Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "суверен интернет" канунын имзалады


Владимир Путин
Владимир Путин

Канун бу елның 1 ноябрендә гамәлгә керәчәк.

Русия президенты Владимир Путин "Русиядә интернетның имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү" турындагы канунны имзалады. Бу елның 1 ноябрендә гамәлгә керәчәк канун Хокуый мәгълүмат порталында чыкты.

Халыкара хокук яклау оешмалары узган атнада Путинны бу канунны имзаламаска чакырган иде. Бу хакта "Чикләрне танымаучы журналистлар" (RSF) һәм Human Rights Watch (HRW) оешмаларының берлектә дөнья күргән деклрациясендә язылды.

Документта язылуынча, канун өлгесе Европа кеше хокуклары конвенциясен һәм БМОның сивил һәм сәяси хокуклар турындагы пактын боза. Русия әлеге килешүләрне имзалады һәм аларның маддәләрен үтәргә тиеш ди хокук яклаучылар.

Алар фикеренчә, Рунетны изоляцияләү канунының төп куркынычы - документта Русия интернетын дөнья пәрәвезеннән өзүнең ачык критерийлары булмау. Русия хакимиятләре канунны үз ихтыярларында кулланырга мөмкин диләр Путинга хат язучы оешма вәкилләре.

Интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиешле канун Русия думасыннан узып, Федерация шурасы тарафыннан хупланды.

  • Рунетны изоляцияләү турында канун 2019 елның 1 ноябрендә гамәлгә керәчәк. Ә мәгълүматны криптографик саклау һәм домен исемнәре системы турындагы өлеше 2021 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк.
  • Канун өлгесе интернетның Русия өлеше дөнья челтәре инфраструктурасыннан өзелгән очракта аның автоном рәвештә тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә тиеш диелә.
  • Беренчел исәпләүләргә караганда, канун үтәлеше өчен 30 млрд сум акча кирәк булачак.
  • Русия хөкүмәте каршындагы экспертлар төркеме илдә автоном интернет булдыру турындагы канунны тәнкыйтьләп чыкты. Бу күп акчалар таләп итәчәк һәм Роскомнадзорның вәкаләтләрен тагын да киңәйтәчәк дип фаразлый алар.
  • 9 мартта Русиянең берничә шәһәрендә канун өлгесенә каршы протест чаралары узды. Кайбер белгечләр Яровая кануннары һәм суверен Рунет турындагы канун Русия Конституциясенә, халыкара хокукларга каршы килә дип тә белдерә.
XS
SM
MD
LG