Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рокас Зубовас: "Казанда яшәсәм, татар телен өйрәнер идем"


Рокас Зубовас
Рокас Зубовас

Литва музыканты Рокас Зубовас Казанда мөселман киносы фестивалендә чыгыш ясап, Русия-Литва мөнәсәбәтләре тарихы турында шактый кызыклы мәгълүматлар китерде. Без аның белән тәфсилләбрәк сөйләшергә булдык.

25 апрель XV халыкара Казан мөселман киносы фестивале ачылышында Литва музыканты Рокас Зубовас бабасы — Литваның танылган музыканты һәм рәссамы Микалоюс Чюрленисның Казанга карата аеруча җылы мөнәсәбәттә булуын, Русиядә литва теле тыелган вакытта Казанның литва телендә китаплар басылган бердәнбер урын булуы турында сөйләвен җиткерде. Азатлык Рокас әфәнде белән бу турыда тәфсилләбрәк сөйләшергә булды.

—​ Рокас әфәнде, бабагыз телгә алган китаплар ул нинди китаплар була һәм ни өчен алар нәкъ менә Казанда бастырыла?

— Ул чорда Казан университетының телләр кафедрасында литва теле укытылган. Казан ул заманда үзенә күрә бер үзәк кебек була. Казанда литва телендә күп кенә китаплар бастырыла. Шул исәптән литва фольклорының үсеше өчен бик мөһим булган литва халык җырларыннан төзелгән өч томлык китаплар. Аларны Юшки фамилияле бертуганнар җыеп нәшер иткән була. Болар литва җырларын берләштергән, көйләре, ике мең җырның сүзләре дә кергән китаплар була.

Рокас Зубовас: "XIX гасырда Казанда литва теле укытыла"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Әйтергә кирәк, Литвада XIX гасырда Русия империясенә каршы берничә баш күтәрү оештырыла. Шуның нәтиҗәсендә Вильнюс университеты ябыла. Литва теле, католик дине тыела. Шуңа күрә китапларыбыз да чит илләрдә нәшер ителә.

— ​Ничек уйлыйсыз, боларны ни өчен тыялар?

— 1794-95 елларда Польшаның бер өлеше һәм Литва Русия империясенә кушылган була. Шунда ук Костюшколарның беренче баш күтәрүе була. (Тадеуш Костюшко — 1794 елда Польшадагы баш күтәрү җитәкчесе — ред.) Польша-Литва исемле бик зур илебез була. Без дөньяның сәяси харитасыннан җиңел генә юкка чыгарга теләмәдек. Башта 1831 елда, аннан 1863 елда Русия империясенә каршы Польша һәм Литвада зур баш күтәрү оештырыла. Император һәм аның җәлладлары бу башкүтәрүне бастырырга тырыша. Бик күп кешеләребез үтерелә, бик күпләре Литвадан китергә мәҗбүр ителә.

—​ Чюрленис мондый китапларның Казанда басылганын кайдан белә?

— XIX гасыр урталарында Литвада литва язуы булмаганда, китаплар чит илләрдә бастырыла һәм алар яшерен юллар аша, контрабанда буларак Литвага алып керелә. Литвада кулдан кулга тапшырылып укыла. Бер яктан бу да үзенчә бер көрәш, каршылык күрсәтү була.

—​ Казанда чыккан бу китапларны кем бастыра һәм аларны Литва ягына кем тапшыра?

— Әйткәнемчә, Казанда телләр кафедрасы була. Һәм монда Польша-Литвадан килгәннәрне укыта торган булалар. Ни өчен? Шул ук баш күтәрүләр аркасында. Галимнәргә башкалага якын урынннарда эшләргә рөхсәт итмиләр һәм шуңа күрә алар Казанда эшләргә мәҗбүр булалар. Нәкъ менә телләр кафедрасында поляк профессорлары күп була. Һәм аларның Польша белән дә, Литва белән дә бик яхшы элемтәләре була. Студентлар Казан белән Литва арасында йөреп тора. Әйтергә кирәк, хәзерге элемтәләргә караганда ул вакыттагы элемтәләр хәйран алга киткән була.

—​ Тарихның мондый сәхифәләрен Литва халкы исендә тотамы?

— Минемчә, белгечләр моннан хәбәрдар. Тарихта языла бит болар.

—​ Русия империясе вакытында Литвада литва теле бөтенләй тыела дидегез. Хәзер Татарстанда да туган телне мәктәпләрдә атнасына бары тик ике сәгать кенә укытырга рөхсәт ителә. Бу турыда ниләр әйтер идегез?

— Минемчә, бу бер дә дөрес түгел. XX гасыр башында ике халык юкка чыгу алдында тора иде — ирландлар һәм литвалар. Ирландлар инглиз телендә сөйләшергә карар итә. Литвалар исә бары литва телендә аралашуны өстен күрә. XX гасыр башында шәһәрләрдәге халыкның бары тик 4%ы гына литвалар була. Моңа карамастан литвалы бары литва телендә генә сөйләшергә тиеш дигән карар кабул ителде. Хәзерге вакытта дөньяда литва телендә сөйләшкән 3-4 миллион кеше исәпләнә. Бездә хәзер мәдәният тә, нәшрият та, әдәбият та һәм башкалар да литва телендә.

Рокас Зубовас
Рокас Зубовас

Ирландларга килгәндә исә, дөньяда ирландлар 30 миллион дип исәпләнә, ә шул телне белүчеләр нибары 100 мең кеше.

Ягъни ике юл бар. Берсе — туган телеңне беләсең һәм мин — шул халыкның вәкиле дип әйтәсең. Икенчесе — үзеңне шул халыкның вәкиле итеп хис итәсең. Ул вакытта халык саны зур булачак, әмма аларны тоташтырып торган тел булмаячак. Тел хәл иткеч фактор була икән, син нәрсәдән дә булса баш тартасың.

—​ Литвада литва телен белмәүче литвалар бармы?

— Юк. Әмма дөньяда бар. Литва диаспорасы зур дип әйтер идем. Беренче һәм Икенче дөнья сугышыннан соң Литвадан бик күп кеше чит илләргә китә. Америка, Англия, Аргентина, Көньяк Африка һәм башка илләрдә литвалар күпләп яши. Аларның хәзер өченче буыннары яши. Литва телендә сөйләшмиләр. Аларның күбесе туган телләрен оныткан, ә үзләрен литва милләтеннән дип саныйлар.

—​ Русия телевидениесе даими рәвештә Литва, Латвия кебек Балтыйк буе илләрендә урыс теле кысыла дип күрсәтә, ә шул ук вакытта Русиянең үзендә милли телләр кысрыклана, мәктәпләрдә атнасына ике сәгать кенә милли телләрне укыту рөхсәт ителә. Сезнеңчә, моны икеле стандарт дип бәяләп буламы?

— Беләсезме, мин кечкенә илдә яшим. Һәм зур ил белән кечкенә илләрнең үзләренә хас эш итү ысуллары бар. Үз халкы белән һәм тирә-юньдәге халык белән. Әлбәттә, Русия дәүләтенең үз тирәсендәге илләргә тәэсир итү көче зур. Ә Литвада бер генә мөмккинлек бар — ул да булса, бергәләп тату яшәү. Илдә нинди дә булса провокацияләр булдырмау. Әлбәттә, провокацияләр булмый калмый. Хәзер Вильнюста яшь буын полякча да, урысча да белми.

Кайбер кибетләрдә, бигрәк тә базарларда литваларга караганда урыс халкы күбрәк дип әйтер идем. Бер танышым бар, 25 яшендә. Ул урысча бер сүз дә белми. Безнең йортта бар кеше дә урысча сөйләшә, бу кешеләр бездә 30 елдан артык яши һәм алар литва телендә бер сүз дә белми. Танышым исә, мин монда тудым һәм монда үстем, ни өчен мин алар белән сөйләшер өчен урысча белергә тиеш, дип әйтә.

Минемчә, тел мәдәниятне чагылдыру өчен кулланыла икән, ул вакытта бар да әйбәт булачак. Ә инде берәр сәясәт өчен кулланылса, ул очракта һәрвакыт начарлыкка илтәчәк.

Минем өчен алман теле Һитлер теле булып саналмый. Шулай ук урыс телен дә мин Ленин теле дип карамыйм.

— ​ Ә Литвада яшәүче урыслар литва телен өйрәнәме?

— 32 ел элек "Саюдис" (1988-1990 елларда Литваның Совет берлегеннән чыгу процессын җитәкләгән иҗтимагый-сәяси оешма — ред.) эшчәнлеген башланганда, анда күп кенә урыс исемле, урыс фамилияле кешеләр бар иде. Минем дә фамилиям Зубавас, борынгы урыс фамилиясе Зубовлардан килә. Минем бабам үәендә 8% урыс каны булуын исәпләп чыгарган. Ул вакытта миндә 2% урыс каны бар дигән сүз.

Кайбер урыслар Литвага бик патриотик күзлектән карый. Литва телендә сөйләшәләр, Литва өчен бик яхшы эшләр башкаралар. Аларны Литва җәмгыяте әгъзалары дип әйтә алабыз.

—​ Сез Казанда яшәсәгез татар телен өйрәнер идегезме, монда яшәгәч бу халыкның телен белергә тиешмен дип уйлар идегезме?

— Әйе, әлбәттә. Өйрәнер идем. Беләсезме, мин Америкада яшәгәндә андагы телне өйрәндем. Бу табигый нәрсә. Поляк телендә кайбер китапларны укыр өчен полякча өйрәндем. Урыс телендә аралашырга теләгәч, урысчаны өйрәндем. Бигрәк тә үз тормышың шул төбәк белән бәйле икән, ул төбәкнең телен өйрәнү табигый нәрсә.

—​ Ничек уйлыйсыз, чит илдә яшәп туган телне ничек саклап калып була?

— Бик авыр әйтүе. Литва диаспораларында литва мәктәпләре булдыру киң таралган. Хәтта Русиядә дә литваларның якшәмбе мәктәпләре бар. Литваның өч университетында җәй көннәрендә эшләүче литва теленең интенсив курслары бар. Германиядә, Англиядә, мәсәлән, литва телендә белем бирүче мәктәпләр эшләп килә. Мин телне мәктәп һәм гаилә саклап кала ала дип уйлыйм.

—​ Мәктәп һәм гаилә генәме?

— Әйе, беренче чиратта гаилә. Әгәр гаиләдә үз туган телендә сөйләшү теләге юк икән, телне мәктәп кенә өйрәтә алмый. Америкада яшәгәндә күп кенә литва гаиләләре балаларын фортепианода уйнарга өйрәтер өчен миңа алып киләләр иде. Мин аларга музыка аша, эмоцияләр аша литва телен өйрәтә алдым дип уйлыйм.

— ​Шулай да, музыка теле белән генә балага туган телне өйрәтеп бетереп булмыйдыр бит. Ул дәүләт дәрәҗәсендә дә өйрәтелергә тиештер. Әйтик, Татарстанда ике дәүләт теле булуга карамастан, дәүләт урыннарында түрәләр урысча сөйләшүне өстен күрә. Яшьләр дә моннан үрнәк ала, татарча белмәсәң дә ярый дип уйлый. Бу очракта нәрсә эшләргә кала сезнеңчә?

— Мин Казанга 2-3 көнгә дип килдем. Кинофестивальдә катнашу өчен. Зыялы, мәдәниятле кешеләр татар теленең кирәклеген, аның әһәмиятен аңлый дип сиземлим. Тел белү бик зур нигъмәт һәм аны югалтмаска кирәк.

Рокас Зубовас
Рокас Зубовас

Әлбәттә, икенче яктан караганда, моның әһәмиятен аңламаучылар да бардыр. Әгәр кеше мәдәниятле, зыялы икән, ул кеше тел белүнең әһәмиятен аңлый, әлбәттә.

КФУда экскурсия вакытында мин Казан университеты корылганда анда укыту кайсы телләрдә алып барылган дип сорадым. Алман, француз, грек һәм латин телләрендә укытылган диделәр.

Башланганда университетта татарча да, урысча да булмаган. Чөнки укытучылар Европадан булган, аларның да күпчелеге алман булган. Алар нәрсә эшләгән? Шунда ук татарча өйрәнә башлаган. Татарлар турында төрле этник мәгълуматлар җыйган. Бу – кешенең кайда булганын аңлаган, зыялы кешенең табигый тенденциясе дип әйтер идем.

— ​Әмма бүгенге көндә КФУда белем урыс телендә генә бирелә диярлек. Сез моны беләсезме?

— Мин моны үзем дә күрдем һәм аңладым, әлбәттә. Безне тарихи китапханә залына алып керделәр. Анда латин телендә язылган бик күп китаплар күрдем. Әмма аларны бүгенге көндә бик аз кеше генә укый белә.

Халыклар алдына төрле халыкара чикләүләр куюны мин дөрес дип санамыйм. Без бер-беребезнең телен белмибез икән, алдыбыздагы кеше турында нәрсә белә алабыз?

— ​ Бабагызга әйләнеп кайтсак, әгәр бабагыз литва телен өйрәнмәгән булса, бүген сезнең белән нәрсә булган булыр иде икән?

— Моны төгәл генә әйтеп булмый, әлбәттә. Беләсезме, Чюлленис һәм аның литва теленә кайтуы — литва халкын да хәтерләтеп тора. Чюлленис 13 яшеннән музыка өйрәнергә дип чыгып китә. Әлбәттә, укуы поляк һәм урыс телләрендә була. Германиядә укыганда аңа 27 яшь була. Һәм ул хатларының берсендә болай дип яза. "Минем бер швед дустым бар. Ул миңа швед җырларын, мин аңа литва җырларын җырлыйм". Шушы хатлардан без аның 14 ел литва телендә аралашмаса да, литва җырларын җырлаганын белә алабыз. Димәк, литва җырларының аны бу телгә якын тотуы аңлашыла. Ул сөйләшмәсә дә, аның үзаңында литва җыры кала барыбер. 30 яшендә Литвага кайтырга тиешлеген аңлагач, ул яңабаштан литва телен өйрәнә башлый һәм туган телен камил дәрәҗәдә өйрәнә, милли җырлар иҗат итә, Литваның рәсем сәнгатен үстерә.

* * *

25 апрель Казанда "Халыклар дуслыгы" йортында Литва музыканты Рокас Зубовас белән узган очрашуда Литваның Мәскәүдәге илчелеге мәдәният атташесы Инга Видугирите-Пакериене, Микалоюс Чюрленисның үзләре өчен горурлык булуын, аның ярдәмендә Литва сәнгатенең халыкара дәрәҗәгә күтәрелүен әйтте. Чюрленис — Литва сәнгатенең визит карточкасы. Ул булмаса, без нәрсә дә булса сөйләүне күз алдына да китерә алмас идек, диде ул.

XS
SM
MD
LG