Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле кухня, урам теле түгел, ул – дәүләт теле!"


Олимпиадада гран-при алган япон егете Чихиро Тагучи

Казанда берничә көн дәвам иткән Халыкара татар теле олимпиадасы тәмам. Татарстан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән 460-лап бала төп приз өчен көч сынашты. Гран-при ияләре барысы да татар теленә игътибарны арттырырга, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк диде.

Бу – җиденче тапкыр узган бәйге. Аның дәрәҗәсе дә, исеме дә бар. Балалар биредә катнашып чын-чынлап җиңү яуларга хыяллана. Кемдер беренче тапкыр катнаша, кемдер үзен инде берничә мәртәбә сыный. Бу олимпиада Татарстанның элеккеге мәгариф министры Энгел Фәттахов чорында барлыкка килеп киң колач җәйде. Аның идея авторы – ул чактагы министр урынбасары Илдар Мөхәммәтов. Татарстан мәктәпләреннән татар телен куып чыгару белән бергә бу ике түрә дә министрлыктан озатылды.

Татар теленнән халыкара олимпиадага бар дөньядан кешеләр җыеп, мәртәбәле бүләкләр биреп, телнең дәрәҗәсен күтәрүгә ышаныч зур иде. Аның максаты да шул – татар телен популярлаштыру. Шуңа да бүләкләү тантанасы һәрвакыт зур, затлы залларда узды. Җиңүчеләр дә бүләкне Татарстан президенты кулыннан ала иде. Чара вакытында шәһәр урамнарында олимпиада баруын белдергән, анда катнашучыларны сәламләгән азмы-күпме банерлар эленә иде.

Олимпиадада бүләкләр алучылар
Олимпиадада бүләкләр алучылар

Быел исә ачылыш һәм ябылу тантанасы өчен ни Камал, ни Тинчурин залы да табылмаган, олимпиада да, бәйрәм чаралары да Казанның читендә, Универсиада авылында булды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бирегә килмәлде, KazanSummit чарасын мөһимрәк дип санады. Аның урынына балалар янына Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев килде. Быелгы олимпиаданың бюджеты – 10 млн сум. Бу акчага катнашучыларның юл, яшәү чыгымнары да, бүләкләр алу да керә. Былтыр 400 бала катнашкан булса, быел 500гә якын. Оештыручылар балаларга бай програм әзерләгән, алар татар театрыларында тамаша кылды, күңел ачу чараларында катнашты, олимпиадада катнашучыларга аерым "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе дә оештырылды. Кайсы баладан сорама алар барысы да биредә булганга шат булулары белән уртаклашты.

Тантанадагы котлаулар концерт белән үрелеп барды. Аны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артем Пискунов алып барды. “Казан егетләре” төркеме, Айсылу Габдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова кебек җырчылар чыгыш ясады.

Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Мәгариф министры Рәфис Борһанов олимпиаданың мөһимлеген сөйләп, дежур котлаулар белән генә чикләнде. Сәхнәгә чыккан һәр түрә диярлек Татарстанда тел, милләт өчен төрлесе эшләнә, Татарстан бай, матур яши дип әйтергә тырышты, яшәгән урыннарыгызга кайткач сөйләгез дип кыстадылар. Әйтерсең лә, ике ел элек тел тирәсендәге авыр вакыйгалар булмаган, мәктәпләр дә тулы көчкә эшли, татар теле укытучылары да моңа кадәр ничек эшләгән, шулай хезмәтләрен дәвам итә... Бу темага ялгыш кына кагылып та китүче, ишарә буларак та әйтүче табылмады.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру өчен чыккан Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, кәефе күтәренке булса да, ярым йокымсырап утырган залны әле болай, әле тегеләй сәлам биреп, алкышларга өндәп уята алмады. Залдагылар бик авырсынып кына җавап кайтырды.

"Татар теле кухня, урам теле түгел, ул – дәүләт теле. Бу – безнең байлык. Сез биредә утырасыз икән, бу – татар теле укытучыларының тырышлыгы. Мөгаллимнәребез бар, татар телен укый алабыз. Бу олимпиада дуслашу, аралашу мәйданы да. Бу чарада катнашу минем тормышымны үзгәртте дип әйтерлек булсын иде. Татар телле милләт булыйк!" диде Шәйхразиев.

Залны исә җырчы Фирдүс Тямаев уятты. Ул ике җыр башкарганда балалар аңа кушылып җырлады. “Без татар теленнән оялмыйча татар булып яшик, бөтен җирдә татарча сөйләшик”, диде җырчы.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә үзенең татар телен ничек өйрәнү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Парламент рәисенең киләчәккә карашы оптмистик, аның фикеренчә, татарларның саны да, теле дә киләчәктә үсеш кичерәк.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

“Мин урыс авылында үстем, безнең гаилә генә татар иде. Мине “татарин” дип үчеклиләр, кыерсыталар иде. 45 яшькә кадәр татарча сөйләшмәдем, аннары аңга килдем, үземдә җаваплылык сиздем. Мин кайсы ягым белән ким, ник өйрәнмим дигән сорау, максат туды. Татар телен өйрәнә башладым, укытучыларым – мәрхүм Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин. Көзге каршына басып татарча газетларны кычкырып укый идем, аңламаган сүзләрнең мәгънәсен сорый идем. “Стена”ның татарча “дивар” булуын белдем. Җан тартса, телне өйрәнеп була. Туган телеңне белгәндә үзеңне икенче итеп хис итәсең. Миңа калса, татар теле үсештә, киләчәктә дә үсеш булачак. Киләсе елда халык саны алу була, безнең саныбыз артуына ышанам”, дип чыгыш ясады Мөхәммәтшин.

Быел гран-прины өч кеше яулады: Британиядән япон егете Чихиро Тагучи, Башкортостанның Тумазы районыннан Тимур Суфиянов һәм Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина. Азатлык һәрберсе белән аралашты һәм киләчәкләрен татар теле белән бәйләргә телиләрме дип кызыксынды.

Тимур Суфиянов олимпиадада беренче тапкыр катнаша. Дулкынлаунуы, ышанмавы йөзенә чыккан иде. “Татар теле дәүләт теле икән, ул мәҗбүри укытылырга тиеш” диде ул Азатлыкка.

Тимур Суфиянов
Тимур Суфиянов

“Мин 10нчы сыйныфта укыйм, татар теле олимпиадасында беренче тапкыр катнаштым һәм җиңдем. Мондый зур җиңүләр яулаган юк иде. Ышанмыйм. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагымны белмим әле, әмма татар телем йөрәгемдә, балаларымның, оныкларымның татар телле булуын телим. Авылыбыз бәләкәй, сыйныфташлар, дуслар да үзара урысча гына сөйләшәләр, хәтта әти-әниләре белән дә сөйләшкәндә никтер туган телне кулланмыйлар. Сыйныфташлар татар теленнән көлми, әмма татар булуларына кыенсына. Миңа ошамый бу күренеш.

Татар теле дәресләре саны кимеде, әмма телгә мәхәббәт кимемәде. Авылыбызда 11 сыйныфлы мәктәбебез бар, укытучыларыбыз да әйбәт, алар эшсез калмады. Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак укытылмавы кызганыч. Аны укытмау дөрес түгел, ялгыш гамәл булды дип саныйм", диде Тимур.

Лилия Гатина мәктәбендә барлык фәннәрне дә татар телендә үзләштергән һәм һәр кеше татар теле үсеше өчен көчен куярга тиеш дип саный.

Лилия Гатина
Лилия Гатина

“Олимпиадада биремнәр төрле иде, катлаулысы да, җиңеле дә булды. Әмма мин инде өченче тапкыр катнашам, былтыр икенче урынны яулаган идем. Быел исә гран-прига ия булдым. Киләчәгемне татар теле белән бәйлисем килә, берничә юнәлешне күз алдында тотам, укытучы булырмынмы, әллә журналистмы, лингвистмы – төгәл әйтә алмыйм. Барысы да БДИ күрсәткечләреннән, конкурстан торачак. Күңелдә татар теле бар, аны берничек тә себереп чыгырып булмый. Дөрес, татар теле бетәчәк дип әйтүчеләр булды. Телнең кысылуын күрәбез барыбыз да, әмма һәр татар кешесе аның үсешенә өлеш кертергә, ничек тә булса тырышырга тиеш.

Безнең дә мәктәптә татар теле дәресләре саны кимеде. Без аны бик авыр кабул иттек, чөнки саф татар мәктәбендә укыйбыз, барлык фәннәрне дә туган телдә үзләштерәбез. Дуслар белән татарча гына аралашабыз, социаль челтәрләрдә туган телдә язышабыз. Татар телен заманчалаштыру мөһим. Безгә бит урамда сөйләшүне берсе дә тыймый. Сөйләшергә кирәк, ничек тә булса укырга, өйрәнергә, мәктәптә татар телен саклап калырга кирәк. Телемне онытмыйча бәхетле булып, үз урынымны табасым килә”, диде ул.

Чихиро Тагучи Татарстанда, Казанда татарча сөйләшүчеләр аз, татар дәүләт теле урынына инглиз, урыс телендәге язулар күбрәк дип сөйләде.

Чихиро Тагучи
Чихиро Тагучи

"Олимпиадада катнашучылар арасында миннән дә яхшырак белүче татарлар бар иде. Миңа гран-при бирүләре сюрприз булды. Узган ел катнаштым, бер ел эчендә телемне шомартырга тырыштым. Олимпиадада татар тарихы, ТАССР турында сораулар булды, мин бик аз беләм бу хакта. Юто да, Мидзуки да Япониядә татар-япон проектларын ясыйлар, миңа да бу кызык. Мәсәлән, мин япон-татар сүзлеген эшләп бетерәсем килә.

Татарстанда татар теленә игътибар итәргә тырышалар, әмма тагын да ныграк кирәк. Әйе, олимпиада турындагы татар телендә язылган хатыма урысча җавап бирделәр, әмма бу бер ялгышлык кына булды дип саныйм, минем белән бик тиз элемәтәгә керделәр. Гафу үтенделәр, тиз аңлаштык. Казан урамнарында урысча күп сөйләшәләр, язуларга караганда да урыс, инглиз теле өстенлек итә. Татар телендә булса, дөресрәк булыр иде. Бу телне өйрәнгәндә дә файдалы, аннары бу дәүләт теле булгач, бар җирдә дә булырга тиеш”, дип фикерләре белән уртаклашты Чихиро.

Татар теленнән олимпиадада катнашучылар татар теле турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:21 0:00

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG