Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үлгәннәр исәннәр белән бер сафка басса"


Казанда "Үлемсез полк" йөреше
Казанда "Үлемсез полк" йөреше

9 май Казанда "Үлемсез полк" йөреше узды. Чарада катнашучылар совет һәм Русия байракларын җилфердәтеп шәһәр урамнарыннан үтте. Казан медицина университетының кайбер студентлары йөрешкә чит кеше фотоларын күтәреп катнашты.

Чара башында мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары уку йортының исемен язган язулар күтәреп, укучыларны һәм студентларны бер тирәгә туплады. Йөрештә хәрби киемнәр кигән балаларның күплеге күзгә ташланды.

Йөрештә күпләр үз әби-бабаларының фотосурәтләрен күтәргән булса да, Казан медицина университеты студентларының күпчелеге йөрешкә чит кешеләрнең — сугышта катнашкан дип әйтелгән табибларның фотоларын күтәреп катнашты.

Казан медицина университеты студентлары
Казан медицина университеты студентлары

Медицина хезмәте капитаны Фәрит Фәтхуллинның фотосын күтәргән булачак табибә Ләйсән Азатлыкка үз героеның биографиясен яттан сөйләп бирсә дә, хәзерге көндә Фәтхуллин исән булырга мөмкинме, дигән сорауга җавап бирергә икеләнеп калды.

"Ни өчен үз бабагызның фотосын күтәрмәдегез, ә чит кешенекен күтәреп чыктыгыз?" дигән сорауга, Ләйсән "безгә бу кешеләрнең рәсемнәрен бирделәр, үземнең бабамның фотосы юк иде", дип белдерде.

Икенче бер студент —​ Михаил да табиб Михаил Туруновский фотосын күтәрүен, ә үз бабасының фотосын күтәрмәү сәбәбен белмәвен әйтте.

Александр исемле студент да сугышта һәлак булган Мөгалимә Гатауллина фотосын күтәреп чыккан иде. "Миңа бу фотоны күтәрергә куштылар, шуңа күтәрдем", диде ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Булачак табибә Алинә дә үз бабасының фотосы булмаганга күрә "Үлемсез полк"ка чит бер кешенең фотосын күтәреп чыгуын әйтте. "Безне мәҗбүр итмәделәр, без фронтка киткән табибларның фотоларын үз теләгебез белән күтәреп чыгарга булдык", диде ул.

Сөйләшкән студентларның җаваплары бер-берсенә бик охшаш булды, әйтерсең, сорауларга җаваплар алдан әзерләнеп куелган иде.

Йөрештә катнашучылар арасында гармун күтәрүчеләр дә күренде. Бер төркем гармунчы татарча-урысча сугыш көйләрен яңгыратты.

Фотоларын күтәреп йөреп аларны терелтеп булмый

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортыннан Сәлим исемле гармунчы "Әтием дә, бабам да сугышта катнашкан. Аларның фотоларын күтәреп йөреп аларны терелтеп булмый. Фото урынына гармун күтәреп чыгарга булдым", диде.

Казанда "Үлемсез полк" йөреше
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Сугышта катнашкан әти-әнисенең рәсемнәрен күтәреп йөрештә катнашкан Илдар, "без фотолар күтәреп әти-әниләребезнең рухларын искә төшерәбез" дип белдерде:

Үлгәннәр исәннәр белән бер сафка басса, Русия бөек дәүләт була

— Хәзер Америка яисә башка илләр безнең тарихны киредән язырга телиләр. Ул илләрнең мәктәп балалары Икенче дөнья сугышында Америка һәм беректәшләре җиңүгә иреште дип әйтәләр. Алай түгел бит ул. Шуңа күрә "Үлемсез полк"ка чыгу ул үзе бер тәрбия. Күрәзәче Ванга нәрсә дигән? "Үлгәннәр исәннәр белән бер сафка баскач, Русия бөек дәүләт була", дигән.

Сталин сурәтен тоткан Андрей
Сталин сурәтен тоткан Андрей

"Үлемсез полк" йөрешендә Сталин сурәтен күтәрүчеләр дә күренде. Андрей исемле кеше Азатлыкка "ил Сталин җитәкчелегендә фашистларны җиңүгә иреште, шуңа күрә бу йөрештә аның портреты белән катнашам", дип әйтте:

Безгә Сталин кебек кеше кирәк. Путин яхшы якка алып бармаячак

— Безнең бөтен җирдә дошманнар бар. Әгәр заманында Сталин ГУЛАГларны оештырмаган булса, 5нче колонна барлык позицияләрне дә Һитлерга тапшырган булыр иде һәм без җиңелгән булыр идек. Ул алдан ук илне сугышка әзерләде. Шуңа эчке сатлыкҗаннарны төрмәләргә утыртты. Гаепсезләр дә эләкте анысы. Бүген безгә Сталин кебек кеше кирәк. Чөнки Путин безне яхшы якка алып бармаячак. Ул капиталист һәм сионист. Ул халыкны алдый. Путин — сарык тиресендәге бүре.

Йөрештә яулык бәйләгән һәм түбәтәй кигән кешеләр бик аз күренде. Татарстан байраклары да күзгә чалынмады.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Ике сәгатьләп барган йөрештә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка түрәләр дә катнашты. Рәсми мәгълүматларга караганда, йөрешкә 170 меңләп кеше чыккан.

"Үлемсез полк" йөреше барышында "Болгар" радиосы туры эфирда урысча һәм татарча фронт җырларын яңгыратты. Йөрештәгеләр йөз метр саен "ура!" дип кычкырып барды.

Карл Маркс урамында башланган йөреш Меңъеллык мәйданында тәмамланды.

XS
SM
MD
LG