Accessibility links

Рунетны изоляцияләү кануны Думада икенче укылышта кабул ителде


Интернет иреге өчен митингта, Мәскәү
Интернет иреге өчен митингта, Мәскәү

"Суверен интернет" турында әлеге канун 2019 елның 1 ноябрендә үз көченә керер дип фаразлана.

Русия думасы "Рунетның тотрыклылыгы турында" канун өлгесен икенче укылышта кабул итте.

"Суверен интернет" турында дип тә аталучы әлеге канун 2019 елның 1 ноябрендә үз көченә керер дип фаразлана. Ә мәгълүматны криптографик саклау һәм домен исемнәре системы турындагы өлеше 2021 елның 1 гыйнварында үтәлә башларга тиеш.

Канун өлгесе интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.

Беренчел исәпләүләргә караганда, канун үтәлеше өчен 30 млрд сум акча кирәк булачак.

Интернетның Русия өлешен дөнья интернет челтәреннән аерган очракта аны автоном эшләтү турында канун өлгесе Русия думасына 2018 елның декабрендә кертелде. Ул 12 февральдә беренче укылышта каралды һәм кабул ителде.

Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыккан иде. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.

9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен Рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.

XS
SM
MD
LG