Португалия президенты Марселу Ребелу де Соуз белдерүенчә, һәлак булучы туристларның барысы да Германия ватандашлары булган. Бу хакта DW хәбәр итә.
Коткару хезмәтләре мәгълүматынча, юл казасы чәршәмбе кич Канису районында булган. 50ләп юлчы утырткан автобус борылышта юлдан чыгып киткән. Шәһәр хакимиятләре хәбәренә караганда, 11 ир һәм 17 хатын-кыз каза урынында ук һәлак булган, тагын бер хатын-кыз хастаханәгә барганда үлгән. Җирле медиа язуынча, һәлак булучыларга 40-50 яшь.
Полиция автобус йөртүче борылышта идарәне югалткан булырга мөмкин яки автобусның тормозлары эшләми башлаган дип фаразлый.
Фаҗига сәбәпле Мадейра җитәкчелеге өч көнлек матәм игълан итте.