсәткән. Сибгат абыйның, Рәниф, талантың бар, биографияң бар, язудан туктама дип васыять әйтеп китте. Мин иҗатым белән аның битенә кызыллык китермәскә тырышып язам. Алар "Чокырча тавы"н "Социалистик Татарстан" газетында чыгардылар, иң беренче китабымны чыгарырга булыштылар. Аннан соң яныма килеп йөрүчеләр күп булды. Мөхәммәт Мәһдиев белән икебез дә диңгезче булгач, сөйләшеп сүз бетми иде. Миргазыян Юнысны әсәрләре аркылы гына беләм. Татар әдипләре арасында укыган кешеләрем аз минем. Миргазыян абый, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Шаһинур Мостафин, Мансур Вәлиев, яшьләрдән Ркаил Зәйдулла һәм башкалар...
Язуга килгәндә, түл җыелып, фикер ургылып чыга башлагач кына кулга каләм алам. Шул вакыт әйтерсең лә кулдан әллә кем йөртә, алып бара. Аннан соң еллар буе бернәрсә дә язмаска мөмкин. Соңгы елларда шигырь язганым юк, күләмле әсәрләр туа.
— "Дөнья бозык бүген, Сезгә кызык түгел, беләсегез килсә, сорагыз..." дип язгансыз. Бу сорауга ничек җавап бирер идегез? Бу сорауның дәвамы итеп: соңгы вакытта инкыйразга җиттек дигән фикерләр еш ишетелә башлады. Инкыйраз икән, аны ничек туктатырга соң? Милләтне саклап калуның юлы кайда?
Урыс теле чолганышында калган теләсә нинди тел алдан ук үлемгә дучар ителгән була
— Бетүгә таба юл алганда әхлак артка чигенә, төрле бозыклыклар калкып чыга. Моның сәбәбе – милләт буларак үз йөзебезне, асылыбызны, гореф-гадәтләрне югалту. Инкыйразга килгәндә, минем фикер катгый: урыс теле чолганышында калган теләсә нинди тел алдан ук үлемгә дучар ителгән була. Монда инде мәктәпләр дә, митинг-флешмоблар да булышмаячак. Дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрә алмаганбыз икән, өмет юк инде. Ләкин барыбер көрәшне дәвам итәргә кирәк!
— Мәктәптә татар теле сәгатьләре кыскартылганнан соң, җитәкчеләр дә, активистлар да билилингваль мәгарифне, икетеллелекне, күптеллелекне мактый башлады. Ничек уйлыйсыз, урысча иркен аралашучының фикерләве татарча булырмы? Билингвальлек татар телен сөйләм теле дәрәҗәсендә генә калдырмасмы?
— Бу – агонияне озайтачак кына. Әйтәсе килмәсә дә әйтәм: безнең өмет юк. Без вакытны сузарга тырышырбыз инде. Ләкин бу хәлдә киләчәк өметле түгел. Бик авыр хәл. Телеңнең үлеп барганын аңлау, ул бит иҗатка да тәэсир итми калмый. Язарга бик авыр хәзер.
— Бу көннәрдә Тукай бүләгенә намзәтләр игълан ителде. Аларның барысына да бер сорау бирү мөмкинлеге булса, нәрсә сорар идегез?
Тукай бүләгенә лаек булгансың икән, син озак еллар буена тиешле югарылыктагы әсәрләрең белән балкырга тиеш
— Сораулар да түгел, уйланулар инде бу. Исем алу – азмы-күпме уңышлы иҗат, әдәбият күгендә балкып алган әсәрләр өчен бирелгән вакытлы гамәл генә түгел. Лаек булгансың икән, димәк, син, даими рәвештә, озак еллар буена, тиешле югарылыктагы әсәрләрең белән балкырга тиеш. Исемең сиңа шундый бурыч йөкли. Бу авыр йөкне тартып бара белүчеләр аз түгел. Ләкин, күреп торабыз, моңа һәркемнең дә егәре җитми. Исем-дәрәҗә алдың, күтәрерлекме йөгең? Халкыңның яраткан әдибе булып, Илеңә хезмәт итәрлек көчең-куәтең, абруй-сәләтең җитәрлекме? Сораулар күп туа, алардан качып булмый.
— "Үз илеңдә пәйгамбәрләр булмый..." Бу юллар үзегезгә дә туры килә кебек. Сезнең иҗатны Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим кебек бәйсез язучылар бәяләде, тик рәсми төстә бәяләү генә күренми. Үпкәләмисезме?
— Рәсми бәяләү юк дип әйтү дөреслеккә туры килми. Дүрт әдәби премия иясе мин. Иң беренчесе – Шәйхи Маннур исемендәге премия. Аны балалар өчен язучыларга бирәләр. Аннары Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек дип таптылар. Бу – Илфак Ибраһимов чорында булды. Аннан Һади Такташ, узган елны Гаяз Исхакый исемендәге премияләрне тапшырдылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән исем дә бирелде, фидакарь хезмәт өчен дигән күкрәк билгесе бар. Илфак Ибраһимов берлек рәисе булганда минем өчен алтын чор булды. Ул миңа таныш та, дус та, якташ та түгел. Ләкин иҗатка игътибарлы булды. Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасына үз машинасы белән җибәргәне истә. Берүземә бер машинада йөреп кайттым. Аннары аны Тукай премиясенә тәкъдим иттеләр һәм мин иҗатына анализ ясап мәкалә яздым. Бу гамәлне кайберәүләр ошатып та бетермәде. Хәтта, чынлап язасыңмы, дип килеп сораучы булды. Объектив фикерем бар икән, нишләп инде язмаска? Язганыма үкенмим, иҗатын ничек күрдем, шулай яздым.
Иҗатка игътибар җәһәтеннән, туган ягымда, мин бер гына укып киткән мәктәптә ел саен Рәниф Шәрипов исемендәге шигъри бәйрәм була. Ул бик матур уза. Анда Буа, Актаныш районнарынанан мәктәп балалары катнаша. Аларның шигырьләрен тыңлап, бәялибез, урыннар бирәбез. Быел да 22 апрельдә узачак. Мин һәр елны кайтырга тырыша идем, узган елны кайтып булмады. Минем белән Батулла, Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова, кыскасы Казан язучыларының күпчелеген алып кайттым бугай.
— Иҗатка көч каян аласыз?
— Әгәр илһам очкыны сизәсең икән, әллә ни көч кирәкми, үзеннән үзе языла. Әлбәттә, каләм әһеленең биографиясе булу, тормышның ачысын-төчесен татуы да зарур. Рәхәттә яшәгән, җитәкче канәфиләрендә утырган кешенең иҗаты буламы икән, белмим инде...
Белешмә: Рәниф Шәрипов 1950 елның 30 маенда Татарстанның Кукмара районы Аман-Оштырма авылында туа. 1961 елда аның әнисе вафат була һәм ул Арча районындагы Субаш Аты авылындагы балалар йортына җибәрелә, шунда урта мәктәпне тәмамлый. 1968 елда Казан химия-технология институтыннан ул армиягә алына. Төньякның салкын, туктаусыз давыллы табигать шартлары яшь организмга төзәлмәс зыян китерә һәм ел ярымнан Рәниф инвалид хәлендә Казанга, апасы янына кайта.
Рәниф Шәрипов шигырьләре 1970 елларда "Татарстан яшьләре" газетында, "Идел" журналы битләрендә чыга, радиотапшыруларда яңгырый. 1979 елда Сибгат Хәким белән Илдар Юзеев, махсус кереш сүз язып, "Чокырча тавы" исемле поэмасын "Социалистик Татарстан" газетында бастыра. Аларның ук тәкъдиме белән 1983 елда Татарстан китап нәшриятында "Тәрәзәдә утлар" дип исемләнгән беренче шигырь һәм поэмалар җыентыгы басыла.
Рәниф Шәрипов – егермедән артык поэмалар авторы гына түгел, пьеса, бәйрәм сценарийлары, яңа китапларга рецензияләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләрен язучы да.
Аның "Ян, учагым!" шигъри җыентыгы, 1989 елда "Күк һәм күңел йолдызлары", 1996 елда "Йорт иясе", 2005 елда "Мәңгелек сер", 2012 елда "Азатлык көне" китаплары дөнья күргән.