Accessibility links

Мәрҗани мәчете: никах әһәмиятен тамадалар да аңлатырга тиеш


"Безнең никах" сөйләшүенең беренче утырышында катнашучылар
"Безнең никах" сөйләшүенең беренче утырышында катнашучылар

Казанның Мәрҗани мәчете "Безнең никах" дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Муллалар никахның әһәмиятен аңлату эшенә туй мәҗлесләре алып баручыларны да җәлеп итәргә тели.

Татарның борынгы йолаларын торгызу мөһим, никахсыз яшәү милләтебездә беркайчан да булмаган дип саныйлар Мәрҗани мәчетендә. Хәзер яшьләргә моны муллалар гына түгел, туй мәҗлесен алып баручылар да аңлатырга тиеш диелде "Безнең никах" дигән яңа проект ачылышында. 10 апрельдә мәчеттә аның беренче утырышы үтте. Түгәрәк өстәл сөйләшүенә танылган тамадаларны да чакырдылар. Күбесе фәкать хәләл мәҗлесләр алып бару белән мәшгуль.

Татарстан мөфтие урынбасары, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин белдергәнчә, хәзер талаклар саны арткан, татар традицияләрен саклап торучы авылларда дә бик күп аерылышалар.

"Моның сәбәбе - яшьләр никахның асыл шартларын белми, бу бик мөһим мәсьәлә икәнен төшенеп бетми. Күбесе өчен никах укыту бер йола гына, аны да әби-бабайлар сораганга гына оештыралар. Нәтиҗәдә гаиләләр таркала, балалар ятим кала. Татар халкында "Өйләнү - сөйләнү түгел" дигән әйтем бар, никах укыту да асылга кайту, бик җитди адым булып тора. Без монда тамадаларны җыйдык, чөнки өйләнешү турында алар да яшьләргә сөйләргә тиеш: нәрсә ярый, нәрсә ярамый. Туй мәҗлесләренә кунак буларак яшьләр килә, тормышка чыкмаган егет-кызлар, мәгълүмат алар өчен дә файдалы булырга тиеш", диде Мансур хәзрәт.

Гөлүсә Шакирова белән Рәдис Кәримуллин
Гөлүсә Шакирова белән Рәдис Кәримуллин

Проектның авторы, үзе дә мәҗлесләр алып баручы Гөлүсә Ахунова аңлату эшләрен тамадалар арасында гына алып бару түгел, "Безнең никах" утырышларына булачак ир белән хатыннарны да чакырырга җыенабыз ди. Шундый парларның берсе - Гөлүсә Шакирова белән Рәдис Кәримуллин. Алар җәйгә таба никах укытырга җыеналар. "Ничек инде никахсыз яшәү, моны күз алдына да китереп булмый. Хәзерге вакытта шундый парлар бар, кинәт бергә яши башлыйлар, ә бу хакта әти-әниләре дә белми. Татарның андый традициясе беркайчан да булмаган", ди Гөлүсә. Рәдис тә булачак җәмәгатенең фикерен куәтләде.

Йоланың дини ягы хакында гыйбадәтханәнең имамнары Ансар Мифтахов һәм Исмәгыйль Биккинин да сөйләде.

"Без аларга мөнәсәбәтләрне дәүләтебез каршында да рәсмиләштерергә тәкъдим итәбез. ЗАГСларда, бу бик мөһим. Үзебез исә, яшьләргә никахның мәгънәсен аңлатабыз. Тәртибе, кагыйдәләре үзгәрмәде, элек ничек булган, хәзер дә шулай. Ризалык булу, шаһитлар, мәһәр, никахланучыларның ислам динендә булуы, ир-атның фәкать мөселман булуы шарт. Мәчеттә укыту яхшырак. Бездән сорыйлар, дөресме ул гыйбәдәтханәдә җырлау дип. Дөрес, без бит монда рок кебек ят көйләрне яңгыратмыйбыз, үзебезнең милли аһәңнәрне", ди Исмәгыйль хәзрәт.

Туй алып баручыларның берсе Лира Шәйхетдинова никахка бәйле тагын бер йоланы торгызырга кирәк дип саный - чәй тәкәллефен. Кыскача әйткәндә, булачак килен чәй пешерә, эченә чәчәк сала һәм шул чынаякны кайнанага тапшырырга тиеш. "Безнең никах" ның чираттагы утырышында башка йолалар хакында да сөйләнәчәк.

XS
SM
MD
LG