2018 елда Татарстан федераль үзәккә керемнәрнең 65 процентын җибәргән. Бу хакта Дәүләт шурасының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында республика финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов белдерде. 35 проценты гына Татарстан җирлегендә кала диде ул. Бу нибары 235,3 млрд сум. Федераль үзәк Татарстаннан 430 млрд сум тирәсе алган.
Комитет башлыгы Леонид Якунин моңа борчылу белдерде. "Мондый нисбәт саклана. Бу инвестицияләргә киртә куя һәм Русия президенты фәрманнарын үтәүне авырайта", ди ул.
Якунин фикеренчә, Татарстан тотрыклы үсештә булсын өчен, үзендә керемнәрнең 50 процентын калдырырга тиеш.
Федераль үзәктән исә республикага әллә ни зур акчалар килмәгән. Былтыр Русия бюджетыннан Татарстан 44 млрд сум алган. Бу Татарстан Мәскәүгә җибәргәнгә караганда, 10 тапкыр диярлек кимрәк.
2017 елда республикада керемнәрнең 39 проценты калган иде.