Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә митинг оештыручыга "Монда без хакимият" дигән сүзләр өчен 150 мең сум штраф салынган


Илдар Закиров
Илдар Закиров

Активист Илдар Закиров оештырган митингта чара темасына туры килмәгән плакат тотылган һәм чыгышлар ясалган диелә.

Удмуртиянең Воткинский район мәхкәмәсе Воткинский электр челтәрләрен сатуга каршы килештерелгән митингны оештыручы Илдар Закировка 150 мең сум штраф салган. Митингта тотып торылган плакат чара темасына туры килмәгән дип белдерелә.

Полиция хезмәктәре хисабына караганда, чарада катнашучыларның берсе "Без каты калдыклар әйләнеше турындагы реформага юк дип әйтәбез, тарифларны киметегез!" дип язылган плакатны 25 минут дәвамында тотып торган, ә икенче берәү үзенең чыгышында берничә тапкыр "Монда без хакимият" дип кабатлаган. Моннан тыш, ул митингка килгән полиция түрәсе Сергей Козловка Ижауга кайтып китәргә тәкъдим иткән.

Полиция хезмәткәрләре моны митинг оештыру тәртибен бозу дип санаган. Мәхкәмә Закиров административ хокук бозулар кодексының 20.2нче маддәсенең 8нче бүлеген бозган дип таныды һәм 150 мең сум күләмендә штраф салды.

28 апрель Воткинскийда электр челтәрләрен сатуга каршы митинг узды. Анда 200ләп кеше катнашты. Җыен ахырында оешманы сатуга каршы резолюция кабул ителде.

XS
SM
MD
LG