Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара татар теле олимпиадасында япон егете җиңү яулады


Сулдан уңга: Тимур Суфиянов, Лилия Гатина, Чихиро Тагучи
Сулдан уңга: Тимур Суфиянов, Лилия Гатина, Чихиро Тагучи

Казанда VII Халыкара татар теле олимпиадасына йомгак ясалды. Олимпиаданың гран-при ияләре билгеле булды.

Быел бәйгенең төп җиңүчеләре итеп хәзерге вакытта Британиядә укучы япон егете Чихиро Тагучи, Башкортстаннан Тимур Суфиянов, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина табылды.

Быел Халыкара татар теле олимпиадасы финалында Татарстаннан 232 укучы, Русия төбәкләреннән 191 укучы, чит илләрдән 37 укучы-студент катнашты.

Быел җиңүчеләрне котлауга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килмәде. Бүләкләү тантанасында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф министры Рәфис Борһанов, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхрәзиев катнашты.

Чихиро Тагучи татар телен инде берничә ел өйрәнә, ул Токиода оештырылган татар теле дәресләренә йөргән. 2015 елда ул Азатлыкка Татарстанга килеп татарча сөйләшергә теләвен сөйләгән иде. Ул шулай ук төрле чараларда татарлар турында чыгышлар да ясаган.

Чихиро – Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган өченче япон кешесе. 2014 елда олимпиадада Юто Һишияма җиңгән иде, 2017 елда гран-при бүләгенә Мидзуки Накамура-Сакурама ия булды.

XS
SM
MD
LG