Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полиция Азат Мифтаховны яклау чарасын уздырмаска киңәш иткән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Мәскәүдәге бер барда Азат Мифтаховны яклау өчен акча җыю чарасы уздырылырга тиеш иде.

Мәскәүдә полиция Punk fiction барында DOXA журналының МДУ аспиранты Азат Мифтаховны яклап уздырырга планлаштырылган чарасын уздырмауны сораган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә.

Журналның баш мөхәррире Армен Арамян сүзләренчә, бар хуҗаларына Басманный районы участковые шалтыраткан һәм "чараны кичектереп торуны" сораган. Чараны тыю турында рәсми күрсәтмә юк ди Арамян. Баш мөхәррир бу шалтырату әлеге чарада Мифтаховны яклап акча җыю белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

Арамян сүзләренчә, Punk fiction барында чаралар уздыруны инде берничә тапкыр тыйганнар. Аерым алганда, чәршәмбе наркотиклар турында фильм карау тыелган.

DOXA – студентларның бәйсез журналы. Журнал аспирантны полиция тоткарлаганнан соң аның югалуы белән бәйле ачык хат та бастырган иде.

Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультеты аспиранты Азат Мифтахов былтыр гыйнварда Мәскәү читендәге "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә кулга алынды. Ул кимендә 7 майга кадәр сак астында тотылачак.

Аспирант гаебен танымый. Җинаять эше ялганга корылган дип саный.

​Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG