Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов изоляторда янаулар булуын белдерә


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Аңа "репрессив аппаратны кушу", изоляторда проблемнар чыгару һәм тагын бер җинаять эше ачу белән янаганнар.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, "Бердәм Русия" офисына ут төртүдә гаепләнүче Азат Мифтахов куәт структуралары тарафыннан басым һәм янаулар булуы турында белдерә. Бу турыда Мәскәүнең "Бутырка" изоляторында Мифтахов белән чәршәмбе көнне күрешкәннән соң Күзәтүчеләр иҗтимагый комиссиясе әгъзасы Евгений Еникеев үзенең блогында язып чыкты.

Мифтахов әйтүенчә, 26 апрельдә аны тикшерүчеләр бүлмәсенә алып килгәннәр, анда ике ир булган. Аларның берсе үзен тәртип саклау оешмалары хезмәткәре дип, икенчесе "эчке күзләү" хезмәтеннән дип таныштырган. Янәсе алар Мифтахов белән аның эшенә бәйле булмаган ниндидер хәлләр турында гайре рәсми шартларда сөйләшергә теләгән.

Мифтахов протоколсыз һәм адвокатсыз сөйләшүдән баш тарткач, аңа "репрессив аппаратны кушу", изоляторда проблемнар чыгару һәм тагын бер җинаять эше ачу белән янаганнар.

Еникеев прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген һәм изолятор хезмәткәрләренең, аның белән сөйләшергә теләгән билгесез ике кешенең гамәлләрен тикшерүне таләп итәчәген белдерде. Еникеев белдерүендәге әлеге хәлләрдән берничә көн алдарак Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Мифтаховны сак астында тотуга каршы шикаятьне кире какты.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә, аннары 7 майга кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG