Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия авылларында яшәүче татарлар Татарстанга "үги бала"


Рөстәм Миңнеханов Искешәһәр Сабантуенда, 2013 ел

15 май Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә бара. Измирдагы татар оешмасы җитәкчесе Беһзат Акташ, без Татарстанга "үги балалар", ди. Сәфәр уңаеннан ул Азатлыкка махсус язма әзерләде.

Без, мөһаҗир оныклары, Татарстан каршында "үги бала". 1991-92 еллардан башлап Төркиядәге шул мөһаҗир татарлар яшәгән авылларга Казаннан, Татарстаннан меңнән артык кеше килеп китте. Ул ярлы авыл халкы килгән кунакларны хөрмәт итеп кадерләп каршы алды. Ә кунаклар үз иленә китә дә шуның белән безнең барлыгыбызны оныта. Һичьюгы берсе булса да рәхмәт хаты язсын иде, юк, андый нәрсә булмады. Гомумән, 90нчы елларда килгән кунакларны, кадерләп сыйлаган авыллардагы кешеләрнең кайберләре инде гүр иясе булды. Хәзер авыл халкы килгән кунакларга ишеген ачмый башлады һәм бу бик куркыныч хәл. Ник ишек ачмый халык? Чөнки килеп киткән кешеләрдән бернинди файда күрмәде.

Шул авыл халкы хәлләреннән килгәнчә ел саен Сабантуйлар уздырырга тырыша, шул ук вакытта Истанбулда уза торган Сабантуйга андагы Татарстан вәкиллеге иганәчеләр дә таба, бар чыгымнарны үз өстенә ала. Ә авылларга тиен дә юк.

Бехзат Акташ
Бехзат Акташ

Авыл тормышындагы авырлыклардан туеп 1980 еллардан башлап татарлар Искешәһәр, Кутахья, Конья, Истанбул кебек шәһәрләргә күченеп китте. 90нчы елларда ишекләр ачылды дип куанып бу шәһәрләрдә татарлар җәмгыятьләр оештырды. Шул җәмгыятьтә булып киткән Казан кунаклары йөз елдан артык вакыт узуга карамастан, Төркиядә татарлыкның сакланганын күрә алды. Аннан соң ни булды? Безнең авыл кешеләре элемтәләр ныгып, берәр мәдәни ярдәм булыр дип өметләнде, әмма һич юк.

Без 2019 елның 28 апрелендә Измирда Тукайга багышлап чара уздырдык. Төркиядәге Татарстан вәкиллеген анда чакырып яздым да, шалтыраттым да. Измирга 135 чакрым ераклыкта 50ләп кеше яшәүче Гүрсү дигән бер татар авылы бар. Тагын шулкадәр үк татар яшәүче Алашәһир районы бар. Андагы татарларны Тукай бәйрәменә китертү өчен иганәче табуда ярдәм итүне сорадым. Булдыра алмадылар. Залда бары 50 генә кеше булды. Авыл халкының килә алмавына бик борчылдык.

Госмания авылы
Госмания авылы

Казанга кайткан саен Дөнья татар конгрессы җитәкчеләренә: "Зинһар безнең татарларны саклагыз" дип әйтеп килдем. Хәтта сакланып калу юлларын да язып бирдем. Ел саен биш гаиләгә иганәче табып Казанга чакырып, аларны андагы гаиләләрдә яшәтегез, шуннан Казандагы әлеге гаилә дә Төркиягә килсен, аралар өзелмәсен, элемтәләр артсын, халык күбрәк аралаша башласын дидем. Ике якның да күңеле булыр иде.

Юл чыгымнары авыл халкы күтәрерлек түгел. Берничә ел иганәче табыгыз, аннары халык үзеннән-үзе аралаша башлар дип тәкъдим иттем. Дәшүче булмады.

1991 елдан башлап Татарстаннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән меңнәрчә яшь буын вәкиле Төркия университетларында белем алды. Алар Төркия хакимияте тарафыннан тулай торакларга бушка урнаштырылды, 100 доллар чамасы стипендия түләнде. Монда укыган елларда медицина иминияте ясалды. Шулай ук уку башлаганда Төркиягә килү һәм уку тәмамлангач Төркиядән китү өчен бер тапкыр юл бәясе түләнде. Ә безнең Төркиядә яшәгән татар балаларына Татарстан хөкүмәте шундый мөмкинчелек тудырып елына 15-20 яшь буын вәкилебезне Татарстан университетында укытсын иде. Юк, эшләмәделәр, бюджет юк икән.

2017 елда конгресс җыелышы вакытытнда Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев белән танышып бу мәсьәләне торгызырга өндәдем. "Ярар, балаларыгыз килсен, укытырбыз", диде. "Юк, сүз белән генә булмый, бу – зур эш, Төркиядәге татар җәмгыятьләренә язып җибәрсеннәр. Балаларны шул җәмгыятьләр җыеп җибәрсен. Татар баласының ата-анасы татар җәмгыятьләренең мөһимлеген дә аңлый башлар. Халыкны җәмгыятьләргә китертүгә дә бер ысул булып тора", дидем.

Юк, алай эшләмиләр икән. Бер ел элек Төркиядән 15 баланы Татарстанга китертү хупланган. Әмма ул балаларны Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге җыеп җибәрә икән, димәк тагын татар җәмгыятьләренең кирәге юк булып чыга. Вәкиллек Казанга укырга китәсе баланың татармы, төрекме икәнен кайдан белсен? Белсә дә ни файда? Без җәмгыятьләрнең әһәмияте артсын, балаларыбыз да Казанда әйбәт белем алсын дип тырышканда, бөтен өстенлек шул балаларны җибәрүче вәкиллектә булачак. Бу хакта үзләренә дә яздым. Бик теләмичә кабул иттеләр. Ләкин вакыт узды, барлыгы сигез генә бала туплый алдылар. Алары да төрекме, татармы – билгесез. Быел бу мәсьәлә ничек хәл ителер, билгеле түгел.

Госмания авылында мәчет каршындагы чишмә
Госмания авылында мәчет каршындагы чишмә

Халыкның күңеле сүрелгән булса да, татар аңы бетмәде. Өйләрендә татар ашлары, пәрәмәч, бәлешләр пешерәләр, әмма "татарлыктан ни файда" дип уйлаучылар да арта бара. 110-120 ел татарлыгын онытмаган халык Татарстанның үзләрен өнәмәүдән зарлана. Татарстанның элекке президенты ничә мәртәбә Төркиягә килеп китте, бер тапкыр булса да татар җәмгыяте җитәкчесе белән очрашып сөйләштеме? Юк. Рөстәм Миңнеханов та президент булгач, берничә мәртәбә Төркиягә килеп китте. Ул да татар җәмгыяте җитәкчеләре белән очрыштымы? Юк. Татарстан министрлары, Дөнья татар конгрессы җитәкчеләре килде дә китте. Алар җәмгыять җитәкчеләре белән махсус очрашып сөйләштеме? Юк. Бизнесменнар җыелышларына килеп китәләр, безгә күренмиләр дә. 2017 елда Миңнеханов Измирда ярминкә ачылышына килеп китте. Минем белән сөйләшер өчен бер биш минут кына вакыт бүлсен әле дип сорадым. Юк. Мин яки Төркиядәге башка татар җәмгыять җитәкчеләре аңа бит бернинди зарар кылмый. Без бит мондагы татар халкының вәкилләре. Ул халыкка: "Без сезнең өчен күрештек, теләкләребезне белдердек" дип әйтер идек. Ник бу хакта Татарстан җитәкчелеге уйламый.

Төркиядәге 20 мең милләттәшләрен Татарстан җитәкчелеге өнәми

Италиядә, Бельгиядә, Испаниядә ничә татар бар? Дөнья татар конгрессының Шура рәисе Васил Шәйхразиев ул якларга барып 50-100 татар яшәгән җирдә алар белән очрашулар уздыра. Төркиядәге 20 мең милләттәшләрен Татарстан җитәкчелеге өнәми. Ник? Чөнки без ярлы, без – авыл кешесе, наданнар. Шуңа без – "үги бала".

Госмания авылы
Госмания авылы

Ике елга бер уза торган Татар яшьләре форумына Төркиядән сигез бала килсен дип чакыралар. Әмма ул татар балаларының ата-аналарының юл чыгымнарын капларлык мөмкинлеге юк, шуңа иганәче табыгыз дип сорыйбыз. Алты ел элек иганәче табып җибәрдек. Ә узган ел: "Ярар, сез билетларны үз акчагызга алыгыз, аннары без түләрбез" диделәр. Ничә ай узып китте, ничә тапкыр язып исләренә төшерергә туры килде, әле һаман да бернинди җавап юк. Без җәмгыять җитәкчеләренә хәзер нишләргә? Берни эшләмәскәдер инде. Аннары Төркиядә татарлык бетә икән, кемне гаепләрләр?

Әлбәттә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәгән безнең сыман "үги бала" татарларыбыз бар, ләкин без чит илләрдә яшәвебез белән аерылабыз. Гореф-гадәтләребез бетеп барса да, татарлыгыбызны онытмыйбыз. Минем кебек өлкән буын җитәкчеләр җәмгыятькә яшьләр килеп татар мәдәнияте белән кызыксынсын, башкаларны да шул эшкә җәлеп итсен дип телибез.

Без, мөһаҗирләргә 1990нчы елларга кадәр "качаклар" кушаматы кушканнар. Халык хәзер алай уйламаса да, кайдадыр баш миләрендә шул фикер ята. Ләкин тарихи чыганакларга карасаң, хәл башкача. 1890нчы елларда Төркиягә күченгән халык Казан-Самар-Оренбур-Уфа шәһәрләре уртасындагы Сарабикүл, Ибрай, Акман һәм башка авыллардан булган. Ул якларда нефть чыккан. Алар шул нефтьне, байлыкларны саклар өчен баш күтәргән һәм шуның нәтиҗәсендә дәүләт җитәкчелеге тарафыннан күченергә мәҗбүр ителгәннәр. Әгәр патша вакытында демократия булса иде, безнең бабаларыбыз күченергә мәҗбүр ителмәс иде. Шуңа Татарстан моны да исеннән чыгармасын иде.

Беһзат Акташ
Измир Татар җәмгыяте җитәкчесе

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләр (71)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG