Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Салаватны Барселонада талаганнар


Җырчы Салават Фәтхетдинов
Җырчы Салават Фәтхетдинов

Үз Instagram-ында ул җирле халыкны "аңгыра" дип атаган.

Җырчы Салават Фәтхетдиновны Испаниянең Барселона шәһәрендә талаганнар. Аның машинасының тәрәзәсен ватып, эчендә булган бөтен әйберне алып киткәннәр. Бу хакта җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә язып чыкты.

"Мин улым Рөстәм белән Барселонаның полиция бүлегендә. Гомердә беренче тапкыр безне таладылар. Машина пыяласын ватып, барысын да алып киткәннәр. Спорт киемендә генә калдык, бер телефоныбыз гына калды", дип язды ул.

Җырчы хискә бирелеп китеп җирле халыкны "аңгыра" дип тә атый, алар белән аңлаша алмавын яза. "Шундый аңгыра халык, татарча да, инглизчә дә бер кәлимә дә аңлатып булмый. Белегез һәм кадерләгез: иң шәбе – Татарстанда, Казанда яшәү", ди Салават.

XS
SM
MD
LG