Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе карарларын үтәмәүче илләр арасында Русия беренче урында


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

Былтыр Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең мең ярымнан артык карарын үтәмәгән.

2018 ел нәтиҗәләренә караганда, Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәүдә лидер булып кала. Үтәлмәгән карарлар мең ярымнан артык диелә Европа шурасының министрлар кабинеты хисабында. Бу хакта Ведомости яза.

Русия артыннан Төркия (1200дән артык), Украина (923) һәм зур аерма белән Румыния (309) килә.

Русия шулай ук 2018 елда Кеше хокуклары конвенциясен бозу очраклары белән дә беренчеләр рәтендә. Европа шурасы комитеты хисабыннан күренүенчә, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе төрле эшләр нигезендә Русия хакимиятләренә былтыр барлыгы 13 миллион евро компенсация түләү карары чыгарган. Карар чыгару әле дәүләт бу акчаларны түләгән дигән сүз түгел дип искәртә басма.

Гомумән, карарлар үтәлгән дип саналган эшләр саны 2018 елда бер меңгә кимегән. ЮКОС, Алексей Навальный, Петр Офицеров һәм Алексей Пичугин эшләре белән бәйле вазгыять иң югары дәрәҗәдә гамәлләр кылуны таләп итә дип саныйлар Европа шурасының министрлар кабинетында.

Гыйнварда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенең еллык хисабында Русиядән 2018 елда 12 мең шикаять килде дип белдерелгән иде. Аларның 11750се мәхкәмәдә карала. Шикаятьләрнең яртысы турында Русия хакимиятләренә кисәтү җибәрелгән. Русия хакимиятләренә каршы 2018 елда Страсбург мәхкәмәсе 238 карар кабул иткән. Аларның 100дән артыгы азаплауларны тыю маддәсе белән бәйле. Мәхкәмә биш очракта гына Русия хакимиятләре тарфыннан канун бозуны танымган.

Русия Европа кеше хокуклары конвенциясен 1998 елның 30 мартына ратификацияләде. 2015 елда Русиянең Конституция мәхкәмәсе Страсбург мәхкәмәсе карарлары "конституцион принципларын төп нормаларын бозган очракта" хакимият аларны үтәмәскә мөмкин дип белдерде.

XS
SM
MD
LG