Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез кырымтатар медиасы Кырымда кемгәдер комачаулый


Түгәрәк өстәлдә катнашучылар
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Кырымда мәдәни темаларны яктыртучы "QaraDeniz Production" медиа ширкәте эшенә дә аяк чала башлаганнар.

3 апрель Кырым индустриаль-педагогия университетында узган җәйдә вафат булган кырымтатар композиторы Рефат Ибадлаев истәлегенә түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Кайбер матбугат чараларына университетта узган чаралар хакында хәбәрләр әзерләү тыела башлаганы мәгълүм булды. Бу хакта түгәрәк өстәлне яктырту өчен чакырылган видеохәбәрләр, телефильмнар чыгаручы "QaraDeniz Production" бәйсез ширкәте журналисты Азатлыкка сөйләде.

Исемен әйтмәүне үтенгән журналист белдерүенчә, мондый тыю университет җитәкчелегеннән чыккан. Сәбәбе турында сорауга ул моны Русия думасына Кырымнан сайланган бер депутат кушканы мәгълүм диде. Шулай ук бу ширкәтнең журналистларын кырымтатар мәдәни-тарихи мирасы музеена да кертми башлаганнар.

"Чараларны видеога төшерү өчен музей җитәкчелеге бездән хат белән мөрәҗәгать итүебезне таләп итә башлады. Без хат язсак та, мәдәният министрлыгыннан җавап килми. Шулай итеп чарага барып эшли алмыйбыз. Хәзергә без Гаспринский исемендәге кырымтатар китапхәнәсендә узган чараларны төшереп хәбәрләр әзерләп торабыз, ләкин анда эшләү дә киләчәктә тыелырга мөмкин", диде журналист.

"QaraDeniz Production" ширкәтендә эшләүче 37 кеше – Кырымнан Киевка күчеп тапшыруларны аннан алып барырга мәҗбүр булган АTR бәйсез кырымтатар телеканалының Кырымда калган бер өлеше. Аның җитәкчеләре дә элек ATRда җитәкчеләр булган Эльзара Ислямова һәм Лиля Буджурова. Ләкин "QaraDeniz Production" хәзер ATR белән рәсми бәйле түгел, аерым бер ширкәт булып эшли.

"QaraDeniz Production" сәясәт белән бәйле хәбәрләрне, сюжетларны бөтенләй әзерләми диярлек, күбрәк кырымтатар мәдәнияте, тарихы, әдәбияты хакында 3-5 минутлык видеоязмаларны әзерләп Crimean Tatars сайтында урнаштыра. 2016 елда анда Рефат Ибадлаев хакында да язма урнаштырылган иде.

Ә инде 3 апрельдә композитор истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе хакында видеохәбәр булмады. Күрәсең, хәттә мәдәни хәбәрләр әзерләүче бәйсез кырымтатар медиасы да Кырымда кемгәдер комачаулый булып чыга.

2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң Кырымда яңадан теркәлә алмаган ATR бәйсез кырымтатар телеканалы, Мәйдан радиосы, "15 минут" хәбәрләр сайты, Кырым хәбәрләр агентлыгы, Черноморская телеширкәте, бер төркем журналистлар Киевка күченеп китәргә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG